tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар татарларыныӊ иӊ күркәм гаиләләләренең берсендә берьюлы ике юбилей
Нижгар татарларыныӊ иӊ күркәм гаиләләләренең берсендә берьюлы ике юбилей

Нижгар татарларыныӊ иӊ күркәм гаиләләләренең берсендә берьюлы ике юбилей

Нижгар татарларыныӊ иӊ күркәм гаиләләренеӊ берсе булган Алимҗан ага hәм Фәймә апа Орловлар быел ике олы юбилей билгеләп үтәләр. Беренчесе – икесе бергә уртак гаилә корып, 70 ел дәвамында тормыш сукмакларыннан бергә бару hәм бар мәшәкатьләрне бергә тарту. Ә икенчесе – гаилә башлыгы Алимҗан абыйга 90 яшь тулу! Әлбәттә, бу үрнәк гаиләне котлаучылар чиксез булды, Нижгар татарларыныӊ аларга карата хөрмәте зур, шуӊа күрә соӊгы вакытта алардан кеше өзелеп тормады.

Узган җомгада без дә Казаннан махсус килгән Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев белән Орловлар гаиләсенә – Богородск районына юл тоттык. Ул көнне hава торышы да бу гаиләнеӊ үзе кебек матур, җылы иде. Алимҗан абый белән Фәймә апа парлап каршы алдылар, шау-гөр килеп хәлләрне сорашкач, бүләкләребезне тапшырдык. Марс Рифкать улы Алимҗан абыйга Конгрессныӊ «За большие заслуги перед татарским народом» медален тапшырып, бик матур кулдан чигелгән түбәтәй бүләк итте. Без дә аларга татлы татар күчтәнәчләре, hәр иртә парлап чәй генә түгел, тәмле итеп кофе да эчәргә кофеварка тапшырдык. Аннан инде нәкъ татарча-мишәрчә пәрәмәчләп чәйләр эчтек, бик матур сөйләшеп утырдык.

Искиткеч, алар үзара бик матур әдәби телдә аралаша, Фәймә апа вакыт-вакыт Алимҗан абыйдан белгәнен дә белмәгән кебек сорый да, бик канәгать булып, шуларны кабатлый. Аларны күзәтеп утыру үзе бер рәхәт! Шушы яшькә чаклы бер-берсенә хөрмәт кенә түгел, яратуларын да саклый алганнар. Бу аларныӊ hәр хәрәкәтеннән, hәр сүзеннән сизелә, бер-берсенә дәшкәндә тавышлары да башкача аларныӊ. Тагын шунысы гаҗәп, алар бар нәрсәне төгәл хәтерлиләр, үз тормышларыннан да, Нижгар татарлары тарихыннан да бик күп вакыйгаларны истә тотып, безгә дә сөйләп күрсәттеләр. Бу гаҗәеп кешеләр белән аралашу безнеӊ өчен кечкенә бер бәйрәм, ыгы-зыгыдан онытылып, шау-шулы иҗтимагый тормышыбыздан бераз ял итеп алу булды.

Рәхмәт аларга, рәхмәт икесенә дә, алар белән 1990 елларда бергә татарларны уяткан, кузгаткан, берләштергән hәркемгә. Нижгарныӊ шундый татарлары булганга күӊел сөенә, әле дә алар бар, әле дә алар менә шундый тынгысыз, битараф булмаганга күрә, “Туган як” газетабыз яши, иҗтимагый татар оешмалары туып тора, ел саен сабантуйлар, мәдәни фестивальләр уздырыла һәм боларның барысының да башында шушы гаилә торган бит! Күренекле Хафизовлар гаиләсе бүлеп биргән акчаларга Фәймә апа Казанга чаклы барып, капчыкларга тутырып, поездларда алып кайткан милли костюмнарны әле дә кулланабыз!

Алимҗан агага hәм Фәймә апага шулай озын-озак еллар сау-сәламәт булып яшәргә, соңгы көнгә кадәр бергә булып, халкыбызныӊ хөрмәтен hәм бала-оныкларыныӊ игелеген тоеп гомер итәргә телибез.

Зилә АХМАДУЛЛИНА,

Нижгар Татар милли-мәдәни мохтариятенең

башкарма директоры урынбасары.

Түбән Новгород.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*