tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олуг шәхес белән очрашу
Олуг шәхес белән очрашу

Олуг шәхес белән очрашу

Балтач кешеләре, үз куллары, үз акыллары, үз фидакарьлекләре белән
илебезне бизәгән, районыбызны данлаган шәхесләр турында тупланган
«Балтач энциклопедиясе» дип исемләнгән китапның беренче кисәген карап
чыгарга туры килде. Шушы китапка кертелгән шәхесләр арасында танышыбыз
булуы бик куандырды.

«Имамнарга дәреслек булырлык китап бу!», дип бәяли җирле тарихчыбыз
Мөнир ага Әһлиев халкыбызның танылган улы, безгә якташ та тиешле Харис
Салихҗановның 2012 елда нәшер ителгән «Дин вә фән» китабын.
Киров өлкәсе Малмыж районының Иске Йөрек авылыннан Мөнир Әһлиев «Даның мәңгегә
югалмасын, туган авылым минем» дигән китабын Казан шәһәрендә яшәүче
Харис агага бүләк итеп җибәрә. Хәзрәт ул китапта туганнарының һәм
авылдашларының фотосурәтләрен күрә. Алар заманында Малмыж шәһәренең
татар урта мәктәбендә белем алганнар. Үзе өчен бик тә кадерле
ядкарьләрне җиткерүчеселәренә тирән рәхмәтле булып, ул да аңа «Дин вә
фән» китабын җибәрә. Бу китапны укып чыккач, сокланудан туган уйларын
Мөнир абый минем белән уртаклашты. Харис Салихҗановның телефон номерын
биреп, Казанга баргач та, бу асыл затыбызны күреп, танышып, аның «Дин вә
фән» китабын алып кайтырга кушты.

Мин Харис агага шалтыраттым, үземнең кайдан һәм кем икәнлегемне аңлаттым. Ул бик шатланып минем белән сөйләште. Киләчәктә дә элемтәне өзмәдек. Казанга чираттагы бер баруымда Харис хәзрәт белән очрашып, мул табыннар артында хатирәләрне искә
төшереп утырдык. Үзенең ничек итеп Яңа Йөрек урманнарыннан яшь вакытта
утын, агачны ат белән алып ташыганнарын, Малмыж шәһәреннән ипи алып
кайтканнарын, рус малайлары белән аралашканнарын, кибетче апаларның
татарларга ипине беренче булып биргәннәрен, аларның яхшы кеше булып
күңеленә кереп калуларын бик тәфсилләп сөйләде. Ул вакытларда татар
авылларында тормышлар начар була. Авыр булса да, Харис ага ул чакларны
бик сагынуын әйтте.

Үзенең тормышы белән дә таныштырып китүне сорадык. Шул вакытларның
кайтарып булмый торган истәлекләренә чумып, сөйләп китте Харис ага.
– Мин 1927 елда Татарстанның Балтач районы Чутай авылында туганмын.
Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлагач, әтинең кушуы буенча Арча педагогия
училищесына укырга кердем. Мәктәптә укыган чагымда әти миңа ислам динен
һәм гарәп әлифбасын өйрәтте. Сугыш башланды. Әтине Кызыл Армия сафларына
алдылар. Озак та үтми ул яраланып, кире туган авылына кайтты. 1944 елда
17 яшемдә мине дә армия сафларына алдылар. Озаткан чакта әти миңа: «Сиңа
чын күңелдән әйтәм, зинһар Аллаһы Тәгаләне онытма, догалар укы, һәрвакыт
аны истә тот», – диде.
Харис хәзрәт Кызыл Армия сафларында 1947 елга кадәр хезмәт итә. Аның
сугыш юлы Чехословакия, Австрия җирләре аша үтә. Яралана. Х.Салихов
сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы медале
белән бүләкләнә.

Сугыштан соң ул Мәскәү һәм Казанда эчке эшләр бүлегендә эшли. 1972 елда
хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән
бүләкләнә. 32 ел хезмәт куеп, полковник дәрәҗәсенә җитеп лаеклы ялга
чыга. Ул Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре, Россия гуманитар
фәннәр академиясе академигы һәм шәрәфле әгъзасы. Ислам дине һәм фән
сорауларын, әдәбият, яшь буынны ничек тәрбияләргә дигән темаларны
тирәнтен өйрәнгән шәхес. Харис ага беренчеләрдән булып дин эшлеклеләре
арасында Габдулла Тукай һәм Александр Пушкиннның Коръәнне белүләрен
исбат итә.

