tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Музейга сәяхәт
Музейга сәяхәт

Музейга сәяхәт

Балаларны халкыбызның милли тарихи үткәненә, мәдәниятенә, музейларга карата кызыксыну һәм хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан,   Яңа Чишмә районының Зирекле лицееның башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары музейда дәрес-сәяхәттә булды.

Анда әби – бабайларыбызның кул эшләнмәләре, тормыш-көнкүрештә кулланган әйберләре урын алган. Кунакларны шулар белән таныштырдылар. «Музей – нәрсә ул?» дигән сорауга балалар үзләренең фикерләрен белдерде. Музей предметларына кагылышлы табышмаклар әйтештеләр. Мидхәт Газыймовның “Есть в деревне музей” китабы белән дә танышалар. Чарада 22 кеше катнашты.

Илсөяр Дәүләтшина

Яңа Чишмә районы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*