tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мостафидә апа дәфтәре
Мостафидә апа дәфтәре

Мостафидә апа дәфтәре

Һәр авылның үткәне һәм бүгенгесе бар. Ә киләчәге? Бу сорауга төгәл генә
итеп җавап биреп булмый, әзмени эзләре югалган авыллар?! Киләчәкне
югалтмас өчен бүген үткәннәрне барларга кирәктер.
Үткәне, бүгенгесе һәм киләчәкне бер яссылыкка куеп авылларыбызны яңадан
барлый башлыйк әле. Бу юлы тарихны истә калган төрле хәлләр һәм
вакыйгалар аша язып карыйк. Алар кызыклы һәм гыйбрәтле булырга мөмкин,
нәкъ менә шулар төбәк тарихын онытылмаслык итеп җанландыра да инде.

Президент кәнәфие
Беренче итеп Киров өлкәсе Урта Шөн авылында яшәүче якын танышым Мостафидә Нурәхмәт кызы Галимҗанова капкасын кагабыз. Мостафидә апа тормышның тәмен белеп яшәүче кеше. Ул бар нәрсә белән кызыксына, яңалык ишетә икән, төпченә,
төрле яктан тикшерә, көндәлеккә нәрсәгә ярый икән бу дип уйлый башлый.
Менә, капкадан ишегалдына керәм дисәм, ул инде ишегалды да түгел икән.
Өй ишегеннән капкага хәтле урын, артык киң итмичә генә түбә астына
алынган. Борынга шундук тәмле ис бөркелде – хуҗабикәбез бу җирне шифалы
үләннәр киптерү өчен җайлаган.
– Күптән кызыга идем, –диде ул мин сорау бирергә өлгергәнче. – Кыш көне,
кайчак, ялды ишеген ача алмаслык итеп кар ява.

Түбә белән ябулы ишегаллары Киров өлкәсенә хас. Мондый каралты-кураны
Нократ Аланының үзендә дә очратып була, ә өлкәнең төньягына таба
авылларда рәттән диярлек. Иң беренче чиратта, Мостафидә апа әйт- мешли,
буранлап яуган кар өй ишеге төбенә өймәсен өчен бик кулай.
Мостафидә апада берничә тапкыр булганым бар, шуңа күрә түр яктагы
яңалыкка да шундук игътибар иттем – кресло-качалка алган, татарчасы
атынмалы кәнәфи буладыр. Берничә ай элек, телефон аша, андый кәнәфиләр
кайда сатыла, күпме тора икән дип кызыксынган иде. Лубьян төбәгендә
ясатып алган икән.

Атынмалы кәнәфине табиблар үз заманында Америка президенты Кеннедига,
бил авыртуын басар өчен файдалы дип киңәш иткән була. Бу турыда мин
Интернеттан укып белдем, әле тагын бик тә башка файдалы яклары бар икән
аның. Ә Мостафидә апа каян белгән соң? Телевизордан ишеттем, диде ул
елмаеп. Аңа бик көчле тоемлау һәм фикер йөртү сәләте бирелгән. Шактый
еллар ялгыз калып, ярдәмчесез, бары тик үзенә генә ышанып, тол яшәүдән
киләдер. Тумыштан килгән тирән акыл белән бергә, кыюлык, чая булу мин
соклана торган Мостафидә апаны барлыкка китерә.

Атынмалы кәнәфигә, әлбәттә, утырып карадым. Салмак кына атынып утыру
кешене тынычландыра, ди белгечләр. Фәнни тел белән әйткәндә, релакс.
Үзеңне дулкыннарда әкрен генә чайкалган күк сизү көндәлек борчу уйлардан
арындыра. Күңел тынычлануга гәүдә йомшарып китә, тирәнрәк итеп сулый
башлыйсың, бу үз чиратында йөрәк-кан сис- темасы кислородка байый дигән сүз.
Биле белән интегүче Кеннедига юкка гына атынмалы кәнәфи киңәш
итмәгәннәр, атынган вакытта аяк һәм арка мускуллары ныгый да, йомшара
да. Билгеле бер ритм белән атыну йөрәк тибешен тәртипкә сала, ярты
сәгать чамасы атыну йөрәк ритмы бозылган кешеләр өчен дәва булып та тора
ди табиблар. Атынмалы кәнәфине картлыкта акыл китүдән дә дәва икән.
Атынган чакта күзләреңне дә йомсаң, шәхсән үзем ишегалдындагы атынчыкта
шулай итеп әкрен генә атынырга яратам, бик рәхәт. Минемчә, безнең баш
мие ана карынында чакта әкрен генә тирбәлеп йөргәнне хәтерлидер, шул
чактагы үзебез дә белмәгән рәхәтлек кайта булыр.

