tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Моңлы халык җырларын башкарган “Умырзая”
Моңлы халык җырларын башкарган “Умырзая”

Моңлы халык җырларын башкарган “Умырзая”

Омскиның татар-башкорт халык ансамбле “Умырзая” Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә концерт бирде.

Ерак юлны якын итеп, салкыннан да курыкмыйча  килгән артистлар Тубыл тамашачылары игътибарына  халык, классик, эстарда җырларын, татар биюләрен башкарып, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәтеп, татар халык уен коралларында уйнап күңелләребездә бәйрәм хисләрен уяттылар, шатлык өләшеп киттеләр.

Умырзая 3Көн салкын  булcа да залда  тамашачылар, коллегаларының иҗаты белән танышырга шәһәр артистлары да  җыелган иде.  Тубыллылар “Умырзая” ансамбле башкаруында һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар, һәркайсысы күчтәнәчләр  тапшырырга ашыкты.

Концерт программасын Сания Мирхалиева, Розалия Сайганова матур алып бардылар. Алар ансамбльнең тарихы, иҗади юлы белән таныштырып, 25 еллык юбилейлары уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов автобус бүләк иткәнен, «Татар дөньясы»  Омски татарлары газетасы чыгып килүе, “Умырзая ”ансамбле иганәче Тамир Алимбай улы Алимбаев ярдәмендә эшләгәннәре турында сөйләделәр. Алып баручыларның чыгышлары шигъри юллар белән үрелеп барды. Алар безнең мәдәниятебез, җыр-моңнарыбыз бер булганын, туган телебезне, фольклорыбызны өйрәнергә, аралашып иҗат итергә чакырдылар.  Концерт тәмамлангач сәхнәгә себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов, ТРОО “Мирас ”җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова  күтәрелеп рәхмәт сүзләрен әйтеп, ансамбльнең җитәкчесе Юлия Атимгановага бүләкләр тапшырдылар.  Омскиның милли мәдәни мөхтәрияте рәисенең Умырзая1урынбасары Марат Кадеров  Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Марат Шәриповка, концертны оештыруда ярдәм итүчеләр Луиза Шәмсетдиновага, Роза Яхинага җылы сүзләрен юллады, Тубыл артистларын Омски шәһәрендә концертларда катнашырга чакырды. Концерт тәмамлангач хуҗалар кунакларны чәй табынына чакырдылар, аннары мәдәният үзәге каршында эшләгән музейда экскурсия үткәрделәр. Фойеда тамашачылар таралышырга ашыкмады, алар концерт турында фикерләре белән уртаклаштылар. Наилә Фәизова: “Минем күңелемә “Умырзая” җыры, Лилия Мозафарова башкаруында “Беләзегем-йөзегем”,  Юлия Атимганова башкаруында “Китмә, сандугач”, Умырзая4Фәгыйлә Чумарова башкаруында “Әдрән диңгез” ошады. Талантларны җыйган ансамбль икән. Төрле  уен коралларында уйнаучы Шамил Аллагулов яшь булса да, осталыгы, моңы белән күңелләребезне  күтәрде”, Рәшидә Бакиева: “Татар халык фольклорын профессиональ дәрәҗәдә башкардылар. Ансабльдә төрле буын  артистларның бергә катнашулары отышлы булды”,  Фәүрия Шәрипова: “Артистлар һәр чыгышларында милли костюмнарын алыштырып тордылар, Мостай Кәримнең “Кыз урлау”  сәхнәләштереп куйган күренешне, ”Моң төркеме”, Равил Хөсәенов, Фәния Назыйрова, Фагыйлә Чумарова башкаруында җырлар, “Суга баткан Әйшә бәете”  ошады. Концерт  матур, эчтәлекле, оешкан рәвештә узды. “Тамашачыларның фикерләре уртак булды. Омски шәһәреннән килгән артистлар башкаруында халкыбызның моңлы халык җырларын сокланып тыңлады тубыллылар. “Умырзая” ансамбленең чыгышлары үрнәк дәрәҗәдә үтте.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*