tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгарлар якташлары истәлегенә шахмат турниры үткәрде
Нижгарлар якташлары истәлегенә шахмат турниры үткәрде

Нижгарлар якташлары истәлегенә шахмат турниры үткәрде

Нижгар өлкәсе Сечен спорт комплексы бинасына Сергач, Сечен, Кызыл Октябрь һәм Пильна районнарыннан СССРның атказанган тренеры Рәшит Гибәт улы Нәҗметдиновның истәлегенә багышланган шахмат турнирына өлкәннәрдән һәм яшүсмерләрдән торган командалар җыелды.

Олы кунаклар арасында Сечен һәм Кызыл Октябрь районнарының җирле үзидарә башлыклары Алексей Кутырев һәм Халит Сөләйманов, өлкә татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, РНКАТНОның Уразавылдагы даими вәкиллеге җитәкчесе Илдус Абдуллин, җирле район Земство җыены депутаты, Сечен агротехникумы директоры Вафа Айсин, Россия Федерациясенең атказанган физкультура хезмәткәре Зәки Валемеев, Сечен районының хөрмәтле гражданины Юрий Шекуров һәм Красный Остров авылы китапханәчесе Кадрия Армиханова бар иде. Турнирны бөек шахматчының авылдашы, Краснай авылы администрациясе башлыгы Максут Алимов тантаналы рәвештә ачып җибәрде һәм кунакларга сүз бирде.

Алар Рәшит Нәҗметдиновны күп яктан җылы сүзләр белән искә алдылар. Кадрия ханым Армиханова Рәшит Гибәт улының тормыш юлы турында кыскача сөйләп үтте.

Аннары түгәрәк система буенча 3 турдан торган шахмат турниры башланды. Яшүсмерләр арасында беренчелекне Сергач командасы яулады, икенчедә Сечен, өченчедә Кызыл Октябрь командалары булды. Ә өлкәннәр арасында җирле команда җиңеп чыкты, икенче-өченче урыннарга сергачлылар һәм кызыл- октябрьлылар лаек булды.

Ике категориядә дә гомум команда нәтиҗәләре буенча Сергач командасы җиңүче дип табылды, икенчедә Сечен, кызылоктябрьлылар өченче булды. Пильна районы данын яклап килгән Сафаҗай авылы шахматчылары актив катнашучылар буларак билгеләнде.

Беренчелекне алучы ике команда Сечен районы хакимияте тарафыннан исемле кубоклар һәм дипломнар, призлы урыннарга ирешүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Гаяр Хәсәнов һәм Илдус Абдуллин үзләренең иҗтимагый оешмалары исеменнән бүләкләр алып килгән иделәр. Халит Сөләйманов, үз чиратында, актив катнашучыларга һәм “җиңүгә омтылучы” дип табылган Кече Рбишча мәктәбе укучысы Нуршат Хәйретдиновка бүләкләрен тапшырды.

Турнирдан соң оештырылган табын артында Кызыл Октябрь районы командасы җитәкчесе Мирсат Диянов һәм тренеры Камил Хәйретдинов ярышларның әйбәт оештырылуын югары бәяләделәр, киләчәктә дә шундый чараларга җыелырга теләкләрен белдерделәр.

Турнирның төп иганәчесе һәм оештыручысы Максут Алимов РНКАТНО, өлкә татарлары конгрессы һәм Краснайдан “Якубов В.А.” КФХсы исемнәренә материаль ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтле.

* * *

Белешмә: Рәшит Гибәт улы Нәҗметдинов 1912 елның 15 декабрендә Казакъстанда урнашкан Актүбә шәһәренә Түбән Новгород өлкәсе Красный Остров авылыннан эш эзләп килгән ярлы крестьян гаиләсендә туа. Биш яшендә ата-анасын югалта һәм ерак туганнарында тәрбияләнә. 1921 елда, ачлык вакытында балалар йортына эләгә.

1922 елда өлкән абыйсы Кави энесен үз янына Казанга ала. 1930 елда мәктәпне тәмамлагач, Рәшит Казан химия-технология институтының эзләнү факультетына укырга керә. Язучы абыйсы кулга алынганнан соң, Одессада яши, аннары Казанга кайта. 1937 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Институтны 1940 елда тәмамлаганнан соң Кызыл Армия сафларына алына. Икенче Бөек Ватан сугышын “кече политрук” Нәҗметдинов Берлинда тәмамлый. Халыкара дәрәҗәдә шашка һәм шахмат остасы, СССРның атказанган тренеры, шахмат буенча биш тапкыр РСФСР чемпионы (1950, 1951, 1953, 1957, 1958 еллар), Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе. Татар телендә шахмат уены турында беренче китап авторы, ә Казан шахмат мәктәбе Рәшит Нәҗметдинов исемен йөртә.

«Сабантуй мәйданыннан – Олимпия уеннарына» дип аталган китап 17 спорт төрендә дан казанган 48 татар һәм Татарстан спортчысының язмышын колачлый. Әйтик, автор китапта данлыклы шахматчы Рәшит Нәҗметдиновны беренче битеннән таныта. «Һәр шахматчының бәхетле саны була. Рәшит Нәҗметдинов өчен андый сан — бишле. Ул биш тапкыр РСФСР чемпионы була, биш мәртәбә икенче урыннарны ала. Биш тапкыр СССР чемпионатының финалында уйный. Халыкара турнирларның бишесендә алгы урыннарга чыга. Дөньяның биш чемпионы белән уйнап, дүртесен ота, берсе белән уртак нәтиҗәгә килә», дип яза китап авторы.

Ришат Рамазанов, “Туган як”

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*