Югарыда әйтелгән «Дин һәм фән» китабында аеруча ислам динен калку
яктырта. Педагогия фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов менә
нәрсәләр ди: «Харис ага Салихҗанов –  күренекле дин әһеле, Россия
гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, күпсанлы китаплар
авторы. Ул кешеләрдә яхшы, әхлак сыйфатлары тәрбияләсәк, бер-берсенә
явызлык кылмаслар дигән уй-хыяллар белән яши, моңа ирешү өчен изге
гамәлләр кыла. Аның иҗатында балаларны укыту-тәрбияләү, аларга шәхес
итеп карау, аларны хөрмәт итү, балада кечкенәдән үк тән һәм рух
чисталыгын тәрбияләү темалары иң мөһим булып тора.

Ул әлеге хезмәтендә әдәбият, мәгърифәт тарихында беренче буларак бөек
рус шагыйре А.С.Пушкин һәм мәшһүр татар шагыйре Г.Тукай иҗатларында
Коръән- Кә- римнең чагылышын, бирелешен бик тирәнтен аңлата, аңа гыйльми
анализ ясый. Харис ага Пушкинның «Подражания Корану» дигән поэмасын
татар теленә тәрҗемә итеп, аны Коръәндәге аятьләр белән чагыштырып, бөек
шагыйрьнең Коръән-Кәримне яхшы белгәнлеген һәм үзенең әлеге шигъри
әсәрен аның нигезендә язганлыгын дәлилли.
Харис аганың Пушкинның шәҗәрәсен өйрәнүе дә игътибарга лаек. Аның нәселе
мөселман өммәтеннән булып, Мәккәдән Эфиопиягә күчкән гарәпләргә барып
тоташа икән. Пушкинның бабасының атасы тарихка Петр I ның гарәбе булып
кергән, Ганнибал мөселман булган, Ибраһим Ганнебал Эфиопиянең Лагана
шәһәрендә туган. Россия илчесе 10 яшьлек Ибраһимны Төркиядә сатып алып,
Петр патшага бүләк иткән. Аңа Ибраһим (Абрам) Петрович Ганнибал исемен
Петр I биргән. Ганнибаллар буыны Псковтан ерак түгел урнашкан Петровка
авылында яшәгән.

Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай үзенең иҗатында Коръән аятьләре,
хәдисләре ислам дине белән сугарылганын күп дәлилләр белән исбатлый һәм
аңа гыйльми анализ ясый. А.Пушкин үзенең тугыз шигырендә Коръәннең 75
аятен тәфсир кылган кебек, олуг шагыйребез Тукай да күп мәртәбәләр үз
иҗатында Коръән-Кәримгә мөрәҗәгать иткән.
Харис аганың бу китабы турында Татарстанның атказанган фән эшлеклесе,
Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Хәйри
болай ди: «Пушкин һәм Тукай иҗатларында Коръәннең тоткан урынын
күрсәтүдә Харис хәзрәтебез бик зур фәнни тикшеренү эше башкарган һәм
әлегә кадәр бер генә әдәбият белгече, галимнең башына да килмәгән
нәтиҗәләр ясап, әдәбият белеменә үзенең зур өлешен кертә».
Моның шулай икәнлегенә бу китапны кулына алып укып чыккан һәр кеше үзе
ышаныр.

Гаять зыялы якташыбыз Харис ага Салихҗановның “Дин вә фән” китабы изге
Коръәннең мәгънәсен, кыйммәтен бөтен тирәнлеге белән халыкка җиткерүдә,
Аллаһы Тәгаләдән бирелгән гомеребезне һәркайсыбыз да Кеше исеменә лаек
булып үтәргә тиешлегебезне аңлатуда, чыннан да, алыштыргысыз дәреслек
булып тора. Шушындый олы хезмәт куйган Харис абыебыз – үзе гаҗәеп гади
кеше. Аның белән еш аралашабыз. Безгә карата шулкадәр дә ачык булып,
кабат безнең Малмыж җиренең кече күңелле, олы йөрәкле кешеләренә тирән
рәхмәтләрен җиткерде ул.

Разия ХӘБИБРАХМАНОВА.
“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*