tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оксфорд  стипендиятлары Тубылда
Оксфорд  стипендиятлары Тубылда

Оксфорд  стипендиятлары Тубылда

Оксфорд Россия фонды стипендиатларының исемнәре билгеле. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар! Төмән дәүләт университетының Тубыл филиалының филология факультетының бишенче курс  студентлары Гөлнур Зиннәтуллина һәм Сәрия Кәбирова мондый стипендиягә лаеклы булдылар. Быел Төмән дәүләт университетының 33 студенты Оксфорд стипендиясен алачаклар. Россия Оксфорд фонды стипендияләре бирү конкурсның йомгаклау этабында җиңүчеләрне сайлап алу нәтиҗәләре буенча мондый стипендиягә лаеклы булган Тубыл  студентлары Гөлнур Зиннәтуллина һәм Сәрия Кәбированы, җитәкчеләре филология фәннәр докторы Гүзәл Җәгъвәр кызы Фәйзуллинаны уңышлары белән котлыйбыз.

Сәрия Кәбирова шатлыклы хәбәр белән уртаклашып: ”Ел дәвамында филология фәннәр докторы Гүзәл Җәгъвәр кызы Фәйзуллина җитәкчелегендә төрле татар теле һәм әдәбиятына, мәдәниятенә кагылышлы  чараларда катнаштык. Быел карантин булу сәбәпле күп чаралар онлайн форматта узды. Татар теле һәм әдәбияты буенча вебинарлар, онлайн семинарлада, “Булат Сөләймановның иҗаты-Себер җиренең байлыгы” темага узган түгәрәк өстәл артындагы утырышта да катнаштык. Төмән дәүләт  университетның Тубылдагы филиалында филология факультетында  рус теле һәм әдәбияты юнәлешен өйрәнсәк тә, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәләребезне белү, өйрәнү, популярлаштыру өчен төрле мөмкинлекләрдән кулланырга тырышабыз.

Казанда узган татар яшьләре өчен кирәкле чара “Татар яшьләре көннәрен”дә катнаштык. Бу форумда быел да татар телен саклау һәм үстерү буенча сораулар күтәрелде,” -дип сөйләде. Оксфорд стипендиясен алырга тырыш, максатчан Россия студентларының да мөмкинлекләре бар. Студентларның югары өлгерешен, шулай ук фәнни һәм иҗтимагый активлыгын раслаган очракта, узган бәйгедә җиңүче  студенталар уку елы дәвамында  ай саен 8000 стипендия алалар. Стипендия фондыннан бәйгедә катнашып җиңүче бакалавриат белем бирү программалары һәм магистратураның белем бирү программалары буенча укучы студентлар һәм партнер университетларда беренче ел аспирантураларда бакалавриат программалары буенча белем алучылар, өченче, дүртенче һәм бишенче курс студентларына стипендия  билгеләнә.

Бүгенге көндә тырышып укыган, иҗтимагый тормышка үз көчләрен кертергә тырышкан, рухи мирасыбызны саклауда үзләренең өлешен керткән, бәйгедә җиңү яулаган Тубыл студентларына котлауларыбызны юллыйбыз. Мондый зур җиңүгә үзең генә әзерләнеп ирешеп булмас иде. Һәр уңыш студентларның тырышлыгыннан тыш укытучыларның, җитәкчеләрнең зур хезмәт куйганын күрсәтә. Студентларының сәләтен ачу өчен көч куйган җитәкчеләре, филология фәннәр докторы Гүзәл Җәгъвәровнага, актив, җаваплы, тормышка позитив карашлы, сәләтле  яшьләребезгә киләчәктә дә  яңа үрләр яуларга язсын.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*