enrutat
Баш бит / Наилә Гәрәева: “Әтнә сәхнәсендә уйнау миңа бик зур дәрәҗә”
Наилә Гәрәева: “Әтнә сәхнәсендә уйнау миңа бик зур дәрәҗә”

Наилә Гәрәева: “Әтнә сәхнәсендә уйнау миңа бик зур дәрәҗә”

“Рәхмәтем театрга, Г. Камал театрына Әтнә театры бик кадерле, ул безнең туганыбыз, балабыз кебек; миңа бүген бик  күңелле, бик рәхәт: шушы сәхнәгә чыгып, сезнең каршыгызда, шушы рольдә уйнавым — минем өчен бик зур дәрәҗә.Чакырганыгызга да,  артистларга да,  бик зур рәхмәт, мин алар белән бик рәхәт иҗат иттем, тамашачыларыма да бик зур рәхмәт”.

Спектакль тәмамлангач, әнә шулай дип тамашачыларга үзенең күңел түрендәге хисләрен җиткерде Шәриф Хөсәеновның ”Әниемнең ак күлмәге” (“Әни килде”) спектаклендә Ана ролен башкаручы  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, РФ атказанган, Татарстанның халык артисты, якташыбыз Наилә апа Гәрәева.

Театраль сабантуй алдыннан Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры тамашачыларына тагын бер бүләк ясады: 22-23 июнь көннәрендә театрыбыз сәхнәсендә Шәриф Хөсәеновның ”Әниемнең ак күлмәге” спектакленең премьерасы булды. Әлеге спектакльне әзерләгәннәрен ишеткәч театр сөючеләр дулкынланып көтте. Шатланды да, борчылды да. Ана ролендә Әтнә театры куйган  һәр спектакльне карап барган якташыбыз, Г.Камал театры сәхнәсендә  Ана образын күп мәртәбәләр уйнаган мәртәбәле артистка  Наилә апа Гәрәева  буласын ишеткәч куандык, чөнки театрыбыз өчен бу мәртәбә. Борчылдык, артистларыбыз шул югарылыкта уйный алырлармы? Әсәр беренче карашка гади генә кебек күренсә дә, персонажларның эчке, каршылыклы дөньясын тамашачыларга җиткерәсе бар. 40 ел элек уйнала башлаган бу спектакльне карамаган калмады, телевизор экраннарында да күп мәртәбәләр кабатлап күрсәтелде. “Әни килде”нең ун телгә тәрҗемә ителеп, СССРның тагын кырыклап театры сәхнәсендә куелуы турында да мәгълүмат бар. Күптән түгел оешкан театр  артистларының уйнавы  бу фонда югалып калмасмы? Башкалар янәшәсендә Әтнә театры бу спектакльне куеп, үз сүзен әйтә алырмы? Менә шулай көттек без аны. Башлангач та тын алырга куркып карадык. Эчтәлеге дә таныш, ә без бөтенләй таныш түгел спектакль карагандай сәхнәгә төбәлдек.

Байлык авыр чакта сынала

Ананың төпчек улы Сәйяр ( Фаяз Хөсәенов) сөйгәнен күтәреп сәхнәгә керә. Риммага (Гөлинә Шәйхи) карап туялмый. Алар рестораннан качып фатир хуҗасының өенә кайтканнар.  Яңа тормыш башларга җыенулары. Матурлар. Башкаларга әйтмичә генә өйләнә Сәйяр.  Әнисенең  фатихасын алмый гына, туганнарына да  әйтми генә.  Моның шулай икәнлеге  диван алып, туганнары яшьләрне никах белән  котларга килгәч кенә билгеле була. Бүгенге көндә болай тормыш башлаучылар җитәрлек билгеле, әсәр язылган 1968 нче елда да булган икән бит, әхлагыбыз бүген генә какшамаган. Хәзергене кабул итә алмый интегәбез, һәрнәрсәнең төбе тирәнгәрәк китә шул. Югыйсә, яшьләрнең үз тормышы, гаепләп тә булмый. Үз балаң шулай өйләнсә…-  автор менә шулай образларны кискен фикер каршылыкларына куеп, аларның эчке дөньясын конфликтлы ситуацияләр аша ачып, замана чишелешен эзләтә.

