tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә педагогия көллияте тагын беренче!
Минзәлә педагогия көллияте тагын беренче!

Минзәлә педагогия көллияте тагын беренче!

Арча педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү студентлары арасында “Татар кызы” республика бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең 3 курс студенты, Актаныш кызы Рахманова Зәһинә 1 урынга лаек булды. Барлыгы әлеге күркәм бәйрәмгә 36 уку йортыннан чая, матур, талантлы татар кызлары килгән иде. Әмма жюри, катнашучыларның визит карточкаларын карап (анда кызлар “Татар кызы, син замана гүзәле” темасына 3 минутлык чыгыш күрсәттеләр) һәм интеллектуаль бәйге үткәреп, балларны кушканнан соң, финал турга бары тик 11 гүзәлне генә калдырды.

Бәйгенең финал өлешендә кызларны һәрьяклап сынадылар: “Белем белен ашата” бәйгесендә кызлар, үзләренең татар халык ашлары турында белемнәрен күрсәтеп, “пешерү серләре”нә төшендәрсәләр, “Театр көлдерәдер, уйнатадыр…” бәйгесендә татар драматургларының әсәрләреннән театраль өзек уйнадылар. Шулай ук аларга табигый материаллардан композиция төзергә һәм оештыручылар биргән биремнәргә әзерлексез импровизация ясап күрсәтергә дә туры килде.

Әйтергә кирәк, конкурсантлар нинди генә зирәк һәм көчле булмасын, безнең көллиятебез студенты Зәһинә бер дә сынатмады, каушамады һәм үзен барлык бәйгедә дә иркен тоты. Әлбәттә, катнашучыбызның көчле булуында, 35 гүзәл кыз арасында беренчелекне алуында аны әзерләгән һәм аңа таяныч булган укытучыларыбызның өлеше бик зур. Минзәлә педагогия көллияте Гыйлаҗетдинова Гөлнур Мирзанур кызына, Талипова Гөлназ Фазыл кызына, Гыймадиева Алсу Фирдәүс кызына, Хәйруллина Илгизә Мофаздал кызына, Галиева Илфания Мусавир кызына, Шайсуварова Ләйлә Хамис кызына, Шаһиева Нәсимә Миргарифҗан кызына зур рәхмәтен белдерә, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар тели.

Гөлназ Талипова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*