tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәрендә татарның бөек шәхесләрен хөрмәтләп туган тел дәресе узды
Нижневартовск шәһәрендә татарның бөек шәхесләрен хөрмәтләп туган тел дәресе узды

Нижневартовск шәһәрендә татарның бөек шәхесләрен хөрмәтләп туган тел дәресе узды

Нижневартовск шәһәрендәге 11 нче номерлы мәктәптә татарның бөек шагыйрьләренә багышланган дәрес узды. Әлеге мәктәпкә туган телен өйрәнергә теләүче, шәһәрнең төрле уку йортларындагы балалар йөри.

Дәрес журнал формасында оештырылган иде. Балалар башта туган якка, гаиләгә, укыган мәктәбенә мәхәббәт турында сөйләште. Нижневартовск – күпмилләтле шәһәр. Шуңа күрә бер-береңне хөрмәт итәргә, башка милләт вәкилләренә карата да игътибарлы булырга кирәк, дип фикер алыштылар.

Алга таба сүз Габулла Тукайга күчте. Укытучылары Гүзәлия Нурфәезовна шагыйрьнең авыр тормышы, иҗаты хакында сөйли. “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип аталучы викторина да уздырдылар.

Журналның чираттагы бите Бөек Ватан сугышына багышлана. Яу кырында ятып калганнарны балалар бер минут тынлык белән искә алды. Муса Җәлил батырлыгы хакында да сөйләшәләр. Рафаэль Мөхәммәтҗанов “ Патриот” та музей ачылу, Җәлилгә постамент куелу хакында сөйли. Нижневартовскка килгән нефтьчеләр заманында шәһәрдә барлыкка килгән беренче урамга да герой шагыйрь исемен биргән.

Быел Нижневартовскта беренче тапкыр “Җәлил укулары” оештырылды. Балалар шагыйрь иҗатыннан үз күңелләренә хуш килгән шигырьләрне укыды. Һәм дипломларга лаек булдылар.

Дәрес-журналның чираттагы битен укытучы Нижневартовск шәһәренә багышлый. Укучылар үзләре яшәгән шәһәр хакында, анда яшәүче кешеләрнең үзара дус булуы, бер-береңне хөрмәт итәргә кирәклеге турында сөйләште.
Журналның чираттагы битен балалар сезгә язасы. Аның нинди булуы сездән торачак, дип төгәлләде дәресне укытучылары Гүзәлия Нурфәезовна.

Рафаэль Мөхәммәтҗанов
Нижневартовск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*