tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр
Нижневартовск шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

Нижневартовск шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая, ветераннар саны кими бара. Тик бу сугыш вакыйгалары халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак.

Бүген Нижневартовск шәһәрендә яшәүче татарлар Муса Җәлил һәйкәле янына җыелды, дип хәбәр итә Гөлчәчәк Фәтхулова. Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән милләттәшләребезне алар ел саен зурлап, олы ихтирам белән искә алалар.

Бәйрәм көне алдыннан ветераннар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Сәнгать осталары өлкәннәрне үзләренең музыкаль чыгышлары белән ял иттерде. Чарага балалар да күп килгән иде. Катнашучыларны солдат боткасыннан да авыз иттерделәр.  Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр, ди милләттәшләребез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*