tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Норлатта «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле премьерасы тәкъдим ителәчәк
Норлатта «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле премьерасы тәкъдим ителәчәк

Норлатта «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле премьерасы тәкъдим ителәчәк

Түбән Кама дәүләт татар драма театры «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында Норлат шәһәре һәм Норлат районы халкына Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле премьерасын тәкъдим итәчәк. Спектакльне режиссер Фиргать Гарипов сәхнәләштергән.

Түбән Кама дәүләт татар драма театры Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган гастрольләр турын башлый.

Спектакль 23 мартта Якты Күл авыл мәдәният йортында, 24 мартта шәһәр Мәдәният сараенда куелачак.

nurlat-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*