tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өчпочмак белән бәлешне төрекләр дә бик ярата»
Өчпочмак белән бәлешне төрекләр дә бик ярата»

Өчпочмак белән бәлешне төрекләр дә бик ярата»

Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез турында төрле тарихи чыганаклардан, китаплардан, газета һәм журналлардан күп укыганым, алар белән аралашканым  бар. Һәркайсы нәрсә белән генә шөгыльләнсә дә тырыш, затлы, укымышлы булуларына сокланырлык. Шундый якташыбызның берсе – Алсу ДАЛЬЯНның Төркиянең Әнкара шәһәрендә гаилә корып яши башлавына да ун елдан артык вакыт үткән. Бүгенгесе көндә Алсу ТРТ Төркия телерадиокомпаниясенең «Төркия авазы» радиосында татар бүлегендә алып баручы-тәрҗемәче булып эшли, ире Әхмәт белән уллары Мостафакәрим, Мөхәммәд һәм Сөләйманны тәрбиялиләр. Шушы көннәрдә ул туган якларына кунакка кайты. Татарстаннан читтә тормыш алып баруның үзенчәлекләре, балаларга милли тәрбия бирү нечкәлекләре хакында озак кына сөйләштек.

Алсу ханым, үзегез белән якыннанрак таныштырып китсәгез иде.

– Мин Татарстаннның ямьле Кама буйларында урнашкан Чаллы шәһәрендә туып-үстем. Әтием Габделхак – Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылыннан, әнием Рушания – Актаныш районы Яңа Кормаштан. Чаллыда татар-төрек лицеенда 3 ел белем алдым, төрек телен иң элек шунда өйрәндем. Чаллы дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетын тәмамладым. Төрек егетенә кияүгә чыгып, Төркиягә, Әнкара шәһәренә күчеп киттем. Бертуган Алмаз абыем татар-төрек лицеен тәмамлагач, 17 яшендә үк Әнкара шәһәрендә урнашкан Хажеттепе университетында белем алды. Төрек кызы Сөңгел белән танышып, гаилә корып, бүгенге көндә Истанбул шәһәрендә гомер итәләр, кыз бала үстерәләр. Бертуган апам Татарстанда яши, кияүдә, ике баласы бар.

Яшәгән җиреңне алмаштырып башка милләт кешесенә чыгу турында алдан уйламагансыңдыр да…

– Төркиягә 2003 елда гашыйк булдым. Әти-әни белән, икенче курстан соң, Әнкарада укучы абыемның хәлен белешергә дип сәфәргә чыктык. Истанбул, Әнкара, Анталия, Измир шәһәрләре белән таныштык. Аеруча Истанбул шәһәре мине әсир итте. Шул вакытта күңелемдә биредә урнашу теләге туды. Аллаһы Тәгалә шунда яшәргә насыйп иткәнгә әлеге уй күңелемә кергәндер һәм фәрештәләр «амин» дип торган, күрәсең.

Төркиядә белемне арттыру, телне баету буенча күп хезмәт куйгансың дип беләм.

– Әйе, төрек илендә яшәгәч, телне камилләштерергә туры килде. Төркиядә чит ил кешеләре өчен «Томер» исемле төрек телен өйрәтү буенча  курслары оештырылган. Әлеге курсларның дипломы бар җирдә дә кабул ителә. Мин биредә ике ай дәвамында телне чарлаганнан соң, имтихан тапшырып, дипломлы булдым. Бу чорны бик сагынып искә алам. Башка милләт вәкилләре белән якыннан танышу, дустанә аралашу, кызыклы әңгәмәләр кору мөмкинлеге биредә мөләем һәм акыллы мөгаллимәләребез тарафыннан оештырылган иде. Дини белем алу өчен Коръән уку курсларына язылдым. Әлеге курслар бар мәчетләрдә дә алып барыла. Биредә төрек кызлары белән якыннан танышып, дустанә аралаштык.

Җирле халыкның үз гореф-гадәтләре, йолалары, үз яшәеш кануннары… Аларга ияләшү авыр булмадымы, гаилә тормышында ул үзенчәлекләргә ничек ияләштең?

– Төрекләрнең татарлардан аермалы буларак, кайбер гореф-гадәтләре нык үзгә. Өлкәннәрнең кулларыннан үбү – олыларны хөрмәт итү санала. Дини бәйрәмнәрдә балаларга тәм-томнар, сәдака акчасы өләшенә. Дини бәйрәмнәр 3-4 көнгә сузыла. Рамазан гаетендә быел 9 көн ял иттек менә. Туйлар да берничә көн дәвам итә. Кыз сорау, сүз бирешү, ярәшү каралган. Аннан соң ике якта да туй кичәсе үткәрелә. Дини һәм рәсми никах рәсмиләштерелә. Туй кичәләре узгач, яшь кияү һәм кәләш туганнарына йөреп танышып чыгалар.

Хәрби хезмәткә чакырылган егетне озатканда артыннан су сибеп калалар. Юллары су кебек йөгерек булсын дип.

Тагын бер кызыклы йола истә калган. Бала беренче адымнарын атлый башлаганда алдына берничә әйбер куялар. Алар: йомырка, кайчы, алтын йөзек һәм Коръән. Бала атлап китеп аларның берсен сайлый. Алтын йөзекне алса –  ювелир, кайчыны сайласа – чәчтараш булыр диләр. Йомырканы кулга алса – ашамсак, Коръәнне сайласа – хафиз булыр дип ышаналар.

