tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мостай Кәрим повесте буенча фильм Татарстанда һәм Алтайда күрсәтеләчәк
Мостай Кәрим повесте буенча фильм Татарстанда һәм Алтайда күрсәтеләчәк

Мостай Кәрим повесте буенча фильм Татарстанда һәм Алтайда күрсәтеләчәк

Казанда «Татарстан киносы көннәре» башкорт режиссеры Айнур Аскаровның «Отряд Таганок» фильмы белән төгәлләнәчәк. Фильм Башкортстанның халык шагыйре, танылган язучы Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән.

30 августта Казанның «Мир» кинотеатрында Татарстан фильмнары күрсәтеләчәк һәм аны төшерүдә катнашучылар белән иҗади очрашу узачак. Фестиваль 24-30 августта уза.

«Яңа башкорт киносы» төркеме хәбәр иткәнчә, фильм шулай ук Алтайда, Шукшин кинофестивалендә күрсәтеләчәк. Ул 22 ел дәвамында «Әхлаклылык — Хаклык» шигаре астында уздырыла. Жюри рәисе Россия кинематографистлар берлегенең җаваплы секретаре һәм «Киновек» продюсерлык үзәге генераль директоры Михаил Калинин булачак.

Шулай ук оператор-куючы Алишер Хамидходжаев, режиссер һәм сценарий язучы Евгений Бедарев, Россия кинематографчылары берлегенең Алтай бүлеге рәисе Владимир Кузнецов, Алтай кинематографчыларының яшьләр үзәге җитәкчесе Дмитрий Шарабарин да фильмнарга бәя бирәчәк.

Фестиваль сентябрьгә планлаштырылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*