enrutat
Баш бит / Мөхәммәтҗан Хөсәенов – беренче мөфти
Мөхәммәтҗан Хөсәенов – беренче мөфти

Мөхәммәтҗан Хөсәенов – беренче мөфти

Кара репродуктор-тәлинкә, «Ватан-Ана чакыра!» дигән җанөшеткеч плакат һәм Левитанның боздай салкын тавышы. Аны ишеткәч, бүген дә каз тәннәре чыга: «Советлар Союзы гражданнары! Бүген иртәнге сәгать 4 тә, сугыш игълан итмичә, Германия кораллы көчләре Советлар Союзы чикләренә һөҗүм ясады. Совет халкының немец-фашист илбасарларына каршы Бөек Ватан сугышы башланды…»

Империя чорының Оренбург мөфтиләре арасында Мөхәммәтҗан Хөсәенов шәхесе игътибарны аеруча җәлеп итә. XVIII гасырның икенче яртысында аның кебек рус хакимиятенә хезмәттә дини белемен карьера ясау өчен оста файдаланып, югары дәрәҗәгә ирешкән башка шәхес булмаган, дип әйтергә мөмкин.

Мөхәммәтҗан бине әл-Хөсәен бине Габдерахман (1756–1824) гыйлемле нәселдән чыккан. Шиһабетдин Мәрҗани сүзләренчә, аның бабасы Мансур – Идел буеннан Бохарага барып укыган беренче шәкерт, иленә кайткач, фарсы телендә дини хезмәт язган голәмә булып танылган.

Мөхәммәтҗан Хөсәенов Борындык авылында туган, башлангыч белемне туган ягы мәктәпләрендә алган. Заманында алдынгы мәдрәсәләр белән дан тоткан Оренбургтан ерак түгел генә урнашкан Каргалыга барып, Кавказдан килгән Мөхәммәд бине Гали әд-Дагыстани исемле галимнән һәм башка голәмәләрдән сабак ала.

Ул заманнарда тирән дини белемгә һәм шөһрәткә ом­тылган татар яшьләре Бохарага барып гыйлем җыйган. Урта Азиягә белем эстәргә киткән Мөхәммәтҗанның, хәзергечә әйтсәк, Россиядә хәләл икмәк стандарты кер­тергә тырышлыгы игътибарга лаек. Мәрҗани язганча, егет сыра яки шәраб эшләүдән калган калдыкларны кушып пешергән икмәкнең хәләл булмавы хакында өч Бохара голәмәсеннән фәтва ала. Бу хакта Каргалы галимнәренә хәбәр итә. Фәтва шәһәрләргә таралгач, татарлар арасында шактый җәнҗал чыга. Күрәсең, икмәк пешереп сатучылар рецептларын үзгәрткәннәр яки татарлар үзләре хәләл икмәк пешерә башлаганнар.

Мөхәммәтҗан Бохарадан туган иленә 1777 елда әйлә­неп кайта һәм мөдәррис булып эшли, аннары Кабулга барып белем эсти, кайткач шәехлек кыла. Мөхәммәтҗан Бохарага да, Әфганстанга да, белем туплаудан тыш, Чит ил эшләре коллегиясе кушуы буенча разведчик буларак мәгълүмат җыярга да җибәрелгән була.

КАЗАХ ДАЛАСЫНДА

1785 елда Сембер һәм Уфа генерал-губернаторы итеп барон Осип Игельстром билгеләнгәч, Мөхәммәтҗан Хөсәенов Казах даласын тыныч юл белән Россиягә кушу планын тормышка ашыручы төп фигурага әйләнә. Ул Оренбург чик буе комиссиясе штатына офицер итеп эшкә алына, мөселманнар арасында аны Оренбург чик буе комиссиясе ахуны дип беләләр. Россиянең Кече һәм Урта казах җөзләренә карата сәясәте шушы инсти­тут аша тормышка ашырыла. Мөхәммәтҗан Хөсәенов шул ук елда Екатерина II рескрипты буенча Оренбург төбәгенең «беренче ахун»ы итеп тә раслана.

