tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олимпия чемпионкасы Наилә Гыйләҗева: “Татар теле җиңү яуларга булышты!”
Олимпия чемпионкасы Наилә Гыйләҗева: “Татар теле җиңү яуларга булышты!”

Олимпия чемпионкасы Наилә Гыйләҗева: “Татар теле җиңү яуларга булышты!”

Спортчы булу өчен көчле булу җитә дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз! Спортта җиңү өчен татар телен белергә һәм акыллы булырга да кирәк икән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе мавыктыргыч, әмма шоу ясамый торган спорт төре – фехтовкалау остасы Наилә Гыйләҗева белән сөйләшеп кайткач, шундый нәтиҗәгә килде.

Нәрсә соң ул фехтовкалау? Хатын-кызлар спорт төреме ул, яки ир-атларныкымы? Балаларга һәм яшүсмерләргә бу спорт төре нәрсәсе белән кызык була ала?

Фехтование – иң борынгы спорт төрләренең берсе. Аның тарихы элекке заманнардан башлана. Борынгы Һиндстан халыкларының корал белән күнегүләр принциплары тупланган изге китаплары була. Борынгы Греция һәм Рим империяләрендә фехтовкалау, сәнгать төре буларак, тамашачы арасында киң таралыш алган. Грекларда салкын корал кулланып көрәшергә өйрәтә торган мәктәпләр дә оештырылган булган.

Фехтовкалау, шпага һәм рапира кулланып көрәшә торган сәнгать буларак, XV гасырда Испаниядә формалашкан. Тарихта фехтовкалау турында беренче китаплар авторлары буларак Испания мөгаллимнәренең 1474нче елда язылган хезмәтләре исәпләнелә. Якынча шул ук вакытта Германиядә – фехтовкалау укытучылары корпорациясе, Англиядә – фехтовкалаучылар ассоциациясе оештырыла. Европада XVI гасыр уртасында фехтовкалау үзәге буларак башта Италия саналса, соңрак Франция исәпләнелә башлый. Франция короле мушкетёрлары, фехтовкалау осталары буларак, бөтен Европага танылалар. Бу чорда фехтовкалауның дуэль һәм спорт формалары популярлаша.
Спорт төре буларак фехтовкалау 1896нчы елда яңадан уздырыла башлаган беренче Олимпия уеннары программасына кертелә. Афина шәһәрендә узган Олимпия уеннарында ир-ат спортчылар рапира һәм кылыч белән фехтовкалау буенча ярышалар.

Фехтовкалау спорт төренә ачыклык керттек

Наилә Гыйләҗева – фехтовкалау буенча иң билгеле спортчыларның берсе. Әмма үзенең популярлыгы турында: “Каян танысыннар инде безне, әллә кайчан булды бит инде ул”, – дип кенә әйтеп куя. Тәкәбберлек дигән әйбер бөтенләй юк. Шундый шәхес турында язасы гына килеп тора.

Олимпия чемпионы турында

Наилә ханым Гыйләҗева 1953 елның 2 гыйнварендә Казанда дөньяга килгән. Олимпия уеннары чемпионы, тренер һәм ССРБ атказанган спортчысы! Наилә Гыйләҗева – 12 тапкыр ССРБ чемпионы, күп тапкыр Европа Кубогы иясе, 7 тапкыр дөнья чемпионы, ХХI җәйге Олимпия уеннары чемпионы (Монреаль, 1976) һәм 1980 елда үткән җәйге Олимпиаданың (Мәскәү) көмеш медале иясе. Наилә ханымның тренеры – Владимир Житлов. Хәзер Наилә Гыйләҗева Казан балалар-яшүсмерләр фехтовкалау спорт мәктәбендә тренер булып эшли, яшь рапирачы кызларны һәм егетләрне фехтовкалау нигезләренә өйрәтә. Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының “Спорт әзерлеге үзәге”ндә эшли. Тренерларның тәрбияләнүче балалар-яшүсмерләренә административ ярдәм күрсәтә.

