tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә шәһәренең “Шатлык” балалар бакчасында “Татар кызчыгы” конкурсы узды
Минзәлә шәһәренең “Шатлык” балалар бакчасында “Татар кызчыгы” конкурсы узды

Минзәлә шәһәренең “Шатлык” балалар бакчасында “Татар кызчыгы” конкурсы узды

15 октябрь көнне Минзәлә шәһәренең 11 нче санлы  “Шатлык” балалар бакчасында “Татар кызчыгы” бәйгесе онлайн форматта үтте. Чарада 7 авыл һәм 9 шәһәр балалар бакчасы катнашты. Конкурс ике этапта оештырыла. Беренчесендә кызлар визит карточкасын тәкъдим иттеләр, алар индивидуаль формада үзе, гаиләсе, мавыгулары турында сөйләде.

Презентациядә музыкаль чыгыш, нәфис сүз һәм, әлбәттә, костюм-калфак кию осталыгы бәяләнде. Икенче этапта кызлар җырга-биюгә осталыгын күрсәтте. Бу чыгыш ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Кечкенә татар кызлары татар телендә яхшы сөйләшүләре, актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме, сәхнәдә үзләрен тота белүләре белән  жюри әгъзаларын шаккаттырды, жюри катлаулы сайлау алдында торды.

«Татар кызчыгы – 2020» бәйгесе нәтиҗәләре буенча 11 нче санлы «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүче Сизова Самира җиңүче булды. Мондый бәйгеләр үткәрү кече яшьтән үк милләтебезгә,телебезгә, гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә карата мәхәббәтне тәрбияләү өчен бик мөһим.

Гөлчәчәк Габдрахманова

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*