enrutat
Баш бит / «Нугайларның татар этногенезында катнашы зур»
«Нугайларның татар этногенезында катнашы зур»

«Нугайларның татар этногенезында катнашы зур»

Нугайлар — шул ук татарлармы? Аларның Урал буйларындагы роле нинди? Казан ханлыгы яулап алынганда нугайлар ярдәмгә килгәнме? Бу хакта тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков һәм Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев «Татарлар» тапшыруында сөйләде.

Ни өчен нугайлар турында сөйләшергә кирәк?

Нугайлар Идел-Урал регионында әһәмиятле роль уйный. Алар татарның гына түгел, башкортларның да этногенезын төзүдә катнаша. Тарих мәсьәләләренең төбенә төшү өчен, без бу турыда ныклы белемле булырга тиеш.

Узган ел икътисадчы, галим Рөстәм Гатауллинның интервьюсы чыкты. Аның бер кызыклы хатирәсендә Башкортстанда телләр турындагы закон бөтен республикалардан кала соңрак кабул ителгән дигән сүзләр әйтелде. Шул вакытта Башкортстанның депутаты Җәүдәт абый чыгып, «Татар теле дә дәүләт теле булсын. Ул минем туган телем», — дип әйтте. Үзе башкорт кешесе, кыргыз кабиләсеннән татар телле башкортларның күп булуын искәртте, шуңа күрә аларның телләре статуска ия булырга тиеш, дип аңлатты. Бу турыда белү өчен, безгә Нугай Урдасы турында сөйләшү кирәк.

Картадан карасак, Татарстанның көнчыгышында булган кабиләләр Башкортстандагы кабиләләр исеме белән туры килә. Гәрәй, кыпчак, кыргыз һ.б. ыруларын күрәбез. Иң кызыгы — Нугай Урдасының кабилә составына кереп карасагыз, сез шуларны ук күрә аласыз: мең, кыргыз, уйшын, кыпчак һ.б. Алар күптәннән барлыкка килгән кабиләләр.

Күп чыганакларда Идегәй үлгәннән соң, Нуретдин атлы улы Башкорт иленә чыгып китә, көнбатыш-себер ягына таба бара, шуннан соң ул үлә, диелә. Аның якыннары элекке Алтын Урда җирләренә күмәләр. Атаклы Идегәй нәселе — мангыт кабиләсе вәкиле, алар хәзерге Башкортстандагы Урал буеның бер өлешенә һәм Себер якларына хуҗа булган, шунда яшәгән.

Нугай Урдасы: Алтын Урдага нисбәте

Нугай Урдасын турыдан-туры Алтын Урданың варисы итеп карарга кирәк. Алтын Урда дәүләте ничек җимерелә башлый? Төрле ханнар бер-берсе белән көрәшә, җиңәргә тырыша, ләкин барып чыкмый. Һәркем үз җирендә кала.

Татар ханлыкларының һәрберсендә этногенезда «нугай» компоненты бар. Кайчак, барысын да нугайлаштыру да бар. Чынлыкта исә, нугай исеменнән генә карарга кирәк. Мәсәлән, Урта Азия тарафдарлары татарларны нугай дип атаган. Нугай — синоним буларак кертеп җибәрелә.

Нугай Урдасы турында сөйләшәбез икән, шул җирләрдә торган кабиләләрне белергә тиешбез. Төп кабиләләрнең саны унике-ундүрткә кадәр җиткән. Монда көнчыгыштан килгән кабиләләр дә бар. Мәсәлән, найман кабиләсе. Шуңа күрә кыпчаклар шуннан килгән булырга мөмкин. Иң кызыгы — мангыт кабиләсе үзе. Аның исеме «мең» яисә «миң» дигәннән килеп чыгу ихтималы бар. Алтын Урда эчендә «мангыт» юк, ә «миң» дигән кабилә исеме бар. Тагын бер факт: Уфа шәһәре һәм аның янындагы җирләр миң кабиләсе кулында булган.

Нугайлар — чынлыкта татарлар булганмы?

XVI гасырда нугайлар көчле булган вакытларында халкы миллионнан да ким булмаган. Алар көчәйгәч, элеккеге Алтын Урданың кайбер өлешләре нугайлар составына кереп китә. Төрле кабиләләрдән торсалар да, рус чыганакларында «Татары ногайские» дигән язу очратабыз. Алар чыннан да татар булганнар, алар — Алтын Урта кабиләләре. Хәзер «нугайлар» — башка халык дигән сүзләр чыга. Алар стандарт Алтын Урданың варислары. Кавказда калган өлеше башка халыкка әйләнеп китә, ләкин аларның телләре, гореф-гадәтләре татарларга бик якын.

Әлмәт, Чирмешән якларында «Ногайская дорога, сторона» дигән атама дигәндә, Нугай Урдасының кисәкләре инде ул. Ул Казан ханлыгының өлеше була, ләкин мин болай уйлыйм: Казан ханлыгы нугайларга ясак җибәрә торган булган, бер өлешен Нугай Урдасына җибәргән. Әмма җир Казан ханлыгы кулында калган, нугайларга Камага кадәр килергә рөхсәт ителгән. Нугайлар Агыйдел, Кама буена килеп җиткәннәр, кайвакытта хәтта Нократны да кичеп чыкканнар. Шулай ук Пермь якларында да нугайлар булган.