Россия Федерациясе Олимпия резервының фехтование мәктәбе 1966нчы елда ачыла. Бик күп атаклы спортсменнар, шул исәптән Олимпия чемпионнары Наилә Гыйләҗева (1976), Валентина Никонова (1976), Ольга Князеваны (1976) тәрбияләгән бу спорт үзәге бүгенге көндә дә фехтованиене сөюче яшүсмерләрне үстерүгә зур өлеш кертә. Соңгы вакыттагы уңышларга килгәндә, тренер Елена Прохорованың 16 яшьлек укучысы Марта Мартьянова 2014 елгы кадетлар арасында дөнья чемпионатында һәм Европа кадетлар турнирында беренче урынны яулый.

Хәзерге вакытта мәктәпнең директоры – Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, Россиянең атказанган тренеры, фехтовкалау буенча халыкара класслы спорт мастеры Илдар Шәймәрданов.
Мәктәптә 640 һәм 540 квадрат метрлы ике спорт залы бар.
Наилә Гыйләҗева мәктәптә 1980нче елдан бирле эшли. Мәктәп элек тә булган, әмма спорт заллары 1976нчы елда җиңү яулаган Олимпия чемпионнары тренеры Владимир Житлов ярдәмендә булдырылган. Наилә ханым Владимир Житловка бик тә рәхмәтле. Нәкъ менә ул бер шәһәрдән 3 спортчыга чемпион булырга мөмкинлек биргән! Ә бит Россиядә Татарстан гына түгел, башка республикалар да бар. Күп кенә спортчылар запаста утырганнар.

“Фехтованиече балалар күп, фехтовкалау мәктәбе бөтен Республикага бер генә”

Республикада фехтовкалау мәктәбе берәү генә. Бер мәктәп, ике зал һәм фехтованиече булырга теләк белдергән йөзләгән бала! Нишләргә? Наилә ханым сүзләренчә, балалар искитмәле күп һәм шушы 1800 квадрат метрлы мәктәптә генә дә 700-800 бала белем ала. “Без тагын бер зал булуын бик телибез, бу сорау бүгенге көндә хәл ителә. Бәлки, без теләгәнчә үк тиз дә түгелдер инде, әмма барыбер хәл ителә”, – диде Наилә Гыйләҗева.

Мәктәп ел саен балалар һәм яшүсмерләр арасында югары нәтиҗәләр күрсәтә. Мәсәлән, быел Россиянең яшүсмерләр командасы составында биредә белем алучы ике Казан кызы да бар. Алар Россия беренчелегендә җиңгәннәр. Наилә Гыйләҗева сүзләренчә, чын укытучы баланың сәләтен күреп, аңа үсеш бирә белергә тиеш. Ә калганы бары тик баланың үз тырышлыгыннан тора. Синең нинди үрләргә менәсең килә? Шул сорауга җавап бирәсең дә, көчеңнән килгәнне эшлисең. Наилә ханым шулай иткән. Кызык эзләп язылган мәктәп түгәрәгеннән Олимпия чемпионы булган бит ул үзе!

– Мин 6нчы класста идем. Хәзер әгәр дә бала 6нчы класска бара икән, ул инде фехтовкалау өчен соң. Мин ул вакытта 110нчы мәктәптә белем ала идем. Дус кызларым “Әйдә, киттек, нәрсә дә булса эшлик эле”, диделәр. Безнең пионерлар сарае бар, киттек без пионерлар сараена нәрсә дә булса эшләргә. Ә шул көнне нәкъ менә фехтовкалау түгәрәгенә язалар икән. Безне анда координациягә тикшерделәр, кайдандыр костюмнар табып чыгарып, нәрсәдер эшләп тә күрсәткән булдык инде. Менә шуннан китте инде. Гәрчә моңарчы мәктәп җыелма командасы составында баскетбол уйный идем, кирәк чакта чаңгы да шудым.

“Фехтование белән 7 яшьтән шөгыльләнергә кирәк”

Казан фехтовкалау мәктәбе балаларны 9 яшьтән кабул итә. Наилә ханым сүзләренчә, бу яшь бик соң, балаларны иртәрәк кабул итә башларга кирәк.

