tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Надир Дәүләт юбилеен каршы алды
Надир Дәүләт юбилеен каршы алды

Надир Дәүләт юбилеен каршы алды

Күренекле татар галиме, Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче Мәрмәрә университеты профессоры, TASAM премиясе лауреаты Надир Дәүләткә 70 яшь тулды.

Исеме татар энциклопедиясенә һәм халык хәтеренә кергән милләттәшебез 1949 елда Маньчжуриядә дөньяга килгән булган. 1963-67 елларда ул Төркиядә Ислам Энциклопедиясе, 1967-71 елларда Анкарада Төрек мәдәнияте фәнни тикшеренү институты хезмәткәре буларак хезмәт куя, Төркиядә 1970-80 елларда нәшер ителгән “Казан” журналы мөхәррире буларак иҗатка чума, 1972-84 елларда Мюнхенда “Азатлык” радиосында Әхтәм Ибраһим тәхәллүсе астында эшли, 1984 елдан – Истанбулда Мәрмәрә университетында. Гомумән, 1982 елдан бирле ул фән өлкәсендә төрки халыклар тарихы буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Надир Ибраһим улы Дәүләткилденең (аның тулы исеме шулай) татар, инглиз, азәрбайҗан, төрек телләрендә басылган ике дистәдән артык фәнни китаплар авторы булуы, хәзерге вакытта да гыйльми даирәләрдә уздырыла торган чараларда актив катнашуы билгеле.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*