tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт “Болгар мәдәниятләр диалогы. Волонтёрлык хәрәкәте: Россия һәм ислам дөньясы илләре тәҗрибәсе” видеоконференциясендә катнашты
Нәзарәт “Болгар мәдәниятләр диалогы. Волонтёрлык хәрәкәте: Россия һәм ислам дөньясы илләре тәҗрибәсе” видеоконференциясендә катнашты

Нәзарәт “Болгар мәдәниятләр диалогы. Волонтёрлык хәрәкәте: Россия һәм ислам дөньясы илләре тәҗрибәсе” видеоконференциясендә катнашты

6нчы августта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Болгар мәдәниятләр диалогы. Волонтёрлык хәрәкәте: Россия һәм ислам дөньясы илләре тәҗрибәсе” халыкара җәйге мәктәп видеоконференциясендә катнашты. Әлеге чарада Мәскәү, Казан, Дагыстан, Мисыр һ.б. волонтерлык хәрәкәтләре вәкилләре катнашты. Пленар утырышта “MislimVol” мөфтият волонтёрлык хәрәкәте тәҗрибәсе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова таныштырды.

Үзенең чыгышында Айгөл ханым Татарстан мөфтиятенең волонтёрлар белән эшләү тәҗрибәсе хакында сөйләп узды. Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтёрлары базасында меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның яше – 14 яшьтән 80 яшькә кадәр. Ел саен алар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дистәләгән социаль проектын оештыруда һәм уздыруда катнаша: традицион Республикакүләм ифтар, мохтаҗлар өчен гошер сәдакасы һәм корбан итләрен җыю һәм тарату, “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясе, “Экстремизмга юк!” айлыгы, “Ислам. Беренче адымнар” проекты һәм башкалар.

Болардан тыш, Айгөл ханым волонтёрлык эшендә тагын бер мөһим юнәлешне популярлаштыру һәм үстерү зарурлыгын билгеләп үтте: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү өчен ихтыярчылар җәлеп итү. Үзенең мөрәҗәгатендә Айгөл ханым халыкара җәйге мәктәптә катнашучыларны бу юнәлештә эшләү юллары турында бергәләп уйларга чакырды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*