tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхәммәт Мәһдиевны зурлап искә алдылар
Мөхәммәт Мәһдиевны зурлап искә алдылар

Мөхәммәт Мәһдиевны зурлап искә алдылар

Гөберчәктә язучы М. Мәһдиев музееның ачылуына 20 ел. Арча районы бу истәлекле көнне зурлап билгеләп үтте.

“Казан арты” ТАРИХ–ЭТНОГРАФИЯ МУЗЕЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ һәм теләгән кеше иртәдән велосипедлар белән Гөберчәккә юл тоттылар. Бер төркем автобус белән дә килде. Казаннан язучылар, музей хезмәткәрләре кайтып төште. Район башлыгы Илшат Нуриев килде. Күрешкәннән соң иң башта зиратка кереп чыктылар. Мөхәммәт Мәһдиев һәм аның хатыны Лилия ханым рухына дога кылынды.

Аннан М.Мәһдиев музее янында очрашу булды. “Казан арты” тарих-этнография музееның тарих бүлеге мөдире Ленар Гөбәйдуллин искә алу тантанасын алып барды.

Язучының кызы Гәүһәр ханым да кайткан иде. Якташларыбыз Риман Гыйлемханов, Вакыйф Нуриев, “Безнең мирас” җурналы баш мөхәрририе Ләбиб Леронов, язучы–сатирик Камил Карәми һ.б. кайткан иде.

М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина музей белән таныштырды, матур истәлекләр турында сөйләде. Ахырдан бергәләшеп табигатькә, М.Мәһдиев йөргән урыннарга чыктык.

arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*