Яшен сугу
Кәнәфидән бер дә торасы килмәсә дә, ни өчен килгән сәбәпкә күчик. Иске
Пенәгәр авылында берничә ел рәттән Зиятдин хәзрәт җитәкчелегендә авыл
тарихы барлау бара. Ул үзе олы яшьтәге бик күп кешеләрдән истәлекләр
яздырып алды инде. Нәкъ менә өлкәннәр хәтерендә авылларның кабатланмас
тарихы саклана.
Тарих ул бит ниндидер бер аерым дата гына түгел, ә төрле булган хәлләр
дә. Зиятдин хәзрәт киңәше белән Мостафидә апа да исенә төшкәннәрне бер
дәфтәргә яза башлаган, элегрәк аның миңа телефон аша сөйләгәннәре дә бар.
– Һава торышлары үзгәрде, әле анда, әле монда яшенле көчле яңгырлар
булды дип ишетелә, кешеләрне яшен сугу да бар. Мин яшь чакта бездә дә
андый хәл булган иде, – дип башлады ул сүзен. – 1965 елның 7 август
көне. Без Өчнәүр басуында борчак чабабыз. Бервакыт Толлы ягыннан
кап-кара болыт чыкты, Поляны ягыннан да болыт куера башлады. Без эшли
торган җирдә исә күк йөзе чип-чис-та, кояш, яңгыр булып дип уйларлык та
түгел. Бездән читтәрәк ирләр дә борчак чабуда. Миңа җизни тиешле
Шәмсерахман Сәйфетдинов күңеленә, торган саен карарак булып күперенеп,
ике яклап килә торган болытлардан шом төшкән булыр, безгә ул, тиз генә
җыенып авылга кайтырга кушты. Кайбер кешеләрнең ваемсызрак булуын
абайлап, кычкырырга ук тотынды:

– Җәмәгать, балалар, чалгыларыгызны, уракларыгызны ташлагыз да, йөгергез
авылга! Тиз-тиз булыгыз, ашыгыгыз!
Кырда комбайн янына ашлыкка килгән йөк машинасы бар иде, җитезрәкләр
аның кузовына менде, калганнар, шул исәптән мин дә, авылга таба
чаба-йөгерә җәяүләп киттек. Ул вакытта инде безне куалыйсы түгел, чөнки
бик каты давыллап яңгыр килеп тә җитте.
Куркыныч. Җиргә хәтле асылынган калын кара болытлардан чиләкләп ора!
Авылга туры гына кайтканда шактый текә тау төшәсе. Аяк белән басарлык
түгел, тая, арт якларга утырып шудык кына аска таба! Тарих
дәреслекләрендә Суворовның армия белән Альп таулары аша чыгуны
сурәтләгән рәсем бар бит, без дә шундагы шуып төшүче солдатлар кебек
иде. Шул рәсемне берәр кайда күрсәм, гел шул чак искә төшә.
Аллаһ рәхмәте, егыла-мәтәлә шуып төшсәк тә, беребез – бер имгәнмәде шул
вакыт. Әмма алда нәрсә көткәнне белмәгәнмен. Яңгыр үтеп, без юынып, хәл
алып капка төбенә чыксам, урам тулы халык, барысы кайгыда.

– Миннехәй абый кызын яшен суккан!
Бөтен кеше телендә шул гына сүз. Миннехәй абый Мөбарәкшин кызы Әлфия
авылда иң матур кыз иде. Әлфиягә 18 яшь була, ул 1947 елгы.
Ул көнне тагын бер кызны яшен суккан булган.
– Әлфия белән бергә булганнар, куркудан егылган булганмы, белмим, аны
юеш балчыкка тәгәрәтеп аңга китергәннәр дип ишеткән идем, – диде Урта
Шөн авылында яшәүче Сания ханым Бәдретдинова, алда сөйләгәннәргә өстәп.
– Без ул көнне фермада эшли идек, яңгырдан ышыкка кереп качып тордык.

