enrutat
Баш бит / Нәүрүз күңелләрне яңартсын
Нәүрүз күңелләрне яңартсын

Нәүрүз күңелләрне яңартсын

Яз быел иртә килә, ә Киров өлкәсе татарлары конгрессы аны, 15 март көнне
үк регионара «Нәүрүз мөбарәк бад!» бәйрәме  үткәреп, тагын да тизләтте.

Ботка бәрәкәте
Нәүрүз бүген татарларда яңарып кына килә әле, элек булганлыгы турында
галимнәрнең дәлилле фикерләре бар. Безнең якларда  җир бераз кардан
ачылгач,  калкурак җирдә тиз чыга ул, дәрә (зәрә)боткасы пешерү булган.
Бу каргалар килү вакыты белән туры килгәнлектән,  кайбер җирләрдә карга
боткасы дип тә йөртелгән. Күрше милләт кыш озатып мәш килсә, татарлар
язны каршы алганнар. Бу ел фасыллары бәйрәменә керә һәм яңа ел башы
буларак бәйрәм ителә. Нократ Аланы шәһәрендә Нәүрүз карга боткасы пешерү
белән бергә кушылып 2008  елдан бирле билгеләп үтелә һәм моны гамәлгә
“Кояш” татар җыры халык ансамбле һәм шәһәрнең “Ак калфак” оешмасы
җитәкчесе Рәйсә ханым Мөхәммәтшина кертте.
– Татарлар Нәүрүзне бәйрәм иткәнлекнең бер билгесе булып борынгы бәетне
мисалга китерергә була, – диде Рәйсә ханым. – Без аны бәйрәм саен
әйтәбез. Анда мондый сүзләр бар:
Хуҗа,эшең уң булсын,
Теләгәнең юш булсын,
Күңелләрең хуш булсын!
Безнең сүзләр шул сезгә,
Ни булса да бир безгә!
Юкса үпкә зур сезгә!
Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә,
Яшегез җитсен йөзгә!
Нәүрүз мөбәрәк бад!
Шаад бад, шаад бад!
Нәүрүз мөбәрәк бад!
Шөкер кылдым Ходайга,
Салаватым аларга,
Мөхәммәд Мостафага!
Бәеттә Аллаһы Тәгалә дип түгел, ә Ходай дип әйтелә, бу бәетнең бик
борынгы икәнлеген күрсәтә. Татар халкы ислам динен кабул итсә дә,
мәҗүсилек заманындагы бәйрәмнәрен югалтмый, аны булдыра алганча
яраклаштырып дәвам итә. Сабантуй шул ук исәпкә керә. Бу бәйрәмнәр дин
тыюына да бирешмәгән, чөнки алар  табигый. Дәрә боткасына килгәндә Шөн
ягы  авылларында, мәсәлән, бүген бик олы яшьтә булган әбиләр, кечкенә
чакта үзләренең таң беленмәс килеш букча асып йомырка, ярма җыярга
ашык- каннарын хәтерли. Дәрә боткасы пешергән көнне бу авылларда олы
яшьтәгеләрнең өйләренә, авыз итсеннәр дип,  ботка китерәләр. Шул ботканы
ашасаң, ел бәрәкәтле килә икән.

Күңелләрне җилкетеп
Нократ Аланына Нәүрүз дип җыелганнар өчен дә ел бәрәкәтле булыр, чөнки
алар өчен дә ботка пешерелгән иде. Бу ботканы җиде төрле ярма белән
гореф-гадәтенә туры китереп абыстайлар шурасы җитәкчесе Миннегаләм ханым
Дәүләтшина пешерде.
– Ни галәмәт, өйдә пешергәндә букадәр тәмле булмый! – дип мактый-мактый
ашадылар карга боткасын. Тамак- лары да ачыккан булгандыр, чөнки бәйрәм
җыр-бию-уеннар белән үрелеп барды.
Тамаша, әлбәттә, балалар чыгышы белән башланды. “Кояш нуры” балалар
ансамбле дәрә җыюны күрсәтте, ә Түбән Шөн авылыннан килгән Алинә
Гарәфиева Нәүрүзгә багышланган бик матур шигырь укып бәйрәмгә төс
кертте. «Победа» мәдәният сараеның «СЭМ» үрнәк эстрада вокалы студиясе
солисты Диләрә Гатауллина “Әткәй шикәр, әнкәй бал” җырын җырлаганда
«Пассаж» халык бию ансамбле татар биюе белән чыгыш ясадылар. Алинә белән
Диләрә күптән түгел узган “Татар кызы – нәни энҗеләр” регионара конкурс
җиңүчеләре. Иске Пенәгәр егете Илназ Мөбәрәкшинның скрипкада уйнавыннан
башка бездә бер генә чара да булмыйдыр инде. Илназ зур сәхнәләрдә уңышлы
чыгышлар ясаган бала, халыкара,  ил күләме үткән конкурс һәм
фестивальләр дипломанты.