Туганнары килеп кергәч, Сәйяр үзе дә  югалып кала, каян белгәннәр. Тугыз туганы да килмәсә дә, Максуд абыйсы (Таһир Габидуллин), хатыны Саймә (Лилия Мөхәммәтҗанова), Ислам абыйсы (Марат Хәбибуллин) хатыны Расиха (Рәзинә Заһидуллина), кызлары Рәйхан (Зәринә Заһидуллина), Инсаф абыйсы (Зиннур Һадиев) килгән әнә. Алары алар, күрше кызы Гөлсем (Фәнзилә Гыйльметдинова) белән  әнисе (Наилә Гәрәева) дә килеп кергәч, Сәйяр югалып калды, уңайсызланды да кебек. Намус дигәнең бар әле. Туганнарның бердәмлеге куандыра,билгеле, онытмаганнар бит энеләрен. Әйтмәсә дә килгәннәр. Туган-туган инде,  һәрчак кирәк. 90 яшьлек бабай (Камил Бәйрәмов) әйтмешли, туганнар — байлык.  Менә шул байлык авыр вакытта сыналганын автор яхшы сеңдерә.

“Сиңа яшисе”

Спектакльнең эчтәлеге катлаулы түгел. Ананың балалары зур үсеп, кеше булганнар,төрлесе төрле якта тормыш корганнар. Ул гына авылда берүзе  яшәп ята. Кар яуса көри. Бик каты явып, күмелеп калган очракта күршеләре казып чыгаралар.  Балалары аны, әлбәттә, онытмыйлар: посылка җибәреп, хат язып торалар. Яман шеш авыруы көчәйгәч күрше кызы аны балаларына алып килә. Казан буйлап улларын эзләп йөргән ана өчен йөрәк кысылып- кысылып куя. Икесен эзләп таба алмагач, өченче улына киләләр. Ә  анысы өйләнгән. Әлбәттә, бу турыда ана белми, чөнки аңа хәбәр итүче юк. Тик ул кызмый, “Ник миңа әйтмәдең”,  дә дими. “Улымны яраткан кызны мин кабул итәм”, дип муенындагы гәрәбә -мәрҗәнен салып, килене Риммага киертә. “Киленнәрдән бәхетем бар минем, берсенең дә авыр сүз әйткәне юк”, дип өстәп тә куя.

Тамашаның үзәгендә —  Ана образы. Җыелма образ булгангадыр әни кешенең исеме дә юк. Ул барлык әниләрдәге уңай сыйфатларны үзенә җыйган. Сабырлыгы, көчлелеге хәйран калдыра. Сызлануларга түзә алмаган бер вакытта үзенә ясаласы уколны да сугыштан яраланып кайткан, төннәрен киселгән аягынынң тәпи бармаклары сызлаган улы Инсафка бирә. Бәлки, сабырлыкка да чик кирәктер, әниләренең сызланганын, елап-сыкрап ятканын күрсә, улы да ананың соңгы юанычы булган уколны алмас иде. “Сиңа яшисе”, — ди ул улына. Ә үзенең ничек  авырганы үз-үзен тотышына чыккан, моны Наилә апа Гәрәева хәтта сөйләменең интонациясен үзгәртеп тә бирде. 

300 йомырка кадерлерәк

Тик бармы бу түземлекнең-чыдамлыкның кадере. Беренче карашка бар кебек. Барысы да “Әни килде, дип сөенеп аны кочаклый башлыйлар.Тик  балаларның 300 йомырка өчен күбрәк сөенгәнлекләрен Рәзинә белән Марат шул дәрәҗәдә оста итеп аңлаттылар. Расиханың йомырка санап ялгышуы, Исламның ахыр чиктә йомырканы чемоданы белән күтәреп алып кайтып  китүе бик ачык күрсәтте. Азрак нәфрәт тә уятты, Марат белән Рәзинәнең шул дәрәҗәдә оста уйнаулары сокландырды да. Миңлекамал образын иҗат иткән Рәзинә димәссең. Рәйханны (сөбханалла дип карадык)  әбисе алдында күргән эпизод та аның осталыгы чагылышына бер дәлил. Ананың “Арттырып җибәрәсез”, дип үзенең баласын күтәреп, 50 кмдагы больницага җәяү баруын сөйләгәндә Расиханың  тыңлавы, ул баланың ире Ислам икәнлеген белгәч,  йомшап,  күңеле нечкәреп куюын да тамашачы күрми калмый.

