tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өлкә Сабан туена рәхим итегез!
Өлкә Сабан туена рәхим итегез!

Өлкә Сабан туена рәхим итегез!

Бәйрәмне рәсми рәвештә ачу тантанасы төп сәхнәдә Губернаторыбыз Дмитрий Игоревич Азаров катнашында башланачак.
Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә Сабан туена әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының күчмә утырышы узды.

Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе урынбасары Шамил Галимов һәм милли хәрәкәт активистлары бәйрәмгә әзерлек турында сөйләштеләр. Сабан туе программасын төзүче һәм алып баручы Линар Абсаттаров бәйрәм концертында чыгыш ясаучылар исемлеге белән таныштырды, программа турында сөйләде.

10 сәгатьтә парк стадионында көрәш, ә махсус мәйданчыкларда милли һәм спорт уеннары башланачак, “Осталар шәһәрчеге” эшли башлаячак. Ә концерт карарга теләүчеләрне оештыручылар төп сәхнә (“Ракушка”) янына чакыралар. Бәйрәмдә өлкәбезнең һәм Татарстанның Нурлат районы үзешчән коллективлары, I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак. Мәскәүдән махсус кунак – яшь җырчы, ТМТV премияләре лауреаты Динара Рәхимова киләчәк. Бәйрәмне рәсми рәвештә ачу тантанасы 12 сәгатьтә төп сәхнәдә Губернаторыбыз Дмитрий Игоревич Азаров, башка өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы кунаклары катнашында башланачак.

Җыр-биюләр, милли һәм спорт уеннары белән милли бәйрәмебез бик кызык һәм мавыктыргыч үтәргә вәгъдә итә.

Утырыш күңелле нотада – бүләкләүләр белән тәмамланды. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров татар телен, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калуга керткән өлеше өчен оешма активисты Илдар Әбүбәкировка Рәхмәт хаты тапшырды. Җәмгыят аксакалы, рәссам Азат Надиров Самарның “Ялкынлы яшьлек” ансамблен оештырып, озак еллар аны җитәкләгән, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Самар өлкәсенең беренче Халык артисты Илгиз Колючевны 80 яшьлек юбилее белән котлап, үзенең картинасын бүләк итте.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*