tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск Урал Федераль округындагы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләренең җыенына әзерләнәләр
Нижневартовск Урал Федераль округындагы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләренең җыенына әзерләнәләр

Нижневартовск Урал Федераль округындагы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләренең җыенына әзерләнәләр

Нижневартовск шәһәрендә эшләп килүче Мөхәмәтҗанов Рафаил Рафкат улы җитәкчелегендәге иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты 5нче февраль көнне булып үтәчәк зур чарага әзерләнә.

Һәр елдагыча, Бөтендөнья татар конгрессы февраль аенда Федераль округларда татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең чираттагы җыенын уздырырга планлаштыра. Быел ул Татарстан Республикасының 100 еллыгын билгеләү кысаларында үтәчәк Урал Федераль округындагы татар милли – мәдәни җәмгыятьләре вәкилләренең җыены 5нче февраль көнне ХМАО-Югра төбәгенең Түбән Варта(Нижневартовск) шәһәрендә уздырылачак. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының һәм төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмаларының 2019нчы елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, 2020нчы елга максатлар билгеләү көтелә. Әлеге чарага Казаннан Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, башка күренекле шәхесләр киләчәк.

Бу турыда безгә ХМАО – Югра Төбәк татар милли – мәдәни мохтарияты рәисе Таһир Габделхак улы Саматов хәбәр итте.

Гөлчәчәк Фәтхулова

ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*