tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нияз Шәйхетдинов Удмуртия татарларында чын горурлык хисләре уяткан
Нияз Шәйхетдинов Удмуртия татарларында чын горурлык хисләре уяткан

Нияз Шәйхетдинов Удмуртия татарларында чын горурлык хисләре уяткан

Шушы көннәрдә Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьевның социаль челтәрендә пәйда булган яңалык Удмуртия татарларында чын горурлык хисләре уятты. Ул болай дип яза: “Бер ай элек 16нчы мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Нияз Шәйхетдинов социаль челтәрдә Ижау урамнарының берсенә Советлар Союзы Герое Закир Солтанов исемен бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Нияз мәктәптә әлеге герой турында инша яза һәм бу геройның язмышы белән шул хәтле кызыксына ки, эзләнү эше белән мавыгып, Закир Солтановның Удмуртиядә, Татарстанда, Украинада яшәүче туганнарын таба ул. Без аның фикерен хупладык”.

Әлбәттә, бу хәбәрне ишетүгә үк, Ниязның әнисе Альбина Шәйхетдинова (“Яңарыш” газетасында эшләде) белән элемтәгә кердем. Улым «Без срока давнос­ти» дигән иншалар конкурсында катнашырга булды. Тик “Соңга калдыгыз”, — дип, Ниязның иншасын респуб­лика этабына кабул итмәделәр. Инша темасында “Ветераннарның исемен ничек мәңгеләштерергә була?” дигән сорау бар иде. Без шәһәр урамнары аларның исемен йөртсә, онытыл­маслар дигән фикерне тәкъдим иттек. Нияз үзенең бу тәкъдимен шәһәр Башлыгы Олег Бекмеметьевка язды. Ул аның фикерен хуплады. Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау, урамнарның атамасын һәм исемен үзгәртү комиссиясенә чакырды. Шәһәр хакимиятендә Нияз чын имтихан тотты, дип әйтсәм дә дөрес булыр. Презентация ясады, комиссия әгъзалары биргән сорауларга җавап бирде. Аннан Ниязның тәкъдимен тавышка куйдылар. Комиссия әгъзалары бертавыштан хупладылар һәм Закир Солтанов хөрмәтенә шәһәрнең яңа төзелә торган урамнарының берсе аталачак, диделәр. Бу эш ниндидер дан-шөһрәт өчен эшләнмәде, бары тәрбия алымы. Нияз ир бала, шуңа күрә эшне башлагансың икән, азагына кадәр ерып чык, дигән әйтемнең мәгъ­нәсен аңлап үсүен телим, — ди­де Аль­бина Рафаиль кызы.
Альбина 5 ел элек “Яңарыш” газетасында эшләгәндә, Закир Солтанов турында үзе дә күләмле очерк язган иде. Шуннан соң “Яңарыш” газетасы һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе исеменнән шәһәр хакимиятенә геройның исемен Ижау шәһәренең бер урамына бирүне сорап хат юлланды. Тик ул чакта “Закир Солтановның Ижауга бер катышы да юк” дигән эчтәлектәге җавап килгән иде. Ниһаять, әлеге хыялны Нияз тормышка ашырды. Шәйхетдиновлар гаиләсе батыр милләттәшебезнең исемен мәңгеләштерүдә үз өлеш­ләрен керттеләр һәм моның өчен аларга зур рәхмәт. Бу җиңү — Удмуртия татарларының да җиңүе.

Кем ул Закир Солтанов? Белешмә: Кече Пурга районында туып-үскән Закир Солтанов сугышка кадәр Ижауда яши һәм эшли. 1942 елда үз теләге белән фронт­ка китә. Курск дугасындагы сугышларда катнаша. Яралана. Бигрәк тә Варшава өчен барган сугышларда аерылып тора. Лейтенант Солтанов Висла елгасы буендагы яуда зур батырлыклар күрсәтә. Әлеге батырлыгы өчен СССРның Югары Советы Президиумының карары нигезендә 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Җиңүне Берлинда каршы ала. 1946 елда Удмуртиягә кайта, 1952 елга кадәр мотозаводта эшли.

Рилия Закирова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*