Бу вакытта Кече җөздә Байбакты ыруы старшинасы Срым Датов Нуралы ханга каршы сугыш алып бара. Игельстром, аның өстенлеген күреп, Срым батырны яклаган кара сөяк бәкләр, нойоннар ягында солтан­нарга, гомумән аксөякләргә каршы чыгып, Даланы империягә тыныч юл белән ныклап беркетү сәясә­тен үткәрә башлый. Нуралы хан, үтерелүдән куркып, 1786 елны Оренбургка килеп сыена, аны, 5 елга мең сум жалованье билгеләп, гаиләсе һәм хезмәтчеләре белән бергә Уфа каласына җибәрәләр.

history_tat_2

Мәчет фасады. Шушы 1781 елгы проект буенча Оренбург һәм Троицкида казна хисабына таштан мәчетләр салынган.

Кече җөз хансыз кала. Игельстромның максаты – хакимиятне, шул ук елны Оренбургта ачылган Чик буе мәхкамәсенә, аңа буйсындырылган Кече җөздәге өч ыру өчен аерым‑аерым төзеләчәк мәхкамә советларына тапшыру була.

Мөхәммәтҗан арадашчы сыйфатында 1785 елның көзендә 208 старшина катнашындагы җыенда хан ха­кимиятен юкка чыгару турындагы төп сүзне Срым ба­тырдан әйттереп, барысын да Екатерина II гә тугры бу­лырга шәригатьчә ант иттерә. Әби патша исә 1787 елда казахларга тарату өчен Коръәнне типографиядә махсус бастырып җибәрә. Мөхәммәтҗанның бер айдан артыкка сузылган миссиясе моның белән генә тәмамланмый, ул җәйләүләрдә Игельстромның Далада тынычлык ур­наштырырга өндәгән хатларын тарата. Кайткач, рапорт язып, генерал-губернаторга сәясәтен камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәрен җиткерә.

1886 елның май аенда баруында Мөхәммәтҗан Хөсәенов җиде солтанны һәм 108 старшинаны ант итәргә күндерә. 1787 елның апрелендә тагын 214 старшина патшабикәгә тугрылыкка ант итә. Шулай итеп, Кече җөзнең идарә катламын Россиягә ант иттерү уңышлы тәмамлана, ә Мөхәммәтҗан җәйләүләрдә рус хаки­миятенең ислам динен яхшы белүче вәкаләтле вәкиле буларак таныла.

Күрәбез, Мөхәммәтҗан куелган бурычны җиренә җиткереп башкарып чыга. Аның хезмәтенең хакы үсә: 1786 елны ике тапкыр арта (елга 300 сум), төбәкнең «беренче ахуны» вазыйфасы өчен тагын 200 сум өстәлә.

Чыннан да, Далада тынычлык урнаша, хакимият солтаннар кулыннан китә. Империя хакимияте, җәйләүләрдә үз йогынтысын арттыру өчен, татар мул­лаларын, сәүдәгәрләрен киңрәк файдалана башлый. Таш мәчетләр төзелә, татарларга, җәйләүләргә барып, вак сәүдә белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирелә.

МӨФТИ БУЛЫП БИЛГЕЛӘНҮ ТАРИХЫ

Мөхәммәтҗанның мөфти итеп билгеләнүе Россиянең Көнчыгышта уздырылган сәясәясәтенә турыдан-туры бәйле. 1787–1791 елгы рус‑төрек сугышы барышында Госманлы дәүләте Россиягә каршы Урта Азия хан­лыкларын һәм казахларны җәлеп итәргә тырыша. Екатерина II Игельстромга Россия мөселманнарын чит ил йогынтысыннан араларга һәм хөкүмәткә каршы баш күтәрүләрне булдырмаска боера.

Шушы уңайдан, Уфа наместнигы идарәсе киңәшчесе Дмитрий Мертваго төбәктәге мөселман руханиларын күзәтүдә тоту өчен махсус хөкүмәт органы проек­ты тәкъдим итә. Шунысын да әйтергә кирәк: 1783 елны, Кырым ханлыгын Россиягә кушкач, Мертваго һәм Игельстром беркадәр вакыт Госманлы дәүләтендә яшиләр һәм ислам институтлары турында мәгълүмат­лы булалар. Шулай итеп, Екатерина II нең 1788 елның 22 сентябрендәге «Муллаларны һәм башка мөселман дини чиннарындагыларны билгеләү һәм Уфада Рос­сиядәге барлык рухани чинындагылар белән идарә итү өчен Мәхкамәи шәргыя оештыру турындагы» указы империядә мөселманнарның ислам дәүләтләре йогын­тысыннан саклауга юнәлдерелгән чара була.

