tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман онлайн-фестиваленә теркәлү башланды
Мөселман онлайн-фестиваленә теркәлү башланды

Мөселман онлайн-фестиваленә теркәлү башланды

Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан беренче мәртәбә оештырылучы Мөселман онлайн-фестиваленә теркәлергә мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, бу хакта хәбәр таратыла башлагач та 1000нән артык кеше анда катнашырга теләген белдерде.

1-15 август көннәрендә үткәрелүче фестивальдә катнашу өчен online-islam.ru сайтында теркәлергә мөмкин.

Фестиваль спикерлары буларак катнашалар:

– Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан мөфтие;

– Әлбир хәзрәт Крганов – Мәскәү мөфтие;

– Әхмәд Тәмим – Украина мөфтие;

– Али Воронович – Белоруссия мөфтие;

– Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов – Коми Республикасы мөфтие;

– Таһир хәзрәт Саматов – Ханты-Мансы округы мөфтие;

– Гацалов Хаҗи-Морат – Төньяк Осетия мөфтие;

– Мәхер Зәйен – танылган мөселман җырчысы;

– Сает Фуда – дин галиме;

– Исмәгыйль Бүльбүль – Әл-Әзһәр университетының Палестин бүлеге ректоры

– Доктор Тәүфыйк Рамазан Буты – Дамаск университеты шәригать факультеты деканы;

– Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов – Аделаида имамы (Австралия);

– Максим Шевченко – танылган журналист;

– Әхмәт Макаров- Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең иҗтимагый оешмалар эшләү бүлеге җитәкчесе; ;

– Мәдинә Кәлимуллина- Россия мөфтиләре шурасы икътисад департаменты директоры;

– Али Вячеслав Полосин – Россиядә ачыктан-ачык Исламга күчкән православ дин әһеле;

– Рәфыйк Мөхәмәтшин – Россия ислам университеты ректоры;

– Булат Мөлеков – «Амаль» финанс йорты эксперты;

– Равил хәзрәт Бикбаев – ТР МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы;

– Радик Гафуров – РФ мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты;

– Шәһәвиев Сает-Дамир – ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының динне өйрәнү бүлеге җитәкчесе ;

– Рөстәм Нургалеев – ТР МДН Голәмәләр шурасы рәисе урынбасары;

– Ринат хәзрәт Габбасов – Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге директоры;

– Рөстәм Вәлиуллин – Татарстанның баш казые ярдәмчесе;

– Марат Низамов – «Халәл» комитеты рәисе;

– Баһаутдин Аббасов – танылган спортчы;

– Тигран Әюпов – «Tiger Fight Gym» клубы директоры;

– Фатыйх Сибагатуллин – депутат;

– Фәрит Мифтахов- «Булгар» милли хәйрия фонды директоры һ.б.;

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*