tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәре 2021 елдагы Федераль Сабан туена әзерләнә башлаган
Нижневартовск шәһәре 2021 елдагы Федераль Сабан туена әзерләнә башлаган

Нижневартовск шәһәре 2021 елдагы Федераль Сабан туена әзерләнә башлаган

Ханты-Манси автоном округының административ үзәге булган Нижневартовск шәһәрендә 2021 елда узачак Федераль Сабан туена әзерлек башланды, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте матбугат хезмәте.

Сабан туе Обь елгасы яр буенда оештырылачак, шулай ук бәйрәм программасы Үзәк стадион территориясендә дә барачак – анда көрәш ярышлары оештырылачак. Сәнгать сараенда Татарстан һәм җирле сәнгатькәрләр катнашында зур концерт тәкъдим ителәчәк.

2020 елда Федераль Сабан туе Мәскәүдә үтәчәк. Нижневартовск шәһәре башлыгы Василий Тихонов үз командасына мәскәүлеләрнең оештыру эшләре барышы белән алдан таныша торырга, тәҗрибә тупларга боерган.

Сабан туе көннәрендә шәһәрдә яңа мәчет тә ишекләрен ачар дип планлаштыралар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*