tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне белән котлавы
Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

Кадерле дуслар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм. Быел әлеге бәйрәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүнең 30 еллыгы кебек күркәм юбилейларга туры килде.

Республика көне – ул Татарстандагы төрле диндәге, 170тән артык милләт вәкилләрен берләштергән зур вакыйга. Без Татарстаныбызның кайсы гына шәһәрендә,  район-авылларында  яшәсәк тә, безне бер үк максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Татарстаныбыз чәчәк атуы өчен тырышабыз. Бүгенге көндә безнең Россия һәм дөнья күләмендә горурланырлык уңышларыбыз, ирешелгән югары күрсәткечләребез, талантлы шәхесләребез, үзенчәлекле йөзебез бар. Бөтендөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез өчен дә Татарстан рухи ватан һәм кыйбла булып тора.

Кадерле дуслар,  бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Татарстан көне белән!

 Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*