Бала туганда, сабый туу сөенече уңаеннан, туй көнендә яшьләрне котлап һәм шулай ук малайларны сөннәткә утыртканда алтын бүләк итү гадәте бар. Туган тиешле, хөрмәткә лаеклы кешегә бүләк итәләр.

Гадәттә, төрле милләт кешеләре гаилә корса, балага исем кушу, теге яисә бу йолаларны үтәүдә кыенлыклар туа. Сез бу мәсьәләләрне ничек хәл иттегез?

– Безнең гаиләдә бу мәсьәләләр буенча кыенлыклар тумады. Балаларга исемнәрне бергә куштык. Олысына кайнатам үз исемен кушарга теләде, каршы килмәдем. Исеме бик матур, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең икенче исеме ул. Аллага шөкер, өч улыбызга да пәйгамбәрләр исемен килешеп куштык.

Балаларны үз халкыңның теле, мәдәнияте, тарихы, йолалары белән ничек таныштырасың, аларда кызыксыну бармы? Туган телне ничек өйрәтәсең?

– Гаиләдә балалар белән татарча сөйләшергә тырышам. Татар телен яраталар. Туган якка еш кайтып торгач, онытмыйлар Аллага шөкер. Ел саен олыларын әти-әни янына кайтарам. Каникулларны зарыгып көтеп алалар. Монда дуслары да артты хәзер. Татар аш-суларына кечкенә чакларыннан ук ияләштердем. Өчпочмак, пәрәмәч, пилмән, бәлешне бик яраталар. Әнкарада күптән түгел «Өчпочмак бәйрәме»н уздырдык. Жырлы-биюле, күңелле узды кичәбез. Өчпочмак ясау ярышы да үтте. Бик ошады ул балаларга. Тагын ешрак оештырырга булдык андый чараларны.

Өчпочмак белән бәлешне төрекләр дә бик ярата, тагын кайчан пешерәсең дип сорап кына торалар. Үзләре дә өйрәнергә тели. Чәкчәкне дә үз иттеләр.

Чит җирдә үз телеңне онытмыйча саклауда иң мөһиме нәрсә дип уйлыйсың?

– Иң элек – туган телдә сөйләшү, аралашу. Татар китапларын, газет-журналлар уку. Тел бит ул пычкы кебек, гел кайрап торырга кирәк. Кайрамасаң, үткенлеге бетә. Татар радиосында эшләвемнең файдасы бик зур. Тормыш иптәшем дә татарча өйрәнде, балаларның татар һәм рус телен өйрәнүләрен тели.

Белүемчә, син Татарстан хәбәрләре, татар әдипләре, татар мәдәнияте яңалыклары белән даими танышып барасың.

– Татарстан хәбәрләре белән «Яңа гасыр» каналы аша танышабыз. Шулай ук, tatar-inform агентлыгын, turktatar h.б сәхифәләрне дә карап барабыз. Татар театрларын яратып карыйм, татар фильмнары да артты соңгы вакытта. Сарман районында яшәүче күршебез, академик, язучы Дамир абый Гарифуллиннын шигырьләрен яратып укыйм. Бүләк итеп китаплар җибәрә ул безгә. Балаларга тәм-томнарын, бүләкләрен дә җәлләми.

Әнкарада яшәүче татарлар белән еш аралашызмы?

– Татарлар белэн бик еш аралашабыз, дус кызлар белән кунакка йөрешәбез. Балаларыбыз бер-берсен белеп үсә, күрешүләрне көтеп алалар. Абыем гаиләсе белән дә башка шәһәрдә яшәсә тә, еш очрашырга тырышабыз.

Әнкарада «Иделия» исемле татар аш-сулары рестораны эшли. Хужасы Лилия Сабир – Чаллы кызы. Татар дусларыбыз белән анда да очрашабыз. Гали абый Акыш исән чагында аларның да хәлләрен белеп килә идек. Габдулла Тукай исемендәге урамда Татар җәмгыяте бинасы урнашкан. Татар кунаклары белән очрашулар шул бинада үткәрелә. Татар студентлары да үзара җыелыша.

Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?

– Буш вакытым әз булса да, китап укырга тырышам. Кызыклы рецептлар табып, аш-су әзерләргә яратам. Балаларга кызыклы уеннар әзерлим. Агачтан ясалып эшләнгән шкатулка, подносларны буйыйм. Чигү эше дә алып утырам кайвакыт. Төрле формалардан сабын ясарга да яратам.

Быел Сабантуй бәйрәменнән соң кайттык Сарманга. Шуңа күрә туганнар белән җыелышып, үзара Сабантуй уздырырга булдык. Балаларга төрле ярышлар оештырдык, бүләкләр әзерләдек.

Татарларга нинди теләкләрең бар?

– Кайда гына яшәсәләр дә, үз телләрен, гореф-гадәтәрен онытмасыннар иде. Телебезне үстерүгә өлеш кертү hәрбарчабызга да насыйп булсын!

Җанлы, җылы әңгәмәң өчен рәхмәт!

Гөлүсә МИФТАХОВА

Казан шәһәре

“ТАТАРЛАР” газетасы

Июль(1), 2019 ел

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*