tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең Голамәләр шурасы 2020 елда Рамазан аен үткәрү тәртибе турында хәбәр итә
Нәзарәтнең Голамәләр шурасы 2020 елда Рамазан аен үткәрү тәртибе турында хәбәр итә

Нәзарәтнең Голамәләр шурасы 2020 елда Рамазан аен үткәрү тәртибе турында хәбәр итә

Шәгъбан аеның 10-нчы көнендә (3-нче апрельдә), онлайн рәвештә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы утырышы үтте. Көн тәртибендә быел — 2020 елда, республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, якынлашып килүче Рамазан-шәриф аен үткәрү белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Беренче чиратта голамәләр уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде: 24 апрельдә — уразаның беренче көне, 23 майда — уразаның соңгы көне, 23 апрельдә — беренче тәравих намазы, 24 майда — Ураза бәйрәме.

Татарстан өммәте өчен аеруча зур кызыксыну тудырган мәсьәләләрнең берсе — үз-үзеңне читләштерү режимы шартларында тәравих намазларын уздыру тәртибе (әлеге режим 2020 елның 30 мартыннан кертелде һәм ул 2020 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк). Шуңа бәйле рәвештә, голамәләр халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны бозарга ярамавын ассызыкладылар һәм тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булуны билгеләп үттеләр. Шулай итеп, бу төр намаз Татарстан Республикасы мәчетләрендә укылмаячак. Тәравих намазын уку турындагы карарны 23 майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга кирәк.

Алга таба нәзарәтнең Голамәләр шурасы нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен билгеләде. Утырыш нәтиҗәләре буенча, зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны 280 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум.

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Республикада, шул исәптән мәчетләрдә, җәмгыять белән ифтарлар үткәрү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне голамәләр элек кабул ителгән карарларга керттеләр. Билгеле булганча, 2020 елның 18 мартында расланган чаралар нигезендә, күпсанлы кешеләр катнашында мәҗлесләр үткәрү туктатылды. Әлеге мәҗлесләргә ифтарлар да кертелә.

Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазын уку хакында нәзарәт өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*