tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул итү этабы озынайтылды
Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул итү этабы озынайтылды

Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул итү этабы озынайтылды

Премия ике елга бер тапкыр дүрт номенантка – 30 яшькә кадәрге талантлы яшьләргә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, яшьләр өчен һәм яшьләр белән эшләүче коллективларга, иҗат берләшмәләренә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән өлешләре, яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендәге югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашырганнары өчен бирелә. Нәтиҗәләр февраль аенда – шагырь Муса Җәлилнең туган көнендә ясалачак.

2018-2019 елларда Муса Җәлил исемендәге премиягә «Әлиф» спектаклендәге роле өчен «Алтын битлек» Россия милли премиясе лауреаты, биюче һәм хореограф Нурбәк Батулла (театр сәнгате өлкәсендә), Татарстанның атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен чыгарылыш укучысы Айдар Сөләйманов (музыка сәнгате өлкәсендә), язучы һәм галим Канәфи Бадиков (мәгариф өлкәсендә), шулай ук «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивален оештырган өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов һәм театрның әдәби-драма өлеше мөдире, «Нәүрүз» фестиваленең арт-директоры Нияз Игъламов (театр сәнгате өлкәсендә) лаек булды.

Бәйгенең нигезләмәсе белән ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Гаризалар 2021 елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар –катнашучыларның әсәрләре яки эшләре тикшерү Комитетына  түбәндәге адрес буенча тапшырылырга тиеш: 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 йорт, 302 офис, «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге».

Элемтә өчен тел: (843) 231-81-29, (843) 231-81-19, e-mail: [email protected]

minmol.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*