tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нью-Йоркта Американың иң зур Сабан туена әзерләнәләр
Нью-Йоркта Американың иң зур Сабан туена әзерләнәләр

Нью-Йоркта Американың иң зур Сабан туена әзерләнәләр

16 июнь көнне Нью-Йорк татарлары Американың иң зур Сабан туйларының берсен үткәрергә әзерләнә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына АКШтагы милли бәйрәмнәрнең даими алып баручысы Ильмир Әхмәтҗанов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бәйрәмгә 300-350ләп кеше җыелуы көтелә.
“Сабан туйда төрле уеннар, җыр-бию булачак. Бәйрәмгә Нью-Йорктан гына түгел, күрше штатлардан да кунаклар киләчәк”, – диде ул.
Бәйрәм Нью-Йорк шәһәренең “Америка татар оешмасы” тарафыннан оештырыла.
  • Сабан туйлары Америка Штатларында 1980-1990 еллардан ук үткәрелә.

Лилия Локманова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*