enrutat
Баш бит / Өлге булырлык татар авылларында…
Өлге булырлык татар авылларында…

Өлге булырлык татар авылларында…

Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, милләттәшләребез чакыруы буенча, ЧувашияРеспубликасының Комсомол районындагы татар авылларында булып кайтты. Ул анда Урмай, Тукай, Чичкан авылларында мәктәпләрдә, мәчетләрдә, мәдәният сарайларында халык белән очрашты, милләттәшләребезгә дин, тарих, әдәбият, бүгенге тормыш  турында сөйләде, күп яңа мәгълүмат бирде, үзенең китапларын бүләк итте.

Татарстанның Кайбыч районына терәлеп торган бу татар-мишәр авылларының тарихы архив чыганакларында 17-18гасырлардан теркәлгән, әмма бу төбәктә халкыбыз Болгар дәүләте, Алтын Урда,Казан ханлыклары чорларында да яшәгәнлеге билгеле. Аннан соңгы чорларда исә бу якларда көчләп чукындыру афәте була, әмма бераз ирек килү белән, халыкның күп өлеше яңадан ислам диненә кайта һәм аннан беркайчан да чыкмый. Шунысын да әйтергә кирәк, бу якларда дин көчле, халык иманлы, авыллар бай, тормышбәрәкәтле, милли рух көчле. Татар авыллары, нигездә, игенчелек һәм терлекчелекбелән шөгыльләнә, һөнәрчелек, сәүдә итү дә тиң таралган, бу як татар-мишәрләрехәтта Казан каласын да хәләл ит белән тәэмин итеп торалар.

Фәүзия Бәйрәмова шундый үрнәк авылларның берсе булган Тукайда (Токай) урта мәктәптә укучылар белән очрашты, мәчеттә хатын-кызлар алдында чыгыш ясады, төзелеп ята торган мәдрәсәдә булды.Тукай мәктәбендә  280 бала укый, башлангычта укыту татар телендә, калган сыйныфларда татар теле предмет буларак керә. Балалар ана телендә иркен аралаша,төрле бәйгеләрдә актив катнашалар, аларның бер өлеше мәдрәсәдә дин сабаклары да ала. Фәүзия Бәйрәмова укучыларга үзенең иҗаты турында сөйләде, балалар өчен язган әсәрләренә аерым тукталды, шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде,мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк итте. Шунысын да әйтергә кирәк, бу очрашуларны Комсомол районы балалар сәнгать мәктәбе директоры, Чувашияның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Урмай авылында яшәүче Фәрит Гибатдинов оештырды, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!Мэдрэсэ

Тукай авылында ике меңләп кеше яши, биредә урта мәктәп, мәчет, мәдрәсә бар, фельдшер-акушерлык пункты эшләп тора ,дистәгә якын кибет, 2 хәләл ит эшкәртү цехы,  керамзит бетон блоглар, агач эшкәртү цехлары бар, боларның барысы белән дә иҗтимагый шура-киңәш идарә итә. Ягъни, халык авыл тормышын үз кулына алган, бөтен проблемаларны да үзләре хәл итә. Нур өстенә нурбулып, Тукайда ике катлы мәдрәсә салынып бетеп килә. Дөрес, биредә элек тә мәчет каршында мәдрәсә эшли иде, әмма монысы заман таләпләренә җавап бирерлек иркен бинада булачак, биредә укучыларның һәм укытучыларның торып укулары да планлаштырыла. Шушы изге эшләрне башлап йөрүче, Чувашия мөфтие ярдәмчесе Әгъзам Шакиров Тукай авылы мәдрәсәсен бөтен төбәк өчен ислам үзәге итү максатын куя, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!

УРМАЙ

Тукай авылы янәшәсендә Чичкан авылы урнашкан, Фәүзия Бәйрәмова анда да булып, мәктәптә укучылалар беләночрашты. Чичкан авылында меңгә якын кеше яши, мәктәбе — 9 еллык,мәчет-мәдрәсәсе бар, халык мул һәм матур яши. Мәктәптә укыту башлангычта татар телендә, калган сыйныфларда татар теле предмет буларак керә. Балалар Фәүзия Бәйрәмованы авылдашлары шагыйрь Ркаил Зәйдулла язган «Чичкан гимны»белән каршы алдылар һәм «Туган тел» җыры белән озатып калдылар.Фәүзия Бәйрәмова аларга үзенең балачагы, ничек итеп әдәбиятка килүе, балаларөчен язган әсәрләре турында сөйләде, китапларын бүләк итте, күп төрле сорауларга җавап бирде. Чичкан авылы балалары бик ихлас, милли рухлы, кызыксынучан булып чыкты, язучы белән әңгәмә бик җанлы барды, мәктәп китапханәсендә дә ФәүзияБәйрәмованың китаплары шактый икән.

Әмма Чичкан мәктәбе алдында да ябылу куркынычы торганлыгы билгеле булды — укучы балаларны  янәшәдәге чуваш авылы мәктәбенә күчерергә телиләр икән. Мәктәп директоры Алсу Гыйбатдинованың, татар теле укытучысы Рамилә Мәҗитованың һәм Чичкан халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә, хәзергә авылда мәктәпне саклап калганнар, әмма киләчәктә аларга Казанның да ярдәме кирәк булачак.

