tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мирас” фестиваленә йомгак ясалды
“Мирас” фестиваленә йомгак ясалды

“Мирас” фестиваленә йомгак ясалды

Кичә, 11 апрельдә, өлкә Халыклар дуслыгы йортында I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленә йомгак ясау буенча оештыру комитетының утырышы узды. Очрашуны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров башлап, чараны уздыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен белдерде. “Тулаем алганда, бәйрәм яхшы узды. Әмма оештыру эшләрендә җитешсезлекләр күп иде”, — диде ул һәм башкарылган эшләргә анализ ясарга тәкъдим итте.

Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов фестиваль буенча искәрмәләре булмавын белдерде. “Волонтерларның – Самарның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының – эшчәнлеген билгеләп үтәсем килә. Егетләр һәм кызлар кунакларны каршы алып, кирәк җиргә озаттылар, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер тордылар”, — дип Әнвәр Имран улы балаларга рәхмәтен җиткерде.

“Сәнгатьле уку” номинациясенең жюри әгъзалары — Татарстанның атказанган укытучысы, Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина, Дәүләт социаль-педагогика университеты мөгаллиме Лилия Сәлахова да чарадан калган хисләре белән уртаклашып, тәкъдимнәрен керттеләр.
– Бу номинациядә 50дән артык кеше чыгыш ясады. Балаларның күбесе татарча матур итеп, акцентсыз сөйләшүе, әлбәттә, куандыра. Тик аларны өлкәннәр (арада хәтта сәнгать эшлеклеләре дә бар иде) белән бертигез бәяләү, минемчә, бер дә дөрес булмады. Ата-аналар да моңа ризасызлык белдерделәр.

Балаларны шушындый бәйгеләргә әзерләүче укытучыларга, әти-әниләргә киңәшем бар. Алар әсәрләрне сабыйларның яшьләренә карата сайласыннар иде. Моңардан бик күп нәрсә тора бит. Мәсәлән, Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен 10 һәм 17 яшьлек ике кыз сөйләделәр. Беренчесе никадәр тырышса да әсәрнең дәһшәтлелеген җиткерә алмады, чөнки ул үзе дә бала гына әле. Ә менә өлкәнрәк укучы чыгыш ясаганда күзгә яшьләр килде, — дип сөйләде Нурзидә Әхмәт кызы.

Лилия Сәлахова да аның белән килешүен белдереп, искәрмәләрен әйтеп узды. Ул шундый бәйгеләрдә балаларга бүләк итәр өчен фестивальнең символын булдырыга да тәкъдим итте. “Диплом – ул бит кагәзь генә. Уенчык сыман итеп ясалган бүләккә бала күпкә ныграк шатлана, аны кадерләп саклаячак”, — диде Лилия Әкрам кызы.

Волонтерларның кураторы, “Яктылык” мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айназ Фәхретдинов балаларның эшчәнлегенә югары бәяләмә бирде. Фестивальнең директоры Искәндәр Сәетов монда күбесенчә Айназ Минәүхәт улының оештыру сәләтеннән торуын ассызлыклап узды.

“Яктылык” хореографы, “Мирас” фестивален алып баручы Инзилә Гыйззатуллина чараны Халыкара дәрәҗәсендә уздырып, мәртәбәле жюри чакырулары өчен оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. “Тик без чараны Халыкара дип атаганбыз икән, аны шул дәрәҗәдә үткәрергә дә тиешбез. Кызганычка, безнең әзер сценарий юк, мөхтәрәм кунакларның тулы вазифалары да күрсәтелмәгән иде. Интернеттан эзләп табып, кулдан язып куярга мәҗбүр булдым. Ә укыганда аларның исем-фамилияләрендә хаталар китте. Мөхтәрәм кунаклар алдында бик уңайсыз килеп чыкты. Киләчәктә мондый хаталар ясамаска, сценарийны алдан ук язарга кирәк. Оештырмаганлык сәхнә артында ыгы-зыгы, зур буталчыклар китереп чыгарды”, — дип сөйләде ул.

Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директорлары вазифасын башкаручы Фәрхәт Мәхмүтов фестивалгә әзерлек кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде. “Чараның Халыкара дәрәҗәсенә килгәндә, монда минем фикер бүленә. Егерме елдан артык аны “Татар балалары җырлый” исеме астында уздырып килдек һәм анда өлкәбездә яшәүче татар балалары гына катнашты. Минемчә, аны шул дәрәҗәдә уздырсак та ярый”, — диде ул. Бу сүзләр белән күбесе килеште.

“Фестивальне өлкәбездә сәләтле балаларны эзләп табу, сәләтләрен үстерергә ярдәм итү максаты белән уздыра башлаган идек. Ә Халыкара бәйге чит җирләрдән килгән йолдызларны гына барларга ярдәм итмәсме? Үзебезнең өлкәдә яшәүче яшь сәләтләр күләгәдә калмасмы?” – дип шиген белдерде Ильяс Шәкүров.

Искәндәр Сәетов фестивальнең чыгымнары буенча финанс хисабын тотты. Ул тәкъдим иткән язулардан фестивальнең төп чыгымнарын Әнвәр Горланов, Ильяс Шәкүров һәм региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев үз өсләренә алганнары күренеп тора иде. Чыгымнарның бер өлеше фестивальдә катнашу өчен түләнгән взнослар, башка иганәчеләрнең матди ярдәме белән капланган.

– Бу акчаларны фидакарь милләттәшләребез гаиләләреннән өзеп алалар бит. Кызганычка, өлкәдә һәм Самарда татар милли чаралары иганәчеләр ярдәмендә уздырыла, дәүләттән ярдәм көтәсе юк. Аннан акча бүлеп бирсәләр дә, бу бик аз, күп очракта бинаның арындасын түләргә генә җитә. Бүген яңа идеялар белән янып торган яшьләребез шактый. Алар милли татар оешмалырыбызга килсеннәр, менә шушындый чаралар уздыруда актив катнашсыннар иде, — дип ачынып сөйләде чыгышында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат Надиров.

Искәндәр Зиннур улы чыгышын дәвам итеп, “Мирас” фестивален шулай ук Халыкара дәрәҗәсендә, мәртәбле жюри катнашында уздырырга кирәк диде. “Башка регионнардан, чит җирләрдән килгән йолдызларны күреп, самарлылар да алар дәрәҗәсенә тартылыр иде”, — диде ул һәм киләчәктә фестивальне автономияле, милли оешмалардан мөстәкыйль чара буларак уздырырга теләген белдерде.

– Чараны Халыкара дәрәҗәсендә уздыру өчен оештыру комитетында квалификацияле кадрлар булырга тиеш. Кызганычка, бездә андый кадрлар юк. Гомумән, мондый чаралар татар федераль милли-мәдәни автономиясе яисә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырылырга, ә өлкә милли оешмалар региональ дәрәҗәдәге чараларны уздыру белән шөгыльләнергә тиеш, дип уйлыйм, — дип фикерен белдерде Ильяс Гомәр улы.
Утырышта фестивальне уздыруда килеп чыккан башка мәсьәләләрне дә уртага салып сөйләштеләр.

Алия АРСЛАНОВА,
Самара шәһәре,
samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*