tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти мәдрәсә шәкертләренә дипломнар тапшырды
Мөфти мәдрәсә шәкертләренә дипломнар тапшырды

Мөфти мәдрәсә шәкертләренә дипломнар тапшырды

Бүген, Шәүвәл аеның 8 нче көнендә, Татарстан мөфтие, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге дини белем бирү йортының көндезге бүлеген тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсендә катнашты. Биш ел дәвамында дин нигезләрен үзләштергән шәкертләрнең сөенечен шулай ук мөфтият вәкилләре, мәдрәсә остазлары уртаклашты.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Камил хәзрәт булачак имам-хатыйбларга, дин нигезләре мөгаллим-мөгаллимәләренә үзләренең нәсыйхәт сүзләрен ирештерде. Үзенең чыгышында ул алган белемнәрне тормышта файдалануның әһәмиятен җимеш агачы белән чагыштырды: “Әгәр алмагач алма бирмәсә, аннан файда юк, без аны кисеп ташлыйбыз. Алган гыйлем дә файда китерергә тиеш”. Алга таба мөфти чыгарылыш курс шәкертләрен белем алуны дәвам итәргә өндәде.

– Мәдрәсә тәмамладым да, галим булдым дигән сүз түгел. Бер остаз шәкертләренә болай дигән: “Сез галим булмадыгыз, бары ачкыч алдыгыз, шул ачкыч белән гыйлем дөньясын ачып керегез”. Сез дә бүген белем юлына бастыгыз гына, мәдрәсә – шул юлдагы беренче баскыч. Киләчәктә дә китап иң якын дустыгыз, гомерлек юлдашыгыз булсын. Гыйлем юлында Аллаһы Тәгалә Сезгә ярдәм итсен!

Шул ук вакытта Камил хәзрәт фәтвалар чыгарырга ашыкмаска чакырды, бу эшкә сак һәм җаваплы карау кирәклеген ассызыклап үтте.
– Күренекле дин галиме Мөхәммәд Фикхый Әл-Гайни “Әдәбүл мөфти” китабында: “Бер кеше күп китаплар укыган галим булса да, кешеләрнең хәл-әхвәлләрен белмәсә, аңламаса, ул надан”, – дигән. Бер кеше чит илдә укыган зур галим булса да, безнең җирлектәге вазгыятьне белмәсә, танымаса, фәтва чыгара, ягъни дини сорауга җавап бирә алмый. Фәтва бирү – бик катлаулы, җаваплы һәм мөһим эш. Шуны исегездән чыгармасагыз иде.

Мөфти хәзрәт диплом алган егетләрнең, кызларның киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнергә җыенуы белән дә кызыксынды. Кемдер җирле мәдрәсәдә мөгаллим булачагы, кемдер белем алуны югары уку йортында дәвам итәчәге, иҗазәт алырга ниятләве хакында әйтте. Камил хәзрәт үз чиратында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең чыгарылыш курс шәкертләренә эш табарга ярдәм итәргә әзер булуын билгеләп үтте.

Алга таба тантана дипломнар тапшыру белән дәвам итте. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан бүген 11 шәкерт диплом алды.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – Татарстан Республикасында иң борынгы мәдрәсәләрнең берсе. Аның тарихы атаклы мәгърифәтче Галимҗан Баруди исеме белән тыгыз бәйләнгән. Мәдрәсә советлар чорыннан соң үз эшчәнлеген 1993 елдан дәвам итә. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә 1080 кеше белем ала һәм аны ел саен уртача ике йөзгә якын кеше тәмамлый. Шәкертләрнең күбесе кичке бүлеккә туры килә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*