tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары тарата
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары тарата

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары тарата

Татарстан мөфтиятенең “Зәкәт” хәйрия фонды мохтаҗларны ризык белән тәэмин итүне дәвам итә. Шулай итеп, бу атнада азык-төлек җыелмалары 30 мохтаҗ кешегә – инвалидларга, берүзе яшәүче өлкәннәргә, ялгыз аналарга, күп балалы гаиләләргә бушлай таратылды. Моннан тыш, бүген, Зөлхиҗҗә аеның 17-нче көнендә (7-нче августта), тагын 10 кеше ашамлыклар пакеты алды. Җыелмада он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр һәм татлы ризыклар, макарон һәм чәй бар иде. Азык-төлек күчтәнәчләреннән тыш, фонд карамагында тәрбияләнүчеләргә нәзарәт тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен тапшырдылар.

Мохтаҗларга бу рәвештә ярдәм итү “Зәкят” хәйрия фондында республикада коронавирус пандемиясе аркасында үз-үзеңне чикләштерү режимы кертелгәч башланган иде, һәм булышу хәзер дә дәвам итә. Акча кергән саен ТР МДН-нең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек таратуны оештыра.

Бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 4817 7601 6652 0787 (Борһанова Майя Атамуратовна – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*