enrutat
Баш бит / Мөселман кинофестивале: вакыты үзгәрсә дә, мәгънәсе шул ук
Мөселман кинофестивале: вакыты үзгәрсә дә, мәгънәсе шул ук

Мөселман кинофестивале: вакыты үзгәрсә дә, мәгънәсе шул ук

Киләчәктә Казан мөселман киносы фестивален халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итәргә ният бар. Юбилей фестиваленә Россия кинематографы йолдызлары да киләчәк. Кунаклар арасында бик популяр “Великолепный век” сериалы актеры да бар. XV Халыкара мөселман киносы фестивале тагын ниләр белән гаҗәпләнде­рер? Бу хакта фестивальнең башкарма директоры һәм “Татаркино” мәдәният уч­реж­дениесе директоры Миләүшә Айтуганова журналистлар белән очрашуда сөйләде.

Быел Казан мөселман кинофес­тивале, без гадәт­ләнгәнчә, сентябрь аенда үт­кәрелми. Фестиваль 24–30 апрель көннә­ренә бил­геләнгән. Моны “Kazan­Sum­mit” икътисади форумына туры китереп шулай эш­ләгәннәр. Шушы көннәрдә генә фестиваль фильмнары исемлеге билгеле булды. Анда 55 кинокартина кер­гән. Араларында кыска мет­ражлы, тулы метражлы картиналар һәм документаль фильмнар бар. Катнашучылар географиясе дә шактый киңәйгән.

– Юбилей фестивалендә катнашучылар арасында Европа илләре дә, Россия төбәкләре дә, кайчандыр СССР составында булган дәү­ләтләр дә, АКШ, Көньяк Азия, Африка да бар, – дип сөйләде Миләүшә Айтуганова. – Кинофестивальгә билгеле бер режиссерларның фильмнарын җәлеп итәргә карар кылдык. Ачылу тантанасы – Камал театрында, ә ябылу тантанасы “Ривьера” кунакханә-күңел ачу комп­лексында узачак. Фильм­нарны карап була торган төп мәйдан да – “Ривь­е­ра”ның “Эрмитаж”ы. Шулай ук фильмнарны “Мир” кинотеатрында карап булачак.

Катнашучылар арасында безнекеләр дә бар. “Нә­фис фильм” номина­ция­сенә Илдар Ягъфәровның “Бай­гал”ы дәгъва кыла. Татарстан режиссеры Ләйлә Сә­ләхетди­но­ваның “Овертайм” дип аталган иҗат эше кыска метражлы фильм номинация­сендә катнаша. Монда шулай ук Салават Юзеевның “Ши­һаб хәзрәт”е дә бар. Милли конкурс өлешенә Татарстан киноре­жиссер­ларының 15 эше тәкъдим ителгән. Монда Александр Бары­кинның шушы көннәрдә киң прокатка чыккан “Су анасы” да бар. Сүз уңа­еннан, әлеге фильм Рос­сиянең 54 шә­һә­рендә күр­сәтелә һәм хәзерге вакытка 2 млн сумнан артык акча җый­ган.

Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фестиваль барышында халыкара кинофес­тивальләр белән сигез ки­лешү төзергә ният бар. Ди­мәк, якын киләчәктә Казан мөселман киносы фестивален дә халыкара дәрә­җәдә тәкъдим итеп булачак. Ки­лешүләрнең Бөекбри­тания, Һиндстан, Бангладеш, Непал, Таҗикстан кебек ил­ләр белән төзеләчәге билгеле.

Мөселман кинофестивале киноиндустрия йолдызларыннан башка узмый. Быел да шактый танылган шәхесләрне көтәләр. “Место встречи изменить нельзя” фильмы актрисасы Лариса Удовиченко, “Служебный ро­ман”да уйнаган Светлана Немоляева, Голливудта тө­шүче Россия актерларының берсе Олег Тактаров… Әле бу – фестиваль йолдыз­ла­рының кайберләре генә. Кунаклар арасында “Великолепный век” сериалы актеры Селим Байрактар да бар”, – дип белдерде Миләү­шә Айтуганова. Сериал белән таныш булганнар Байрактарны Сөмбел ага ро­лендә белә. Ачылу тантанасын театр һәм кино актрисасы Юлия Рутберг алып барачак, ә ябылу тантанасына алып баручы буларак актер, кинорежиссер Андрей Мерзликин чакырылган.

– Фестивальгә атаклы рәс­сам һәм композитор Микалоюс Чюрлёнисның оныгы Рокас Зубовас та чакырулы. Ул дөньяда пианист һәм актер буларак танылды. “Софиягә хатлар” фильмы­ның продюсеры һәм актеры да әле ул. Әлеге фильмны махсус күрсәтәчәкбез. Фес­тиваль ачылышында да Рокас пианистка Соната Зубовиене белән чыгыш ясаячак, – дип өстәде фестивальнең башкарма директоры.

Быел фестиваль фильм­нарын бәяләүдә яңа кеше­ләр катнашачак. 2019 елгы жюри әгъзалары рәтендә Иран, Сербия, Төркия, Көнь­як Корея, Дания, Италия, Ми­сыр, Босния һәм Герцеговина кино белгечләре бар. Жюри рәисе – танылган казах режиссеры, актер, продюсер, “Ника” Россия кино сәнгате академиясе академигы Серик Апрымов. Комиссиядә Россия вәкиле буларак “Россия” телеканалы документаль фильмнары авторы, РФ Кино тәнкыйть­челәре һәм кино белгечләре гильдиясе әгъзасы Эвели­на Гурецкая катнаша.

Фестиваль программасында тынычлык, гаделлек, бер-береңне ихтирам итүне алга сөргән фильмнар тәкъ­дим ителәчәк. Кинофести­вальнең уздырылу вакыты үзгәрсә дә, мәгънәви ягы үзгәрешсез калган.

Чулпан Гарифуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*