tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли спортка яшьләрнең игътибары арта
Милли спортка яшьләрнең игътибары арта

Милли спортка яшьләрнең игътибары арта

Башкортстан дәүләт аграр университеты уку йортлары арасында оештырылган яшьләр проекты Бөтенрусия конкурсында “Студент спорты, туризм” номинациясе буенча җиңү яулады.

Моның өчен 3.5 миллион сумлык грант федераль бюджеттан бүленәчәк. Бу уку йорты тәкъдим иткән көрәш сәнгате Бөтенрусия студентлар уеннары проекты кысаларында “Ачык Евразия студентлары уеннары” проекты өчен тотылачак.

Проектның төп максаты – милли спорт төрләре һәм көрәш белән шөгыльләнүче яшьләргә үсеш өчен бердәм мәйдан булдыру. Сәламәт тормыш алып баруны пропагандалауга, студентлар арасында спортны үстерүгә һәм Русия халыклары дуслыгын ныгытуга нигезләнгән бу чара өч бүлектән тора.

11-15 октябрьдә университетта төп чара – спорт ярышлары һәм көрәш сәнгате буенча күрсәтмә чыгышлар булачак. Төрле илләрдән, өлкәләрдән килгән студентлар үзләрен бик күп өлкәдә күрсәтә алачак.

Бу проект мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә булышлык итәчәк. Уку йортларының инфраструктурасын оптимальләштерүгә, көрәш сәнгатен укытуны камилләштерүгә, яшьләр арасында милли спорт төрләре турында белемне арттыруга, төбәкара мөнәсәбәтләрне үстерүгә дә басым ясалачак.

Чара 5 мең кешене үзенә җәлеп итәчәк дип көтелә.

kiziltan.ru

Фото: pixabay.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*