tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мунчәлиләр кабат бәйрәмгә чакыра.
Мунчәлиләр кабат бәйрәмгә чакыра.

Мунчәлиләр кабат бәйрәмгә чакыра.

 

1 августа – Чүпрәле районы Мунчәли авылында кабаттан  гадәти “Авыл бәйрәме “ үтәчәк.  Оештыручылар быелгы чараны дини форматта булачак дип хәбәр итәләр. Шуңа да үткәрү көнен изге рамазан аеннан соң җомгага билгеләгәннәр. Бәйрәм көндезге сәгать 1дә “ҖОМГА НАМАЗЫ”, белән авыл мәчете каршындагы мәйданда башланып китә. Намаздан соң,   быел өченче  тапкыр  Мунчәли – укулары дигән фәнни-гамәли конференция дә булачак.  Әлеге конференциядә “Яшь буынны дини тәрбияләүдә татар милли гореф-гадәтләрен куллану”  – дигән темага фикер алышачаклар. (2014 ел Татарстан Республикасы Диния назәрәте тарафыннан  милли гореф – гадәтләрне торгызу елы дип игълан ителгән).  Әлеге чарага  Татарстаннан, Ульяновск, Чувашия, Нижгар өлкәләреннән  дин әһелләре, язучылар, профессорлар, академиклар чакырылган.

Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның  да  килүе көтелә. Чара  бәйрәм вәгазләре, мөнәҗәтләр, дини җырлар белән үрелеп барачак. Бәйрәмгә кайткан барлык кунакларны чарадан соң   корбан ашлары белән сыйлаячаклар. Ә кичке биштә бәйрәм   мәдәният йорты каршындагы мәйданга күчәчәк. Кунакларга татар эстрадасының танылган җырчысы  Фирдүс Тямаев үзенең группасы белән зур бәйрәм концерты күрсәтәчәк. Шулай ук, Нияз Җаләлов, якташларыбыз Алсу Әбелханова, Рәмис Аймәт, Чувашия Республикасының танылган “Мишәр” фольклор ансамбленың  чыгышлары төн уртасына кадәр дәвам итеп бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Оештыручылар әлеге чарага барлык якташларны райондашларны чакыралар.  Сату итәргә  килүчеләргә алдан ук кисәтеп спиртлы эчемлекләр, харәм ризыклар сату  катгый рәвештә тыелачак дип хәбәр итәләр.

Икенче көнне авыл зиратында “Изге ният көне” авыл халкы һәм бәйрәмгә кайткан  якташлар, кунаклар  ярдәме белән өмә оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*