Олы килен Саймәне уйнаучы Лилия Мөхәммәтҗанованың сәхнәдә яшәве дә сокландыра. Булса булыр осталык, ничә төргә генә керми ул, йөз чалымнарын уйнату,килеш-кыяфәт, үз-үзен иркен тотуы, әйтәсен әйтеп, бик оста итеп төрттереп  куюы — барысы да тормышчан. Аның кешелек дәрәҗәсе дә  башкаларга караганда югарырак.  Ире Максуд та миһерлерәк. Таһир абый Габидуллин аны әнә шулай җиткерә алды. Тик уллары Альфред (Раил Сәләхиев) – аларның төп борчулары. Бер җирдә дә эшләми, хатыны киткән, шуның өстәвенә кеше саен акча җыя. Җилбәзәк булып хәтердә калды.

Инсаф – Бөек Ватан сугышы инвалиды. Зиннур Һадиев бу рольне җиренә җиткереп, бөтен шартын китереп уйнады. Җан әрнүе тамашачыга да күчкән кебек булды.

Тагын баянчы егет  Айдар Вәлиев бар. Баянда оста уйный. Читтәрәк йөрсә дә, һәр вакыйгага карата үз фикерен йөз- кыяфәте белән белдереп барды. Сүзсез рольне дә шулай оста уйнап була икән дип сокландым.

Гөлсем ( Фәнзилә Гыйльметдинова) – каршылыклы фикерләр уятты. Мин анда үзем үскәндәге заманның  кыюсыз авыл кызын эзләдем ахыры. Кайбер сыйфатлары белән килешмәгәч, хәзерге замана авылына кайттым. Алай да тынычлана алмагач, аның урынына үземне куеп карадым, әби белән Казан әйләндем, һәм менә шушы “Җәһәннәм оясы”на килеп кереп,кыргыйлык, мәгънәсезлек,  мәнсезлек, оятсызлыкны күргәч, Фәнзиләне аңлаган кебек булдым. Гади генә кебек күренгән рольнең авырлыгы  иңемне басты. Ә Фәнзилә сынатмады.

“Ул карчык минем Анам!”

Ана образының тәрвияви роле дә бик зур. Бу спектакльне карап, яшәргә өйрәнеп була. Кешеләрне танырга да өйрәтә спектакль. Автор зирәклекне Ана белән Бабай образы аша бирә.  Искә төшерик:

күрше кызы ананың авыру икәнлеген, аны авылга җибәрергә ярамаганлыгын әйткәч, балаларның чын йөзе ачылды. Иң элек яшь килен үз фикерен белдереп:

Без карарга тиеш түгел аны, аңлыйсыңмы шуны, без карарга тиеш түгел. Без әле генә өйләнештек…  Нәрсә, әниеңә нәнкә кирәк булган өчен өйләндеңме миңа?   Ашыйсың ашаган, яшисен яшәгән… — ди ул Сәйярның үзен больницага барырга чакыруына.

 Егетнең әнисен больницадан хатыны белән бергә алып чыгасы килә. Өйләнергә фатиха сорамаса да, әнисе аңа кадерле.

Римма, ничек оялмыйсың, син мине җәберлисең. Ул карчык минем анам… — ди ул.

Ахыр чиктә түзеп бетерә алмыйча, хатынының яңагына да сугып җибәрә. Яраткан кешеңә сугуның ничек авыр икәнлеген, шул ук вакытта үзенең ике ут арасында калуын Фаяз Хөсәеновның уйнавыннан аңладык. Үзәк өзгеч тавыш, хис, кыяфәт —  күңел чагылышы.  Башланганда чибәр дип сокланып утырган Римма-Гөлинәне дә соңрак күрәсе килми башлады. Тыйнак кына бу кыздагы усаллыкны, астыртынлыкны кабул итә алмый алҗыды күңел. Ничек татар кызында шуның кадәр каршылыклы сыйфатлар яшеренгән. Әле бит аның бала үстерәсе бар. Ә ул ирен гафу үтендереп, тезләндермәкче була. Уйнарга да кирәк бит, ә Гөлинә уйный  алды.

Бабайның киңәшен һәр хатын-кыз  отып калгандыр.