– Ярышларда күреп беләсең аны. Иртәрәк шөгыльләнә башлаганнар 9 яшьләренә инде нәрсә дә булса беләләр. Аларда көндәш белән контакт дигән әйбер бар, нәрсә эшләгәннәрен, ни өчен эшләгәннәрен аңлыйлар. Техника да, тактика да бар. Мин фехтовкалау нигезләренә өйрәнүне 7 яшьтән башларга кирәк дип саныйм. Аларда барыбер беренче көннән үк зур йөкләнеш башланмый бит инде. Башта, гадәттә, төрле эмоцияле уеннар үткәрелә. Бу балага үзенең нәрсә тели, нәрсә теләми икәнен аңларга ярдәм итә. Тирәнрәк эш менә шуннан соң гына башлана әле.

“Бала адекват булырга тиеш”

Наилә ханымга “Фехтованиечеләр ничек җылыналар, махсус күнегүләре бармы?”, дигән сорау биргән идем, Наилә ханым әгъзаларны ярышлар вакытындагы сугышуга чыгарлык итеп язылдырырга һәм канны таратырга кирәк диде. Чыктым да, бер түгәрәк әйләнеп йөгереп килдем түгел. Спорт дөньясы да урынында тормый, һәрдаим яңа төрле күнегүләр чыгып тора. Яхшы итеп җылынырга теләгән һәр кеше өчен дә бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

“Күнекмәләрсез ярышырга тотынуның мәгънәсе юк! Бүген генә малайларны шуның өчен шелтәләдек”, – ди Наилә ханым.

– Беренче сугышлар вакытында гел борчыласың, спортчылар үзләре дә каушыйлар, борчылалар, шул исәптән кайчак ачылып та бетә алмыйлар. Тренер, әлбәттә, төп кеше. Әмма моннан тыш барысы да баланың үзеннән тора. Тренер кешенең таләпләренә бала адекватлык белән карый белергә тиеш – бу иң мөһиме, – ди тренер.

– Һәр кешенең чиксез мөмкинлекләре бар. Фехтовкалау холыкны формалаштыра. Фехтовкалау ул карап торышка гына җиңел спорт төре булып тоела. Ә менә ярышларга чыксаң, алай түгел икәнен аңлыйсың. Һәр катнашучы үзенчәлекле. Һәрберсенең үз тактикасы, үз күрү сәләте. Башка спорт төрендәге кебек, башыңны эшкә җикмичә берни дә эшләп булмый. Кайбер очракта без үзебез дә “Бераз гына фехтованиече булып туарга кирәк”, дип шаяртабыз. Монда тизлек тә, күрү сәләте дә, тактика да кирәк.

Монда бит стандарт хәрәкәтләр түгел. Яңа туган бала йөрергә өйрәнәме? Менә монда да нәкъ шул. Менә мин гомерем буе спортта. Һәм миңа ничә генә яшь булмасын, миңа барыбер танып белү, яңа нечкәлекләргә төшенү бик тә кызык. Һәм мин фехтовкалау үзенчәлекләрен әле дә өйрәнәм. Бу спорт төренең чикләре юк. Аны чиксез өйрәнергә була. Кайбер кешеләргә инде ул табигатьтән бирелгән була. Алар барысын да үзләренчә эшлиләр. Аларның шул әйберләрен алып атарга ярамый. Балага ярдәм итеп, аның тумыштан бирелгән сәләтләрен үстерергә кирәк. “Юк, алай дөрес түгел” дигән сүзләр бу очракта урынсыз.

– Наилә ханым, иң яхшы фехтованиечеләрне кайда әзерлиләр?

– Иң яхшы фехтованиече кызлар Курчатовта. Санкт-Петербург яшьләре дә бик көчле, Мәскәү яшьләре дә. Иң яхшы кылыч уйнатучылар – Новосибирскида. Төньяк Осетия, Ростов-на-Дону кызлары да бик көчле.

“Татар теле булышты!”

Наилә ханым белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырганда татар теле мәсьәләсенә кереп киттек. Татар телен ул хәзер бераз оныткан икән инде, әмма барыбер дә аңларга тырыша, барысын да аңлап бетермәсә дә, күпмедер өлешен барыбер аңлый. Ярты тормышын чит илләрдә ярышларда катнашып үткәрсә дә, татар кызы бит ул!