“Кояш” белән Сасмак авылы “Сүнмәс дәрт” ансамбле (җитәкчесе Рафил
Хаҗиев) сәхнә түреннән төшмәделәр дияргә була. Күмәк һәм аерым җырлары,
дуэт, инструменталь музыка – барысы язга, яшәүгә мәдхия иде. “Кояш”
белән “Сүнмәс дәрт” чыгышларын халык һәрвакыт көтеп ала, алар тамашачы
өчен сәгатьләрләр буе ялыктырмый җырлый аладыр. Иске Пенәгәрдән килгән
“Агымсу” ансамбле (җитәкчесе Мөнҗия Гатаулина) күпләр өчен ачыш булды.
Алар бездә икенче тапкыр, икесендә дә ачык, чиста тавышлары таң
калдырды. Түбән Шөннән Фатыйма ханым Шаһапованың, “Ак калфак” җитәкчесе,
бездә беренче тапкыр чыгыш ясавы иде, ул башкару өчен  “Сарман вальсын”
сайлап, күңелләрне яулады. Сәвия Әхтәмова, Маһинур Хаҗиева, Дания
Ганиева җырлаулары, Фирдинант Мәхмурахманов белән Минзәлия Мифтахова
дуэты – тамашачы барсына көчле алкышлар белән рәхмәт белдерде. Марсель
Вәлиуллин баянда уйнап, Зур Сәрдектән Шәүкәт Хөсәенов гармун белән татар
йөрәген җилкеттеләр.

Татарстан кунакларына килгәндә, Кукмара районы Күкшел авылы “Агымсу”
гармунчылар ансамбле безгә генә түгел, үзләренәдә бик тансыктыр, чөнки
бу авыл агайлары шулкадәр популяр, гастрольләрдән кайтып керми диләр.
Әлбәттә, аларга көчле алкышлар!  Янил мәктәбенең ”Яшьлек”  укытучылар
бию коллективы һәм Зур Сәрдектән “Чәчкә” биючеләренә кушылып биердәй
булдык. Укытучылар ансамбле биергә чакырылгач, кемдер, ниш-ләп
безнекеләр болай итеп оешмый икән дип куйды. Укытучылар булгангамы,
тамашачы бигрәк җылы каршы алды аларны, хәер, осталыклары да  җитәрлек.
Нәүрүз “Победа” мәдәният сараенда үтте, татар чараларында,
һәрвакыттагыча мәдәният сарае коллективлары катнашты. “СЭМ” үрнәк
студияне, әйтеп үткән идем инде, “Полянка” хореография үрнәк студиясе
һәм “Чарли”  цирк үрнәк студиясе чыгышлары бәйрәм бизәге булды. Шулай
итеп, Нәүрүз зур матур концерт белән бәйрәм ителде.
Бәйрәмне кул эше осталары бизәде.

Яшегез җитсен йөзгә!
Шулай итеп без борынгыча яңа елны башладык. Казан галимәсе Фәнзилә ханым
Завгарова үзенең “Татарларда Нәүрүз бәйрәмен үткәрү үзенчәлекләре” дигән
бер язмасында, “ 1700 елга хәтле мөселман татарлары яңа елны фарсы кояшы
елы буенча хәмәл (март) аенда көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән 21 мартка
туры килгән вакытта башлаганнар” дип яза. Чыганак хезмәтләре авторының
берсе итеп ул күренекле татар тарихчысы, мәгърифәтче Шиһабетдин
Мәрҗәнине атый.
Яздан башланган яңа ел – Нәүрүз,  ул без хәзер каршылый торган, инде
ниндидер бер мәзәк күк,  декабрь ахыры-гыйнвар башы яңа ел белән
чагыштырганда аңлаешлырак, чөнки мәгънәле. Нәүрүз – табигать уяна торган
вакытка туры килә торган Яңа ел, ул бары тик яхшыга юралырга тиеш. Моны
истә тотып, Рәйсә ханым Мөхәммәтшина такмаклар ярышы игълан иткән иде.
Шарты буенча такмак сүзләрендә бер генә дә тискәре мәгънәле сүз булырга
тиеш түгел. Мисалга теләк теләүне алыйк. Авырмый яшәгез түгел, авыру
инде тискәре сүз, аны әйтүгә күз алдына хаста кеше килеп баса, ә сәламәт
булыгыз дию урынлы. Язма алдында китерелгән борынгы бер такмакка
игътибар итегез:
Хуҗа,эшең уң булсын,
Теләгәнең юш булсын,
Күңелләрең хуш булсын!
Яңа елның һәр көне үз ризыгы, үз куанычы, үз бәрәкәте, үз хәере белән
килсен дигән шигарь астындагы конкурс әле беренче тапкыр үтте. Монда иң
мөһиме кешенең күңеле белән бары тик яхшылыкка, уңай якка гына тартылуы.
Булсын бу әлегә Нәүрүз кысасында гына үткән шаярыш-ярыш, бары тик
яралгы, алга таба ул Яңа көндә яңача күзаллау, яңача яшәеш булып тишеп
чыксын, адәмнәр бары тик яхшылыкка омтылсын!

Бәйрәмне сый белән бар итүчеләр: Киров өлкәсе татарлары конгрессы рәисе,
“Молот-Оружие” машина төзүчеләр заводы генераль директоры, Киров өлкәсе
кануннар чыгару җыелышы депутаты Равил Нургалеев, абыстайлар шурасы
җитәкчесе Миннегаләм Дәүләтшина, ”Раздолье” кибете тотучы  эшмәкәрләр
Павел һәм Ольга Артемьевлар, Альберт Галиәскәров. Һәм иганәчеләребезгә
нәүрүз такмагы:
Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирдегез безгә,
Яшегез җитсен йөзгә!

Шәмсия ХӘЛИМОВА.
Автор фотолары.

«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*