tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев Болгарда төрки-татар язуына багышланган экспозиция булдыру турында киңәшмә уздырды
Минтимер Шәймиев Болгарда төрки-татар язуына багышланган экспозиция булдыру турында киңәшмә уздырды

Минтимер Шәймиев Болгарда төрки-татар язуына багышланган экспозиция булдыру турында киңәшмә уздырды

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек совете рәисе Минтимер Шәймиев Болгар цивилизациясе музееның ачык һавада төрки-татар язуы тарихына багышланган экспозициясен булдыру турында киңәшмә уздырды.

Искә төшерәбез, быелгы елның 29 октябрендә узган киңәшмәдә кабул ителгән концепция буенча экспозиция VI йөздән башлап, язма әдәбиятның үсеш тарихын үз эченә ала: борынгы төрки язуы, Идел-Кама-Болгар һәм Алтын Урда чорындагы язма әдәбият һәм язма истәлекләр, Казан,Кырым, Әстерхан, Себер һәм Касыйм ханлыкларының язма әдәбияты һәм язма истәлекләре, шулай ук төрки-татар язуы һәм XVIII йөз – XX йөз башы язма истәлекләре.

Экспозиция Болгар музей-саклаулыгы территориясендә урнашкан Болгар цивилизациясе музееның дәвамы буларак булдырыла.

Киңәшмә башланганда Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, экспозицияне булдыру эше дәвам итә, Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья мирасы объекты булганлыктан, төп бурычларның берсе – аны булдыру буенча ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас үзәге белән сөйләшүләр алып бару. “Экспозиция хәзерге ландшафтны бозмыйча, аңа туры килергә тиеш. Безгә ЮНЕСКО кагыйдәләре буенча, үзәккә эскизлар һәм тәкъдимнәрне белдерү өчен, проектны аныклау кирәк”, – диде ул.

Тематик экспозициянең архитектура проектын архитектор, кинорежиссер, продюсер, РФ Кинематографистлар берлеге әгъзасы Әнвәр Габдрахманов, сынчы Владимир Демченко һәм сынчы Асия Миңнуллина белән бергәләп тәкъдим иттеләр.

Проектлар буенча фикер алышуда “Яңарыш” фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләрне өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов катнашты.

“Узган киңәшмәдә без, яңа экспозиция –Болгар цивилизациясе музееның ачык һавада төрки-татар язуы тарихы бүлегенең дәвамы булуын ачыкладык. Шуңа күрә киләчәктә экспозицияне булдыру эше белән, бүгенге искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, фәнни төркемнең шөгыльләнүе дөрес булыр иде, алар Болгар цивилизациясе музеен булдыру бурычын бик уңышлы башкардылар”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев йомгаклап.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелегендәге фәнни төркемгә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләрне өйрәнү институты, ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, шулай ук тәкъдим ителгән проектлар авторлары керә, аларга төрки-татар язуына багышланган экспозициянең архитектура чишелешенең соңгы вариантын эшләү тапшырылды.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*