tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Уфада Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Милли Шура рәисе Уфада Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Уфада Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында узды. Утырыш башланыр алдыннан,  Милли Шура рәисе татар костюмын торгызу-реставрацияләү белән шөгыльләнүче белгеч Илдар Гатауллинның “Милли хәситә” бренды астында тегелгән милли костюмнары һәм хәситәләрдән оештырылган  күргәзмә белән танышты.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үзенең чыгышында Татарстан һәм Башкортсан Республикаларының гасырлар буе дәвам иткән дуслыгын билгеләп узды. “Безнең җитәкчеләребез дә үзара дус, аңлашып эшли. Киләчәктә дә  дус булып яшик, бергәләшеп эшләве дә рәхәт,” – диде.  Васил Шәйхразыев бүген көн дәвамында Мишкә һәм Борай районнарында узган чаралар хакында сөйләде. Танылган шәхесләребезне, бер-беребезне хөрмәтләп яшик, дип теләкләрен дә җиткерде.

Милли Шура рәисе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә  Татарстан Республикасының Башкортстандагы яңа даими вәкиле Йосыф Диганша улы Якуповны тәкъдим итте. Аның белән якыннанрак таныштырды.  “Ышанычлы кеше, бергәләп, аңлашып эшләргә насыйп булсын, “-диде.

Очрашу ахырында актив милләттәшләребез бүләкләргә дә лаек булды. Мишкә районы хакимияте башлыгы ярдәмчесе Илгиз Салих улы Шәкүров Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре  өчен” медале белән:

Уфа шәһәренең 84 нче татар гимнизиясе директоры Равил Рифкать улы Идрисов, Уфа шәһәренең 65 нче татар гимназиясе директоры Әнфисә Фәрит кызы Галимҗанова, әлеге мәктәпнең татар теле укытучысы Флүзә Рәсим кызы Сәмигуллина, филология фәннәре кандидаты, БДУ доценты Рәүф Рифкать улы Идрисов,

филология фәннәре кандидаты, БДУ доценты Ильмира Фәргать кызы Зарипова, филология фәннәре кандидаты, БДПУ доценты Нурия Усман кызы Хәлиуллина, “Рәйхан” клубы җитәкчесе Халисә Мәсгутькызы Мөхәмәдиева бүләкләнделәр.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты Уфа шәһәренең “Busfood” кафесы директоры Гөлфия Фәнил кызы Батыровага тапшырылды.

Гөлшат Сафин,
Уфа

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*