tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт Казанда «Лекторий» ача: ачык лекцияләргә рәхим итегез!
Нәзарәт Казанда «Лекторий» ача: ачык лекцияләргә рәхим итегез!

Нәзарәт Казанда «Лекторий» ача: ачык лекцияләргә рәхим итегез!

Яңа сезонда «Яшь килен» исемен алган «Мөслимәләр мәктәбе» проекты белән беррәттән, мөселман яшьләренең «Фикерләшү клубы» да ребрендинг узды. Хәзер ул «Лекторий» дип аталачак. Исеме белән бергә проектның форматы да үзгәреш кичерә. Ай саен анда катнашучыларны күренекле спикерлар катнашында кызыклы ачык лекцияләр һәм фикер алышулар көтәчәк.

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында узачак беренче очрашу «Сак булыгыз: секталар!» дигән темага багышлана. Спикерлар булып ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгечләре чыгыш ясар дип көтелә. Алар секталар йогынтысыннан саклану юллары турында сөйләячәк. «Беренче лекциядән соң тыңлаучылар мәгълүматны дөрес кабул итәргә, хакыйкатьне ялганнан аера белергә өйрәнәчәк», –  дип билгеләп уза оештыручылар.

Очрашу 16 сентябрь көнне 18.30-да «Түбәтәй» ресторанында (Казан ш., Бауман ур., 47/9) уздырыла. Кунакларга кайнар чәй һәм өчпочмак әзерләнәчәк. Керү – ирекле. Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Оештыручылар чарада бары тик төгәл катнаша алсагыз гына теркәлергә киңәш итә, чөнки урыннар саны чикләнгән.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*