Нәрсә дип беләсең син   тезләнеп гафу үтенүне, бер ияләнгәч чүп тә түгел ул. Син иреңнең андый булуын теләмә, чын ир булсын ул, син хатын була бел…,- диде  аңа Камил-бабай.

 Килене Зөләйха ( Сылу Бәйрәмова)ның гомере буе авыру каравын да сөйләде. Моны ул туганнар бергә җыелгач, “Әнигә Зөлхиҗҗә чишмәсе суын эчерә алмадык, күңелдә калды, — дип, гыйбрәт алмаслармы болар дип тә әйтеп куйды. Теләген генә үти алмау да гомер буе үкендергәнен аңлатты. Сокланырлык итеп уйнады Камил абый.

 Кызы Гөлчирә (Алсу Мусавирова) бик алып китәсе, Ислам- Марат абыйсы “Алып кит, честе дә, дәрәҗәсе дә сиңа булсын, алып китеп кара”, дигәч әйтте бу фикерне. “Ташкентка кадәр юлны күтәрә алыр микән?”- дип сорады ул.  Йомшак күңелле кыз бала булып истә калды Гөлчирә-Алсу. Риммага Саймә-Лилия:

Сиңа кем карарга кушкан аны, безнең әни бик кадерле ул, синнән башка да караучы табылыр, аның тугыз баласы бар…, — дисә дә,  Ана фатир хуҗасының өендә калды. Килене эштә чакта аңа 90 яшьлек бабай күз-колак.

Кара киленнәр нинди бабай, ирләрен яраталар, ә ул ирләрне үстергән әниләрне юк…- дигән җөмләне дә әйттерә автор Максуд авызыннан.

Хет берсенең азрак күңеле йомшамасмы дип  карый тамашачы спектакльне. Саймә белән Максуд “Фатир алдык,әни, үзебездә торырсың”, дип килгәч, азрак йөрәккә җылы да кергән күк була. Тик Ана  бармады. “Куркак булмагыз, куркак кеше анасын да, илен дә сата”, дип васыятен әйтеп,  бу дөньядан китеп барды.

Наилә апаның әкрен генә йомшак тавыш белән җанга үтәрлек итеп сөйләве, 2 пәрдә дәвамында кулдан кулъяулыкны төшермәде. 

Аягүрә алкышладык

Спектакль тәмамлангач та аннан чыга алмадык. Театрыбызның директоры Ленур Зәйнуллин сәхнәгә менеп, артистлар белән таныштырып, шушы рольне коллективның сүзен тыңлап башкарганы өчен, Наилә апа Гәрәевага рәхмәт әйткәндә бар тамашачы аягурә басып алкышлады. Башкача мөмкин дә түгел иде. Мәртәбәле артистканың Әтнә сәхнәсен үзенә зур дәрәҗә итеп кабул итеп, артистларыбызга рәхмәт әйтүен, өйрәнчек остазын уздырса, бу остазның зур җиңүе итеп кабул итте күңел. Бу үзара хөрмәт, артистларыбызга бүләк итеп бирелгән чәчкәләрдә чагылды. Г.Камал театры артистларының, ә алар күпләп кайткан  иде, күбесе – Зөлфирә Зарипова, Фәнис Җиһанша, Луара Шакирҗан, Люция, Йосыф, Фәрит Бикчәнтәевлар – якташларыбызның   артистларыбызга чәчкә бүләк итүләренә дә горурландык.

Шәриф Хөсәеновның бертуган апасының кызы Назар апа да бар иде залыбызда,  артистларга рәхмәтен әйтеп, һәркайсына китап бүләк итте ул. Казаннан ире Әсхәт абый белән туганының әсәрен сәхнәлештергән театрны кайтып күрәселәре килгән аларның. “Безнең Әтнәдә беренче булуыбыз, күргәнебез юк иде. Артистларның уйнавын  бик ошаттык, һәркайсына рәхмәт, спектакль гомерле булсын, үзләре исән-сау булсыннар. Шәриф абый куанып ятсын, без бик ошатып китәбез”, — диделәр алар.

Барыбыз да ошаттык. Сәхнә бизәлеше дә, музыкасы да, утларның куелышы да спектакльне бербөтен итте. Артистларыбыз, режиссерыбыз Рамил Фазлыев белән тагын бер кат горурландык.

Сүрия Мингатина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*