Яңа оешма 1789 елның декабрендә тантаналы шарт­ларда ачыла. Мөхәммәтҗан Хөсәенов башта аны дипло­матик оешма дип белеп, хатларын да «Кыргыз-кайсак мөфтие» дип имзалый. Бу вакытта җәйләүләрдә Урта Азия ягыннан да руханилар күп булып, Далада ике як муллалары арасында күчмәннәрне үз йогынтыларына алу өчен идеоло­гик көрәш бара. Татарлар җиңеп чыга. Яңа оешманың рәисе һәм барлык мө­селманнарның мөфтие итеп Мөхәммәт­җан Хөсәенов билгеләнә. Яңа институт составына өч елга сайланган өч казый да керә. Мөфти белән казыйлар барлык эшләрне бергәләп хәл итәргә тиеш була.

Моңарчы авыл мәхәлләләрендә дини ритуалларны халык тарафыннан сай­лап куелган абызлар башкара. Хәзер имам-мөәзиннәр барысы да, Мәхкамәи шәргыя Ырынбургыядә имтихан то­тып һәм дини дәрәҗә алып, полиция идарәсендә императорга чиновниклар кебек үк ант бирәләр. Муллаларның хакимият алдындагы бурычлары чи­новниклар һәм православие руханилары бер дәрәҗәгә куела. Дәүләт алдындагы төп бурычлары – императорга лояль һәм тугры мөселманнар тәрбияләү, мәхәлләдә җәмәгать тәртибен саклау һәм күзәтү, канун бозу очраклары ту­рында вакытында хәбәр итеп тору.

1797 елда Уфа наместниклыгы Орен­бург губернасы итеп үзгәртелгәч, Мәх­камәи шәргыя, башка дәүләт оешмалары белән бергә, Оренбургка күчерелә. 1803 ел башында алар белән кабат Уфага кайтарыла.

1788 елгы Указ Россиянең Европа һәм Азия өле­шендәге мөселман руханиларын, шул исәптән 1868 елга кадәр казахларны да, бер дини идарәгә буйсындыра, үзара якынаю, мәдәни аралашу өчен хокукый нигез шулай барлыкка килә. Иң мөһиме – Россия хөкүмәте мөселман руханиларын рәсми рәвештә танып, алар белән хезмәттәшлек итүгә күчә. Дини белем бирү системасы, руханилар, мөселманнарның дини хокук­лары Мәхкамәи шәргыя Ырынбургыя канаты астына туплана. Ул руханилар билгеләүдә, мәчетләр төзүгә рөхсәт бирүдә, мәчетләр янында мәктәп-мәдрәсәләрне ачуда катнаша.

 

history_tat_3

Казах даласында мәчетләр янында татар мәктәпләре ачу турында язу.

АРАДАШЧЫ-ДИПЛОМАТ

Казах даласында Осип Игельстром ачкан мәхкамәләр ныклап эшләп китә алмый. 1790 елда Срым батыр, бәхәсле сорауларны килешеп хәл итү өчен, мөфтине Далага махсус чакыртып ала. Моңа Мөхәммәтҗанның Казах җөзләрендә идарә традицияләрен яхшы белүе һәм оста дипломат булуы ярдәм итә. Казахларда ха­кимият солтаннар, ягъни чыңгызыйлар кулында була. Игельстром реформасы шушы тәртипне боза. Солтан- чыңгызыйлар үзләренең «гади кешегә» буйсынырга теләмәүләрен әйтәләр. Мөхәммәтҗан мөфти аларга болай дип җавап кайтара: «Патша галиҗәнаплары Срымны, хезмәтләрен бәяләп, барча халык өчен берен­че итеп билгеләде, сез, солтаннар, аңа буйсынмасагыз буйсынмагыз, ләкин биргән антыгызга тугры калыгыз һәм рус җирләренә барымтага йөрмәгез». Шулай итеп, мөфти солтаннарга, әгәр биргән антларына тугры кал­салар, тәртипләр үзгәрергә мөмкин, дигән өмет бирә.

