tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурбәк Батулланың «Sak-sok» перформансы хореографлар конкурсында катнаша
Нурбәк Батулланың «Sak-sok» перформансы хореографлар конкурсында катнаша

Нурбәк Батулланың «Sak-sok» перформансы хореографлар конкурсында катнаша

«Алтын битлек» лауреаты, хореограф Нурбәк Батулла үзенең яңа эше белән Context. Diana Vishneva яшь хореографлар конкурсында катнаша. Бу хакта проектның администраторы Алена Батуллина хәбәр итте.

Конкурсны оештыручылар 100дән артык гариза арасыннан биш проектны сайлап алган. Тамашалар 14, 15 октябрьдә Мәскәүнең «Гоголь-центр» сәхнәсендә һәм 18 октябрьдә Санкт-Петербургта — Борис Эйфманның Балалар бию театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

«Sak-sok» перформансы шул исемдәге татар халык бәетенә нигезләнгән. Бәеттә ук аркасында талашып әниләре тарафыннан каргалган ике малай турында сүз бара. Алар кошларга әвереләләр һәм беркайчан да очраша алмыйлар. Әниләре дә каргышын үзгәртә алмый…

Перформансның солистлары — Нурбәк Батулла, Марат Казыйханов. Музыкант — Ислам Вәлиев, вокал — Татьяна Ефремова. Ут, медиа — Рәшит Османов. Перформанста катнашучы музыкантлар сэмплерда, думбрада уйныйлар, бәетне көйлиләр.

Авторларны перформанска Идел буе немецлары гаиләсендә үскән совет галиме Владимир Проппның тылсымлы әкиятләрнең тарихи тамырларын өйрәнгән китабы рухландырган. Галим фикеренчә, бөтен халыкларның тылсымлы әкиятләре бер структура буенча язылган. Аларда борынгы йолалар һәм ритуаллар шифрланган. Еш кына бу инициация ритуалы, ягъни, индивидуумның яңа үсеш баскычына күчүе.

«Заманча җәмгыять инициация йолаларыннан баш тартты. Әмма бездә рухи көч ихтыяҗы бар. Мөгаен, рухи көч эзләү — иҗат функцияләренең берседер. Без перформансыбызны борынгы бабаларыбыз белән элемтә ихтыяҗы булган яшьләр өчен инициация йоласына әверелдерергә телибез», — ди иҗатчылар.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*