enrutat
Баш бит / Өмет белән Чуашстаннан
Өмет белән Чуашстаннан

Өмет белән Чуашстаннан

Республиканың күпчелек авылларында диярлек бер үк хәлне күрәбез. Балалар бакчасы, мәдәният йорты бер дигән, юллар әйбәт, йортлар төзек, ә сала картая. Беренче сыйныфка баручылар саны – өч, биш, ун, кайдадыр бөтенләй юк… Шул ук вакытта быел Чуашстанның Урмай авылында – 50, Тукайда – 30, Шыгырданда 94 бала укырга кергән! Күңел төшенкелегенә бирелеп, эшегез тукталса, милли горурлык җитмәсә, Чуашстанның татар авылларына барып кайтыгыз.

Аларның тормышын, яшәешен күргәч, күңелдә авылларны саклап калып була лабаса дигән өмет нуры кабына. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, конгрессның мәгълүмат һәм аналитика идарәсе башлыгы Гөлназ Шәйхи җитәкчелегендә татар басмаларының баш мөхәррирләре Чуашиянең Тукай, Урмай, Озын Куак, Шыгырдан авылларында булып кайттык. Кемгә кемгә, журналистларга милли горурлык бик кирәк…

Тукай авылы

Россиядә иң беренчеләрдән булып мәхәллә оештырып, авылның барлык чәчүлек җирләрен мәчет карамагына рәсми рәвештә терки алган авылларның берсе ул. Инвесторлар пәйда булып, чәчүлек җирләрен алу куркынычы яный башлагач, шул рәвешле җирләрен саклап калганнар. Шушы бер факт кына да авыл халкының никадәр бердәм икәнлеген һәм алга карап эш итәргә күнеккәнлеген күрсәтә. Чуашиянең татар авылларында җирле үзидарә, мәктәп, мәчет һәм авыл халкын бер йодрыкка җыйнап эшне алып баручы иҗтимагый комитет эшли. Аның эшчәнлеген матур өлге итеп алып һәр җирлектә кулланырга булыр иде. Тукай авылындагы һәр эш әнә шул комитет фатихасы белән башкарыла. Җитәкчесе ел саен алмаштырыла. Бу үзенә күрә яңа идеяләр белән канатланып эшләргә мөмкинлек бирә, диделәр.

Авылның үсешенә халык үзе дә ярдәм итә ала. Кем күпме акча биргән, нинди чыгымнар булган – һәркайсын исәпкә алалар, саннар белән һәркем таныша ала. Укытучылар көненә бүләкләр әзерләү, балаларны хәләл ризык белән тукландыру, укучы балаларга стипендияләр булдыру, ятим балаларга ярдәм итү… Бу әле даими башкарыла торган эшләрнең кайберләре генә. Моннан тыш, балалар бакчасы салганда, мәчет төзекләндергәндә ярдәм иткәннәр. Авылда бер юлы өч йорт янган, халык көче белән зур, яхшы итеп өч йортны да төзеп биргәннәр. Тукайны бизәп торучы “Мәхәллә йорты”да авылда яшәүчеләр көче белән төзелгән. Бирегә авылның хатын-кызлары да бик теләп йөриләр икән. Авыл имамы Наил хәзрәт Җамалетдиновның гүзәл затларны олылап хөрмәтләвен аерым әйтергә кирәктер. “Мәхәллә йорты”нда да аларга урынны түрдән биргәннәр.

– Безгә күңелләргә үтәрлек итеп татар шигырьләрен укый белүчеләр килсен иде. Шулай итеп без туган телебезнең матурлыгын күрсәтә алырбыз, – дип озатып калды Наил хәзрәт. Әйтәм бит, монда гаҗәпләнерлек әйберләр бихисап.

