tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур”да премьера кайчан булачак?
НУР Уфимский гос татарский театр в Уфе
НУР Уфимский гос татарский театр в Уфе

“Нур”да премьера кайчан булачак?

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында М. Багаев пьесасы буенча “Әтинең кызына өйләнәм” музыкаль комедиясенә әзерлек бара.

Матди хәлне яхшырту өчен, байлыкка кызыгып, балаларны өйләндерү темасы һәрвакыт популяр булды. Әмма мондый никах яшьләргә бәхет китерерме? Бәкер ничек кенә карышмасын, әнисенең улын бай кызга өйләндерү нияте көннән-көн көчәя. Тик уйламаганда язмыш аларның йортына көтелмәгән кунаклар алып килә. Бәкернең тормышы бер мизгелдә үзгәрә. Ул үзенә сеңел, иптәш, күптән көткән мәхәббәтен таба… Һәм әтисен югалта.

Премьера 9, 10 һәм 23 октябрьдә узачак.
Режиссеры – Илдар Вәлиев, Башкортстанның атказанган артисты.
Композитор – Урал Иделбаев, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Рәссам – Нурия Габидуллина, Башкортстанның атказанган рәссамы.
Костюмнар буенча рәссам – Наталья Степанова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Хореограф – Рәмизә Мөхәммәтшина, Башкортстанның атказанган артисты.
Тәрҗемә – Гөлнур Заһидуллина.
Видеоинсталляцияләр авторы – Х. Моратов.

Рольләрне башкаралар:
Сәлмән – Эльмир Газизуллин, Вилдан Мисбахов; Хәмдия – Рәсимә Гайфуллина, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы; Бәкер – Динар Тимершәехов, Риф Гобәйдуллин, Айнур Баянов; Фәтхия – Лина Ганиева, Ләйсән Алтынбаева; Шәфкать – Руслан Хисаметдинов, Риф Гобәйдуллин, Айнур Баянов; Гарифә – Айсылу Гомәрова; Сания – Лилия Таҗетдинова, Гөлназ Мөхәммәдиева, Башкортстанның атказанган артисты; Сафия – Чулпан Раянова, Илгизә Муллабаева; Әхмәт бай – Айрат Фатыйхов, Мәхмүт Фатыйхов, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты; Бибинур – Финә Вәлиева, Башкортстанның халык артисткасы; Гыйльминур – Резида Зарипова, Башкортстанның атказанган артисты; яшь Хәлимә – Гөлназ Кашапова.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*