tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт һәм Татарстан мөхтәсибәтләре “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Нәзарәт һәм Татарстан мөхтәсибәтләре “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Нәзарәт һәм Татарстан мөхтәсибәтләре “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Бүген, сәфәр аеның 9-нчы көнендә (26 сентябрь), ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» белем бирү акциясе уздырылды. Быел дөньяда коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында онлайн-режимда узды. Акциядә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук мөфтият хезмәткәрләре, нәзарәтнең оешмалары – «Зәкят» хәйрия фонды, «Хәләл» стандарты буенча комитет, «ДУМ РТ Хаҗ» хаҗ операторы, «ТР Вакфы» фонды, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчеләре һәм коллективлары катнашты. Татар телендә диктант язуда үзләрен Татарстанның барлык мәдрәсәләре һәм мәчетләр  хезмәткәрләре һәм шәкертләре дә сынап карады. Шулай итеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәте өченче тапкыр «Татарча диктант» язу мәйданчыгына әверелде.

Акциядә катнашучылар совет татар язучысы һәм журналисты Ибраһим Гази әсәреннән өзек яздылар. Диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*