Оренбургка кайткач, Мөхәммәтҗан Хөсәенов рус ха­кимияте каршында казах халкын яклаучы сыйфатында чыгыш ясый. Бу елларда Урал казаклары күчмәннәрне нык җәберли башлау сәбәпле, казаклар­га карата чара күрүне һәм әсирлеккә алган казахларны иреккә җибәрүне үтенә. Уфа наместниклыгы җитәкчесе Александр Пеутлинг мөфтигә мондый яклау сәясәте өчен кисәтү белдерә.

Пеутлинг барон Осип Игельстром урынына билгеләнгәч, Мөхәммәт­җан Хөсәеновка Далага чыгуны тыя, ә 1791 елда хан хакимиятен кире кай­тара. Срым тархан яңа ханга каршы көрәш башлый.

1796 елда Оренбург генерал-губер­наторы итеп кабат Игельстром бил­геләнгәч, мөфти тагын арадашчы-дип­ломатка әйләнә. 1797 елда хан үтерелгәч, Мөхәммәтҗан тырышлыгы белән Кече җөз белән идарә итү өчен ханы булмаган Хан советы оештыра. Беренче вакытта Хан советын мөфти үзе җитәкли.

XIX гасыр башында мөфтинең дип­ломатик эшчәнлек географиясе тагын да киңәя. Ул Кавказда, кабардалар ку­лындагы рус әсирләрен азат итүдә кат­наша, кабардаларга ыру мәхкамәләре оештырып бирә, аларны Россия кул ас­тына керү өчен ант иттерә. 1805 елда, хакимият кушуы буенча, Кече җөздә сәүдәне үстерү проектын әзерли. Александр I гә Казах даласында идарә реформалары әзерләү буенча баш эксперт һәм дипло­матик миссияләрнең җитәкчесе булырга әзер икәнле­ген әйтә. Шул ук елда Каспий диңгезенең көнчыгыш яры буенда яшәүче төрекмәннәр эшләре буенча дәүләт комиссиясе эшендә катнаша. 1806 елны Әстерхан янын­дагы казах солтаннары белән сөйләшүләр алып бара.

КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ ШӘРӘФЛЕ ӘГЪЗАСЫ

Мөхәммәтҗан Хөсәенов Коръән сүзе катыштырылган халыкара дипломатиянең Россия дәүләте өчен никадәр әһәмиятле булуын, үзенең арадашчылык өлкәсендә алыштыргысыз шәхес икәнен аңлап эш итә. Кыен­сынмыйча, императорлардан кат‑кат матди ярдәм һәм яклау сорый. Һәм ала. Аның үтенеч-теләкләрен, бигрәк тә, Екатерина II һәм Павел I берсүзсез үти. Әй­тик, 1786 елны ул сәүдәгәрләр түли торган салымнан азат ителә, 1893 елны мөфтинең элекке 1500 сумлык еллык жалованьесы тагын 1000 сумга арта, шуңа өстәп ул бриллиантлар белән бизәлгән медаль, төлке һәм кеш тиресеннән туннар белән бүләкләнә. Екате­рина II Мөхәммәтҗанга башкортларның җирләрен, крепостнойлар сатып алырга рөхсәт бирә.

Мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов 1816 елның 14 фев­ралендә Казан император университеты Советының шәрәфле әгъзасы итеп кабул ителә. Бу исемлектә ике генә мөселман бар. Икенчесе – аның кияве, гене­рал-майор, Эчке кыргыз урдасы ханы Җиһангир Букеев.

Мөхәммәтҗан Хөсәенов мөселман җәмгыятенең киләчәген урта һәм югары уку йортларын тәмамлаган шәхесләр катламы формалашу белән дә бәйли. Мөфти, беренчеләрдән булып, хакимияткә дин кардәшләренең белем бирү системасына реформа кирәклеген хакында хәбәр итә, Аның проекты нигезенә Уфада губернатор карамагында мөселманнар өчен махсус урта белем бирә торган уку йортлары (гимназияләр) ачып, аларны тәмамлаган кешеләргә университетта уку мөмкинлеге булдыру фикере салынган була. Әмма проект кәгазьдә генә кала.

