tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Музыкаль буфет. Илһам Шакировның туган көнен каршылап…
Музыкаль буфет. Илһам Шакировның туган көнен каршылап…

Музыкаль буфет. Илһам Шакировның туган көнен каршылап…

Кышкы кич. Каминда чытыр-чытыр каен утыны яна. Бүлмәдәге яктылык тонык кына, йомшак кына, җылы гына.. Өстәлдәге чынаяктагы лимонлы әфлисунлы чәй төсе агач диварга, кызгылт тәрәзә пәрдәләренә йөгергән төсле. Патефон тәлинкәсе бүлмәдә талгын гына хәрәкәт тудыра. Үтәкүренмәле, җыр тибрәндерә торган: “..кемне көтәсең таң саен ялгыз, әйт әле миңа, әй, шаян йолдыз…” Илһам абый җырлый.

Ул шундый гыйнвар киче булачак. Югарыда язылганнан аз гына аерыла – Илһам абый үзе килә. Туган көнен Калеб һәм филармония артистлары белән бергә үткәрергә. Кече форматта зур очрашу. Филармониянең җыйнак кына буфетында. Гөлнара Байназарова кичәгә көймәдә киләчәк, Ригина Вәлиева Вердидан бүләк белән, Георгий Ибушев ул кичтә зур сәфәргә кузгала, Ильяс Камал Сара Садыйкованы фокстрот биергә чакыра, Марат Николаев фортепиано белән Алмаз Монасыйповның хыялларын чакырып кайтара, аңа саксофон кушыла… Ә аңа шагыйрьләр.. Йолдыз, Рүзәл, Луиза, Эльвира, Булат, Эльнар, Рифат.. Нинди агым.. Илһам абыйга юнәлгән багышлау бу бүлмәдәге һәркемне үзе белән ияртә. Үз хатирәләре дөньясыннан илчеләр дә көтелә – Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Кадим Нуруллин.

Беренче. Бәлки бердәнбер дә. Бер кичә дә бер-берсен кабатламый. Кабатлап булмый да. Безнең мизгелләрне, һәркемнең кайдадыр эчтә, тирәндә, берәүгә дә сиздерми торган тибрәнешләрен бергә җыйган талгын агым. Җыр булып, сүз булып, музыка… Илһам абыйның калебле туган көне. Филармония. Буфет. 28нче гыйнвар. 18:00.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*