tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олугъ юбилеен каршылаган шәхес
Олугъ юбилеен каршылаган шәхес

Олугъ юбилеен каршылаган шәхес

20 нче сентябрьдә Тубыл шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне,
ветеран укытучы, шагыйрә, Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы Я.К.Зәнкиевның тормыш иптәше Рәшидә Шәрифулла кызы Зәнкиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярга илебез Президенты В.В Путинның, шәһәр башлыгы М.В. Афанасьевның тәбрикләү хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләрен шәһәрнең социаль яклау идарәсе башлыгы Е.В.Елесина тапшырды. Күп еллар Хуҗайлан авылы мәктәбендә татар телен укыткан укытучыны, мәгънәле шигырьләр иҗат иткән шагыйрәне, район хакимияте башлгы Ю.А.Батт, ветераннар оешмасы рәисе Н.И.Фоминых, җирле массакүләм мәгълүмат чараларыннан корреспондентлар, укучылары, коллегалары, якын туганнары котладылар.

Җылы, матур, күңелләрне тибрәткән мизгелләргә бай булган юбилей тантанасы экраннан Рәшидә Шәрәфулла кызы Зәнкиеваның гомер баскычларын сүрәтләгән фотолардан презентация белән башланды. Аннары чарада катнашучы ветеран укытучылар Ә.М.Шәипова, РФнең атказанган укытучылары Х.Ф.Речебакиева, Р.К.Бакиева, педагогик фәннәр кандидаты К.С.Садыйков, мәгариф отличнигы Р.Җ.Садыйкова һәм юбилярның якыннары хатирәләре белән уртаклаштылар. Зәнкиевлар яшәгән йортта узган шатлыклы вакыйга милли ризык тулы табын артында узды.

Олы тәҗрибә туплаган, кешелекле, кунакчыл, ярдәмчел Рәшидә апа турында хатирәләре белән Хәмидә апа Речебакиева, Рәшидә апа Бакиева уртаклаштылар. Матур сыйфатларга бай булган кайнанасын хөрмәтләп, бу гаиләдәге традицияләрне, гаилә бәйрәмнәрен җылы сүзләр белән искә алды Рәшидә апаның килене Зәкинә апа Зәнкиева. Бәйрәм тантанасында җылы теләкләрен Рәшидә апаның оныклары да юллады. Өлкән буын кешеләренә мондый шатлыклы очрашулар, котлаулар яшәргә көч, илһам бирә. Туганнарына, дусларына, коллегаларына, укучыларына булган җылы мөнәсәбәтләрне саклап яшәгән Рәшидә Шәрәфулла кызы Зәнкиевага киләчәктә дә яшәү дәртен сүндермичә, 95ен, 100ен каршыларга язсын дигән теләкләр юбилей кичәсендә яңгырады.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*