Урмай

Кәсепчелек, дин һәм мәдәниятнең бертигез дәрәҗәдә саклануын һәм үсешен күрсәтә торган иң матур мисалны Урмай авылында күрергә була. Урмай авылының бөтен татар дөньясында билгеле булган “Мишәр” ансамбленең тарихы 1984 елдан башлана. Гастрольләр белән алар кая гына бармый. Авыл җирлегендә иҗат итүче ансамбль шулай илләр, җирләр гизсен әле! Иң куанычлысы – ансамбль буыннарны бәйли. Биредә балалар да, өлкән апалар да бар. Ансамбльнең җитәкчесе – Фәрит Гибатдинов. Ул Чуашиядәге татарларның милли-мәдәни автономиясе рәисе дә. Урмай артистлары авыл капкасыннан җыр-бию белән каршы алды, фикер алышу да җырга-моңга уралып барды.

– Безнең татар халкы беркайчан да очынып-очынып өскә сикереп биемәгән. Үзләренең бөтен нәфислекләрен, серлелекләрен татар кызлары аяк очларында йөреп биюләре белән дә күрсәтә алган. Онытылган бию алымнарын сәхнәгә кайтарасым килә, – ди Фәрит. Сәхнәгә татарның барабанын кайтаручы да ул. Бүген бик күп фольклор ансамбльләр барабан белән чыгыш ясыйлар.

– Татарда барабан булмаган, диләр миңа. Дәүләте булган татарның ничек барабаны булмасын?! Безнең якларда гел күперләр салырга туры килгән. Һәм субай сукканда ритм биреп торыр өчен барабан кулланганнар, – ди ул.

Бүгенгә хәтле авылның олысы да, кечесе дә бары тик татар телендә генә аралашкан. Интернет аша вирус керә, дип борчылалар Урмайда.

Озын Куак авылы

Биредә яшәүче 900 кешенең 90ы эшмәкәр булып теркәлгән. Авылның күтәрелеп китүенә әле чагыштырмача озак вакыт та үтмәгән. Бу авылның уңышының – үз тарихы. Авылдашлары эшмәкәр Рәшит Сәнҗәповның туган авылына кайтып җирләрне эшкәртә башлап, үз эшен башлап җибәрүе салага яңа сулыш өрде, дип исәплиләр. Озын Куакта җитештерелгән сөт, ит ризыкларын Казанда да яратып аллар, үзләренең берничә сату нокталары бар. Иң игътибарга лаегы: бер эшмәкәрнең генә эше гөрләп бармый, һәр кеше берәр тармакта үз шөгылен тапкан, бергә-бергә ярдәмләшеп, хәбәрләшеп эшлиләр.

Мәктәп укучылары безне биш телдә сәламләделәр: татар, чуаш, рус, инглиз, француз телләрендә. Озын Куак авылы мәктәбендә 180 бала белем ала.

Шыгырдан

Чуашиядәге иң зур татар авылы. Авылда җиде мәчет, ике мәктәптә 640 бала белем ала,155 күп балалы гаилә бар. 2102 хуҗалыкта 6250 кеше яши. Авылда яшәүчеләр саны ел саен артуга бара,  елга уртача 100 бала туа, диделәр. Яңа йортлар салу өчен яңадан 500 урын бүлеп бирелгән.

Шыгырдан җирле үзидарәсе “Иң яхшы муниципаль практика” дигән номинациядә Россиядә беренче урынны алган.

Шыгырдан үзенең итчеләре белән бөтен Казан базарларында билгеледер, мөгаен. “Без спекулянтлар идек, туксанынчы еллардан соң эшмәкәр булдык”, –  дип шаяртырга яраталар биредә. Бу җирлектә беркайчан да кешедән көтеп яшәмәгәннәр, бары үз көчләренә ышанганнар, терлек асрап, сатып көн күргәннәр. Алар бернинди күчеш чорын кичермәгән. Колхоз, совхозлар таралып, торгынлык чорларын үтәргә дә туры килмәгән үзләренә.

Сүз дә юк, шыгырданлылар да, без булган башка татар авылларында да акча эшли беләләр. Үзең тапкан малдан уртак эш өчен, авыл тормышы өчен өлеш чыгара алырга кирәк бит әле. Авылны да без карарга тиеш дигән фикер ят түгел аларга. Анысын таләп итеп кенә эшләтеп булмый инде. Ул күңелдә, канда булырга тиеш. Аллаһның барлыгы, берлеген тану да, милли үзаң да ярдәм итә монысына. Сүздә юк булдыралар…

Зөлфия Хәлиуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*