– Мин бит патриот. Мин Казанымны үлеп яратам. Кайчак кайтып, дус кызыма: “Мин берни дә теләмим, ардым, җитте, минем Бауман урамыннан йөрисем килә”, – дип әйткән чаклар да бар иде. Элек Казан мондый түгел иде, әмма күңел барыбер дә шуны теләде. Мин Казан белән горурланам, сокланам.

Ә татар теле турында Наилә ханым яшь чакларында булган бер бик кызыклы хәлне сөйләде. Татар теле ярышларда җиңү яуларга булышкан икән бит!

– Ольга Князева белән ярышларда чыгыш ясаганда татар теле бик булышты безгә. Ул кемгәдер каршы, мин кемгәдер каршы чыгыш ясаганда без бер-беребезгә татар телендә булыштык. Болай эшлә, тегеләй эшлә, болай дөрес түгел, тегеләй эшләмә дип, бер-беребезгә татар телендә әйтеп тора идек. Татар телен аңламыйлар бит инде. Әмма башкалар сизенә башлады. Хөкемдар да тырышып тыңлый башлый иде. Әмма барыбер дә кеше ишетмәслек итеп әйтешеп, булышырга тырыша идек инде.

“Аякны дәваладык, дәваладык, әмма барыбер дә шөгыльләнеп булмады…”

Наилә ханым белән күңелсез вакыйгаларны да искә төшерергә туры килде. Ни дисәң дә, спортчының спорт юлы туры гына булмый. Наилә Гыйләҗеваның да тарихында шундый аяныч хәлләр булган икән. Ул 1984нче елда Лос-Анджелеска Олимпиадага барырга тиеш булган. Әмма Мәскәү Олимпиадасында 2нче урын яулаганнан соң, Белоруссиядә булачак Олимпиадаларга әзерләнгәндә тезен авырттырган. Нәтиҗәдә – менискның (тез кимерчәге) арткы өслегенә зыян килгән. Дәвалаганнар, дәвалаганнар, әмма нәтиҗәсе аз булган. Наилә ханым бүтән шөгыльләнә алмаган.

– Минем ул вакытта яшем дә бар иде инде. Мин бит инде 80нче елларга кадәр үк китәргә теләгән идем, чөнки ул вакытта инде мин Советлар Союзының җыелма командасында 11 ел ярышларда чыгыш ясый идем. Һәм менә шушы җәрәхәтләнүдән соң мин ярышларда чыгыш ясаучы спортчы буларак карьерамны төгәлләдем. Кеше барыбер ара, аңа физик яктан да, аннан кала биологик яктан да ял кирәк. Без Лос-Анджелеска шулай итеп бармадык. Менә шуның белән шул инде.

“Акыл кирәклеге буенча шахмат беренче булса, без – икенче урында”

Наилә Гыйләҗеваның ике кызы бар. Дилбәр һәм Нәргиз. Күптән түгел генә олы кызлары Нәргизне кияүгә биргәннәр. Кече кызлары Дилбәр инде 7 ел элек кияүгә чыккан. Аның ике баласы бар. 5 яшьлек Риана һәм 8 айлык Әскәр. Нәргиз испан теле һәм инглиз теле буенча филология бүлеген тәмамлаган, немец теле буенча өстәмә курсларга бүген дә йөри. Дилбәр КФУның финанс-икътисад институтын тәмамлаган.

Наилә ханым вакыты булган саен кызына булыша, оныкларын караша, чөнки кече кызы да спорт белән, фигуралы шуу белән шөгыльләнә икән. Наилә ханым булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша, көченнән килгәнне эшли. Олимпия чемпионының тормыш иптәше Фәрит тә ярдәм итә. Иң кече оныгы белән дә утыра, карый, аның белән уйный.

Наилә Гыйләҗеваның фехтовкалау турында бик көчле сүзләре бар.

– Акыл кирәклеге буенча шахмат беренче булса, без – икенче урында!

Динә ЙОСЫПОВА
intertat.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*