Нугайларның төп җирләре: Иделнең сул ягыннан алып, Урал елгасына кадәрге территория. Аның төп өлеше шунда формалаша. Күчмә халык булганлыктан, алар күчеп йөргән.

Чынында, Нугай Казах ханлыгы белән дә нык бәйле. Казахлар күчмә халыкларны берләштерергә тырышкан. Нугайның төп кабиләләре Казахстан территориясенә карый.

Нугайлар бишкәкләрдән XVII гасырның башына кадәр ясак җыеп йөри. 1630 еллар башыннан гына нугайлар моннан бөтенләй китәргә мәҗбүр булалар. Аларны Иделнең уң ягына кысрыклап чыгаралар. Шул заманнан соң, нугайлар кире кайта алмый.

Иштәкләр + нугайлар = башкортлар

Юрматы шәҗәрәсе — борынгы шәҗәрә. Ул XVI гасырның I яртысында язылган. Аның эчтәлегендә мондый сүзләр бар: «Еллар начар килү сәбәпле, терлекләр асрарга мөмкинлек булмады, сансыз нугай күчеп китте моннан», — диелә. Иштәкләр нугайларга «безнең белән монда калсагызчы» дип мөрәҗәгать итә.

Өч йөз нугай кала. «Аннан соңгы калган нугайлар, соңыннан иштәккә әйләнделәр», — дигән сүз бар. Нугай белән җирле иштәк кушылып, соңыннан гына башкортлар формалаша. XVII гасырда гына киткән нугайлар биредә яшәгәндә кемнәр булганнар соң? Алтын Урда татарлары булганнар, Татарстанның көнчыгышларында, Башкортстан буйларында, аннары Пермьгә барып җиткәннәр. Шуңа күрә бу территориядә «татар» дигән зур компонент бар.

Татар теленең монда килеп чыгуы, татар укытучыларының укытып йөрүләреннән түгел, ә тамырдан ук килгән. Монда кыпчак, нугай кебек кабиләләр яшәү сәбәпле, бу территориядә тел баштан ук татар теле булып формалашкан. Мәсәлән, аны күренекле тел галиме Радик Сибәгатов бер хезмәтендә исбат та итте. Башкортстандагы көнбатыш топонимнар татар теленнән алынган. Алар борынгыдан килгән, беркем дә аны ясалма рәвештә кертә алмый. Шуңа күрә нугай дип сөйләшкәндә татарлар турында сүз алып баруыбыз турында истә тотарга кирәк.

Казан ханлыгы яулап алынганда нугайлар ярдәмгә килгән

Нугай милләтенең үзенә килсәк, анысы катлаулы мәсьәлә. Нугай милләте соңгы чорда формалашкан. Казан ханлыгы алынгач, нугайлар начар ситуациядә кала: коточкыч ачлык башлана. Сәяхәтчеләр өч йөз мең нугай калды, ди. Аннары алтмыш меңгә кала, Иделнең сул ягында биш мең нугай гына кала дип әйтәләр. Бу вакытта алар ачлыктан балаларын сата. Рус хөкүмәте белән союздаш булсалар да, ярдәмгә килмиләр. Шул заманнан алып нугайлар көчсезләнә һәм юкка чыгу ягына таба бара.

Көнбатышка таба чыгып киткән нугайлар Кырым ханлыгына керә, кайберләре Добруджа (Румыния) якларына күчеп китә. Нугайларның бер өлеше Кырым татарлары белән кушыла, шул сәбәпле, телләре дә үзгәреш кичерә. Кырымда булган дала татарлары — шул ук нугайлар алар. Ә Кавказда калган кечкенә төркеме аерым этноним саклап калып, хәзерге нугай халкына әйләнә. Халык саны — җитмеш мең чамасы. Телләрен үзләренә күрә саклаганнар.

Нугайлар Казан ханлыгында хезмәттә булганнар. Исмәгыйль мирза Казан ханлыгы руслар тарафыннан яулап алынганда ярдәмгә килмәсә дә, булышучы нугайлар булган. Әстерхан ханлыгыннан килгән өч мең нугай Казанны саклауда катнашкан, алар ахыргача сугышкан. Исән калганнары Алабуга ягына чигенгән һәм шунда утырып калганнар. Әйтик, руслашкан татар профессоры Борис Ижболдин шул нәселдән.

***

Нугайларның татар этногенезында катнашы бик зур. Татарстанның көнчыгышына киткән саен ул көчәя бара, анда эзләр бик нык. Хәтта XIX гасырда Чаллы шәһәрлеге турында язылган бер мәкаләдә Минзәлә шәһәре булган урында нугай ханы яшәгән, диелә. Башка мәгълүматларда да ногайларның шунда яшәүләре хакында әйтелә, бу материаллар юкка чыкмаган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*