tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура татар халкы үсешен тәэмин итү стратегиясе буенча эшләячәк – Васил Шәйхразиев

Милли Шура татар халкы үсешен тәэмин итү стратегиясе буенча эшләячәк – Васил Шәйхразиев

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Милли Шура алга таба үз эшчәнлеген татар халкы үсешен тәэмин итүне максат итеп куйган стратегия буенча оештырачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белдерде.

Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык эшчәнлеген уңай бәяләвен әйтте. “Конгресс үз нигезен дөрес салган, без милләттәшләр, телебез, динебез дип, татарларны берләштерү юнәлешендә эшләгән”, – диде ул. Алга таба конгресс һәм Милли Шура эшчәнлеге өч бурычны күздә тотачак – төбәкләрдәге татар оешмаларына ярдәм итү, татарларны берләштерү һәм милләт өчен файда эшләүчеләргә рәхмәт җиткерү. “Ярдәм итү, берләштерү, рәхмәтле булу – безнең төп шигарь”, – диде Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе, эшчәнлек нәтиҗәле булсын өчен, татар халкының үсеш стратегиясен билгеләргә кирәк дигән фикердә. “Конгрессның Башкарма комитеты, Милли Шура белән бергә утырып, безгә 2020 елда, 2025 елда, 2030 елда нинди булырга тиешлегебезне билгеләргә кирәк. Бу безнең бердәмлек”, – дип белдерде ул.

“Мин үз эшчәнлегем барышында күп әйберләрне аңлыйм. Җитәкчеләр, хакимият башлыклары, губернаторлар белән очрашканда минем һәрвакытта да татар халкы өчен горурлыгым туа. Татар халкы кайда гына яшәмәсен, һәрвакыт тырыш, дус булып, хакимият белән аңлашып, үз мөмкинлекләрен кулланып яши торган халык”, – диде Милли Шура рәисе.

Шәйхразиев конгрессның максаты дип һәр татар кешесенә барып җитеп, аны татар телен, гореф-гадәтләрен саклауга өндәүне саный.

“Әгәр без шушы күңел кылларын чирттерә алып, бергә эшләсәк, ул вакытта өмет бар. Һәм эш тә булачак”, – диде Милли Шура рәисе

       татар-информ   

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*