Капкунов бай
Мостафидә апа дәфтәрендә бу якларның элекке бае Капкунов турында да бер
хатирә бар. Ул күршеләрендәге мәрхүм Закир мулла Сафин белән бәйле. Бу
турыда Закир мулла килене Вәсилә апа Закированың үзеннән сөйләтик.
Вәсилә ханым күршесе Мостафидә апаның хәлен белергә кергән чакка очраттым.
– Без бер өй эче кебек яшибез, – диде Мостафидә апа, күршеләре белән бик
риза булып. – Җиләккә дә алар мине алып бара, башка кирәк җиргә дә.
– Безнең әти – Закир мулланы бик гадел кеше иде дип искә ала халык, –
дип башлады Вәсилә апа Капкуновка бәйле истәлекне. – Әти сөйләве буенча,
Капкунов бай, берсендә, бик нык авырып киткәч, әтине, ул чакта әти анда
эшләгән булгандыр инде, чакырып ала. Бер агач төбенә күмелгән чүлмәкме,
комганмы шунда, төгәл әйтә алмыйм, күмелгән булган икән, шуны табып алып
керергә куша. Әти кушканны үти. Капкунов савытны ачып карый да, син,
Закир, беркайчан да баемассың, ди. Чүлмәктә алтын була, ул, әти,
кызыгып, яшертен генә алтынын алыр дип уйлагандыр инде. Сүз уңаеннан
әйтергә кирәк, Капкуновны мәрхәмәтле кеше булган диләр.
Әтинең кеше әйберенә тимәгәнлеген колхозны миллионер иткән рәис Таһир
ага Галиәхмәтов та белә иде. Ул елларда ашлык көшелдә килеш басуда кала
торган була. Сакларга әтигә әйтә. Әти шулчак көшел түгел, бер уч ашлык
уып та алып кайтмый.

Истәлек дәфтәре
Авыл җирендә элек-электән теге яки бу хәл булганда өшкерү белән дә
давалаганнар. Өшкерүнең матур үрнәге булып түгәрәкләп язылган Ясин
кулланып өшкерү тора. Мостафидә апа Ясинны түгәрәкләп язу белән дә
шөгыльләнә. Авылда егермеләп кешегә язып биргән инде.
Мостафидә ападан берсен Казанның Шамил мәчетендә хезмәт куючы Мәхмүт
хәзрәт тә соратып алган.
– Түгәрәкләп язылган Ясин үрнәген элек Нократ Аланында яшәгән Асия
исемле хатында күргән идем, ак тукымага язылган, күчереп алдым, – диде ул.
Элек ак тукымага язганнар, әмма аны тукымага язу бик авыр. Мостафидә апа
Ясин сүрәсен кәгазьгә язып, полиэтилен белән төреп, кырыен атлас тасма
белән теккән. Болай иткәндә укырга да, йөртергә дә җайлы.
Мостафидә апада таң суы алу тәртибе дә бар, аны авылдашы Рәйсә
Шәйхетдиновадан язып алган.

– Фытыр сәдакасы догасын Сәгыйдә ападан күчердем, – диде ул, дәфтәре
битләрен барлый-барлый.
Һәм тагын бер бик кадерле истәлек. Дәфтәрендә сугышка киткәч язып салган
Габделхәй мулладан килгән мөнәҗәт.
– Габделхәй мулла, атасының исеме Фәсхетдин, сугышта һәлак була. Хатыны
Миннебану дүрт бала белән тол кала, соңрак без кодачалар булдык.
Кайчагында мине кунарга чакыра иде, шул чагында язып алынды, – диде ул
кадерле ядкарь турында.

Авыллар тарихы ул менә шундый, бер карашка мөһим дә булмаган кебек
вакыйгалардан тора, әмма шуларның берсен генә дә искәрми калсак ул инде
тулы булмый. Әйдәгез, хәтерләрне барлыйк. Сания апа Бәдретдинова белән
сөйләшкәндә кечкенә чагында күршеләрендәге бер әбидән ишеткән хикмәтле
сүзләрне исенә төшерде.
– Авылда бөтен кешенең сараен йөреп чыктым, берсенеке дә буш түгел,
дигән иде үл. Балачак акылым белән, ничек бөтен авыл сарайларын йөреп
чыга алды икән дип бик аптыраган идем. Еллар үтү белән төшендем,
һәркайсыбызның
гомер барышында төрле хәлләр була, тормыш шул хикмәт һәм гыйбрәтләр
бе-лән тулы вакыйгалардан тора да инде.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.
Автор фотосы.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*