Бу татар авыллары арасында иң зуры һәм иң көчлесе, әлбәттә, Урмай авылы. Анда 3200 кеше яши, урта мәктәп, өч мәчет бар, халык мәгърифәтле һәм дини, бик бай яши, ә мәдәният ягыннан  исә Урмай бөтен төрки-татар дөньясында дан казанды. Биредә менә 30 ел инде «Мишәр» халык фольклор ансамбле эшләп килә, 25 ел рәттән «Урмай моңы» дип аталган фестивальләр уздырыла, инде «Урмай-Зәлидә» дип аталган халыкара төрки-татар фестивале старт алды. Бер гади татар авылында башланган бу мәдәни чаралар инде дөнья мәйданына чыкты — «Мишәр»ансамбле Төркиядә, Казахстанда, Россиянең төрле төбәкләрендә — Чебаксарда, Казанда,Мәскәүдә, Нальчикта һәм башка шәһәрләрдә чыгышлар ясый, шул ук вакытта бөтендөньяның төрки халыклары вәкилләре, ансамбльләре дә Урмай авылына килеп чыгышлар ясыйлар.

Бу милли-мәдәни эшләрнең башындаменә утыз ел инде тынгы белмәс милләттәшебез Фәрит Гибатдинов тора, ул Чувашия татарларының лидеры, Бөтендөнья татар конгрессының идарә әгъзасы да. Соңгы елларда Урмай авылында «Милли мирас» дип аталган төбәкарафәнни-гамәли конференцияләр дә уздырыла башлаган, аларда Татарстан һәм Чувашия галимнәре татар хаалкының тарихына, мәдәниятенә, әдәбиятына, ислам диненә багышланган чыгышлар ясыйлар. Быелгы фәнни конференция Урмай авылында ноябрь ае азагында булачак.

22УРМАЙ

Фәүзия Бәйрәмова Урмай мәдәният сараенда уздырылган мәдәни кичәдә катнашты, ул корбан мәҗлесе итеп уздырылды һәм «Мишәр» ансамбленең сезон ачу тантанасына багышланган иде. Урмай авылы мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллинның Коръән укуыннан һәм фатихасыннан соң ,корбан мәҗлесенә килгән кунаклар алдында балалар да, олылар да чыгыш ясады,барлык чыгышлар да дини һәм милли рухта иде. Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмов аисә үзенең чыгышында бу төбәк  татар авыллары тормышына, милләттәшләребезгә зур бәя бирде, аларның бөтен татар дөньясына үрнәк булырлыгын әйтте:

— Мин  күп татар авылларында булдым, араларында бик диниләре дә, бик миллиләре дә бар, бик байлары да, хәерчеләре дә очрый… Әмма диниләрендә милли як аксый, балалар татарча укытылмый, тарихыбызны белми, ә миллиләрендә дин юк, иман зәгыйфь, бай авыллар бары тик байлык турында гына уйлый, ярлыларында инде бөтенләй өмет сүнгән… Ә менә Чувашиядәге бу татар авылларындамин милләткә өлге булырлык алтын урталыкны күрдем — биредә дин дә бар, миллилектә көчле, байлык та мул, халык ярдәмчел, тырыш, яшим дип яши… Матур яши! Биредә һәр йорт хан сараен хәтерләтә, һәр татар бүген хан итеп сайлап куярлык! Әмма минем күңелемә иң хуш килгәне — халыкның динебезне гаять хөрмәт итеп тотуы, милли-дини традицияләрнең дәвам итүе, халыкта яхшы гадәтләрнең саклануы һәм яшьләргә дә тапшырылуы, гыйлемгә омтылыш, милли һәм дини җитәкчеләрнең үзара килешеп эшләүләре… Бу бәрәкәт һәм бәхетнең сәбәпчесе — иманда һәм тырышлыкта. Бу авыллардагы яшәү рәвешен бөтен милләтебезгә өлге итеп күчерерлек,күчерергә кирәк тә! Әгәр без дөнья буйлап сибелеп-таралып яткан татар авылларын саклап калырга телибез икән — өлге булып менә шушы Урмай, Тукай, Чичкан авыллары тора ала… Килегез, карагыз, өйрәнегез — татар авылы менә шундый булырга тиеш!

Урмай авылы халкы язучы, тарихчы,җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы зур рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр белән  озатты. Фәүзия Бәйрәмова биредә күргән-белгәннәре белән Казанда, Бөтендөнья татар конгрессында да фикере нуртаклашты, Чувашиядәге татар-мишәр авылларының яшәү рәвешен җентекләп өйрәнергә, аны башкаларга да өлге итеп тәкъдим итәргә кирәклеген әйтте.

Тарихи-мәдәни мирас фондыныңматбугат үзәге.

Один комментарий

  1. Билалова Маскура

    Фаузия ханумга нинди генэ сузлэр эйтергэ икэн? Нинди генэ рахмэтлэр беледерергэ икэн? Уз жилкэсенэ алган авыр эшлэр башкара, безне татар халкынын тормышы белэн, язмышы белэн таныштыра. Ис киткеч матур тормыш белэн яши халкыбыз. Аллаh Тааля халкыбызга имин тормыш белэн яшэргэ насыйп бирсен, ил-кеннэребезгэ тынычлык бирсен. Фаузия ханым сезгэ озын гомер, саляэт килеш яшэргэ Раббым насыйп кылсын, афэтлэрдэн Узе Сезне сакласын. Амин!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*