tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Югары Пышма шәһәрендәге мәчет эшен бәяләде
Милли шура рәисе Югары Пышма шәһәрендәге мәчет эшен бәяләде

Милли шура рәисе Югары Пышма шәһәрендәге мәчет эшен бәяләде

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Сведлау өлкәсендә эш сәфәрендә.

Сәфәр кысаларында ул Югары Пышма шәһәрендәге мәчеттә булды. Кунакларны Сведловск өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Артур хәзрәт Мөхетдинов каршы алды.
Югары Пышма мәчетен төзү эшләре 2001 елда ук башланып киткән. Дин йорты Урал якларындагы тау-металлургия компанияләре ярдәме белән төзелә. Имам Исмаил Әль-Бохари исемендәге мәчетнең тантаналы ачылышы 2002 елның 19 июлендә үтте.

Мәчеттә Мәскәү мөфтияте тарафыннан расланган мактаб программасы буенча ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен якшәмбе мәктәбе эшли. Балалар өчен җәйге лагерьлар оештырыла, шулай ук биредә иганәчелек эше эше оештырылган. Мәчет бинасында татарча дини китаплар сатыла, татар теле дәресләре укытыла.

Мөфти Милли шура рәисенә Сверлау өлкәсендә яшәүче мөселманнар тормышы турында сөйләде, мәчеттә экскурсия уздырды.

Искәртеп үтәбез, Югары Пышма шәрендә яшәүче 70 мең халыкның 6 меңе татарлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*