tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мулла» фильмын Чиләбе өлкәсендә тәкъдим итәләр
«Мулла» фильмын Чиләбе өлкәсендә тәкъдим итәләр

«Мулла» фильмын Чиләбе өлкәсендә тәкъдим итәләр

6 июль көнне Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә, Бөтенроссия “Рәсулев укулары” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында, «Мулла» (реж. Р.Фәзлиев, А.Галиаскәров) нәфис фильмында баш рольләр башкаручы Рамил Фәзлиев, Гүзәл Гафарова һәм фильмның идея авторы Марат Әхмәтшин Т.Миңнуллин пьессасы буенча төшерелгән картинаны тәкъдим итә.

Быел 7 тапкыр үткәрелүче конференция “Россиянең тарихы һәм бүгенге тормышында исламның роле” темасына багышланган. Чараны оештыручылар фикеренчә, “Мулла” фильмы конференциянең максат һәм бурычларына җавап бирә: XXI гасырда исламны социальләштерү, төрле мәдәниятләрнең рухи һәм идеологик мәсьәләләре алгы планга куела.

Белешмә: Бөтенроссия “Рәсулев укулары” фәнни-гамәли конференциясе күренекле мөселман мәгърифәтчесе Зәйнулла Рәсулев (1833-1917) истәлегенә багышлап үткәрелә.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*