Мөфти гарәп һәм төрки кулъязма китаплардан бай ки­тапханә туплый. Китап җыюга хирыслык аның гыйлемгә омтылуын раслаучы мөһим дәлил булып тора. Шулай да мөфтинең иң көчле сыйфаты – вәгазьләү куәсе, сөйләгән сүзенең тәэсир көченә ия булуы. Мәрҗани үзенең әтисе Баһаветдин һәм башка өлкән яшьтәге голәмәләрнең – Мөхәммәтҗанның замандашлары­ның – сүзләренә таянып, аны зур белемгә ия шәхес итеп танулары хакында яза.

history_tat_4

ГАИЛӘСЕ ТУРЫНДА

Мөфти гаиләсендә балаларына татарча һәм Европача тәрбия бирергә тырышкан. Аның 1824 елны 15 яшендә Бүкәй Урдасы ханы Җиһангирга (1801–1845) тормышка чыккан Фатыйма исемле кызы татар, гарәп, фран­цуз, инглиз телләрендә иркен сөйләшкән, Коръәнне һәм Европа этикетын яхшы белгән 1826 елда, ире белән Николай I нең тәхеткә утыру тантанасына баргач, бал­ларда вальс әйләнгән. Санкт-Петербургтан кайтышлый Казанда тукталгач, бу гаилә белән очрашкан Казан университеты профессоры Карл Фукс Фатыйманың русча сөйләшүеннән аның башка милләт кешесе булуы тоелмый дип язган. Хан хатыны буларак, Фатыйма Бүкәй иле белән Оренбург (татарлар. – И.З.) арасында дини һәм мәдәни элемтәләрнең ныгуына зур көч куя, фәкыйрь һәм мохтаҗларның балаларын үз хисабына, бай казахларныкын үз ризыклары белән Эстәрлетамак һәм Эстәрлебаш мәдрәсәләрендә укыттыра. Шушы татар мәдрәсәләрендә гыйлем туплаган малайлар бераздан танылган казах мөдәррисләре һәм галимнәре булып таныла. Җиһангир ханның Хан ставкасында мәчет салдыруы, һәр ыруг-кабиләгә имамнар билгеләве, аларга хокук кәгазьләрен бирү тәртибен кертүе, казах балаларын укытуны оештыруы да Фатыйманың уңай йогынтысы нәтиҗәсе.

Мөфтинең 1815 елда тутырылган хезмәт итү формуля­рыннан күренгәнчә, аның 19 яшьлек Мирзаәхмәт исемле улы Санкт-Петербургта чит диннәрне күзәтә торган Департаментта хезмәттә булган. Татарлар, гомумән мөселманнар арасында империя чорында башка беркем дә мондый дәрәҗәле урында эшләмәгән.

Мирзаҗан исемле 1850–1860 елларда вафат булган улы да хөкүмәт хезмәтендә, Оренбургта офицер була. Аның Хөсни исемле улы мөфтинең нәселен дәвам итүче бердәнбер оныгы булып чыга.

Мөфтинең ничә хатыны булуы турында төгәл мәгъ­лүматлар юк.

Мөфти Казанда Гайшә исемле тол хатын белән никах­лаша. Кәримә исемле хатынын Кара диңгез буендагы Анапа шәһәреннән ала.

Мөфти ханнар белән дә туганлашырга омтыла. 1800 елның 1 августында Оренбургта аның элекке Хива ханы Карай солтанның кызы Каракүз белән никахы мәҗлесендә бөтен губерна түрәләре кунак була.

Суфия исемле хатыны, чиркәс кызы булып, мөфтигә ике малай алып кайтып бирә. Ире вафат булгач, Атҗитәр авылында 110 яшькә кадәр яшәп, 1866 елда вафат була.

«Гомеренең азагында халык арасында абруе сүнгән» мөфти, хатыны Суфия, улы Мирзаәхмәт Атҗитәр авы­лы янында үзләренең җирләрендә урнашкан зиратта күмелә. 1902 елда Р. Фәхретдин мөфти хәзрәтләренең каберен зыярат итәргә Атҗитәргә баргач, җимерелеп баручы бер төрбәдән һәм бер зур кабер ташыннан башка игътибарга лаек әйбер күрми.

Илдус Заһидуллин,
http://protatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*